Рөстәм Батров: "Динне сакламасак, татар теле дә, мәдәнияте дә, халкы да юкка чыгарга мөмкин"

Мәчетләребездә үткәрелгән ифтар мәҗлесләре төрле дәрәҗәдәге мөселманнар белән күрешергә һәм сөйләшеп алырга

БӘЙЛЕ
2010 Сен 10

Мәчетләребездә үткәрелгән ифтар мәҗлесләре төрле дәрәҗәдәге мөселманнар белән күрешергә һәм сөйләшеп алырга мөмкинлек бирде. “Сөләйман”да миңа шундый кешеләрнең берсе – моннан 3 ел элек Түбән Новгородтан Казанга күчеп килгән дин әһеле Рөстәм Батров белән гәпләшү вакытында аңа үземне кызыксындырган берничә сорауга җаваплар алу насыйп булды.

Исегезгә төшерәбез: Рөстәм Гаярь улы хәзерге вакытта Казандагы Россия Ислам институтында фән эшләре буенча проректор вазифасын башкара, ул бер үк вакытта Татарстан Диния нәзарәте каршындагы Голәмәләр Шурасының рәисе дә булып тора. Сөйләшүебез рус телендә барганлыктан, билгеле ки, аны татарчага тәрҗемә итәргә туры килде.

Рөстәм хәзрәт, белүемчә, сез Түбән Новгородта да газета һәм журналлар нәшер итеп, зур эшләр башкара идегез. Казанга күчеп килергә карар кылуыгыз җиңел бирелмәгәндер.

Тарихи ватаныбызга, ягъни Казанга кайту минем күптәнге хыялым иде. Барлык татарлар өчен дә Казан бит ул рухи, мәдәни үзәк булып тора. Шуңа күрә дә Татарстан мөфтие, Россия Ислам университеты (хәзер РИУ) ректоры чакыруын шатланып кабул иттем. 2007 елга кадәр мин Ярославльдәге үзәк мәчеттә имамлык вазифасын үтәдем. Казанга килү үземне күрсәтү өчен биниһая зур мөмкинлек тә, шул ук вакытта дәрәҗә дә иде.

Ә мин сезне Түбән Новгород кешесе дип уйлаган идем.

- Әйе, мин 1978 елда Түбән Новгород шәһәрендә туып, шунда үстем. Әтием Гаярьгә Аллаһының рәхмәтләре булсын дип телим. Ул миңа 10 яшьләр тирәсендә үк мәчеткә алып килде һәм динебезне тырышып өйрәнергә кушты. Безнең әти ятим үскән, чөнки бабай сугышта үлеп калган. Шуңа күрә аңа динебезне өйрәнү насыйп булмаган. Мине мәчеткә алып килүе белән ул үзенең аталык вазифасын тулысынча үтәде дип саныйм. Шул көннән башлап, мин мәчеттән аерылмадым. Мин биредә Гомәр хәзрәт Идрисовтан дәресләр алдым, хәтта үзем дә берара балалар укыттым. Мәктәпне тәмамлагач, Мәскәүдәге Россия Ислам университетына укырга кердем. Аннары Россия Мөфтиләр Шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин мине Ярославльдәге мәчеткә имам хатип итеп билгеләде. Шунда 9 ел эшләргә туры килде.

Ярославльдә вәгазьләрне татарча сөйләдегезме, русчамы?

- Анда татарлдар күп түгел. Шулай да баштагы чорда вәгазьләрне татарча язып алып, ана телебездә сөйләдем. Аннары татар бабайлары вафат булгач, мәчеткә рус телле татар кешеләре килгәч, әкренләп русчага күчәргә мәҗбүр булдым.

Казанда сез зур җаваплы эшләргә алынгансыз. Әбү Хәнифә турындагы китабыгызның икенче өлешен эшләргә вакытыгыз каламы соң?

Әйе, Россия Ислам институтындагы административ эшләр күп вакытымны ала, фәнни эшләр белән шөгыльләнергә вакытым аз кала. Ләкин боларны зарланып әйтүем түгел. Минем өчен иң мөһиме – бөек идеягә хезмәт итү. Ислам зыялыларын, белгечләрен әзерләүче уку йортында эшләү – минем өчен зур мәртәбә. Кайбер кешеләр үз гомерләрен йорт салуга, төрле җиһазлар алуга багышлаганда минем өчен башка кыйммәтләр дә бар. Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән сәләтемне булдыра алганча олуг эшләргә сарыф итәргә тиешмен, дип саныйм. Ә Казандагы Ислам институтында эшләү миңа шундый канәгатьләнү хисләре бирә. Әбү Хәнифә турындагы китапка килгәндә исә аның татарчага да, инглиз теленә дә тәрҗемәләре эшләнеп, алар басылып чыкты. Хәзер бу мәгълүматның икенче кисәгенә материаллар җыю белән шөгыльләнәм. Китапның беренче өлешен бөек галимнең тормышын, көнкүрешен яктыртуга багышлаган булсам, икенчесендә аның мирасына күбрәк урын бирелер, дип уйлыйм. Мин хәзер ни өчен нәкъ менә Әбү Хәнифәнең бөек ислам галиме булуын, хәнәфи мәзһәбенә ничек нигез салуын күрсәтүне максат итеп куям.

Сезгә әле Голәмәләр Шурасының эшен җанландырып җибәрәсе дә буладыр.

Әле без бу өлкәдә эшебезне башладык кына. Голәмәләр Шурасының 2 җыелышын гына үткәрдек. Шулай да алдагы 1-2 елга планнарны билгеләдек. Әмма әле ниндидер нәтиҗәләр ясарга иртәрәк. Биредәге мәсьәләләрне чишү өчен безгә күпмедер вакыт кирәк.

Татарстанда, Россиядә исламны тагын бер баскычка күтәрү өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Монда бер үк вакытта ике юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәк дигән фикердә торам. Иң мөһиме – ислам йөрәктән йөрәккә тапшырылырга тиеш. Динебез кешенең күңелен сафландыру, рухи халәтен чистарту, аны уңай якка үзгәртү бурычын үтәсен. Моның өчен безгә бер-беребезне изге гамәлләр кылу өчен рухландырырга, көч бирергә, үрнәк күрсәтергә кирәк. Икенче юнәлеш – мөселман зыялыларын булдыру. Бу исә бүгенге көндә төп максатларның берсе булып кала бирә. Без бүген инкыйлабка кадәрге чорлардан үзгә шартларда яшибез. Халык укымышлы хәзер. Әмма дини белем җитми дияр идем.

Соңгы вакытларда исламны бик тырышып руслаштыра баралар. Моңа сезнең карашыгыз ничек?

Әйе, бүген рус исламы турында күп сөйлиләр. Бу рус кешеләренең күпләп исламны кабул итүе дигән сүз түгел. Ә рус телле татар кешеләренең исламны кабул итүләрен аңлата. Хәзер исламга багышланган китапларның күпчелеге рус телендә басылып чыган, газеталар, интернет порталлары һәммәсе дә рус телендә. Татарстаннан читтәге мәчетләрдә вәгазьләр дә русча алып барыла. Бу - начар, билгеле. Әмма ул объектив күренеш.

Ни кызганыч, Татарстан татар телен алга җибәрү өчен бөтенләй дә тырышмый. Мин, мәсәлән, гомерем буена диаспорада яшәгән татар кешесе, Казанга килгәч, туган телемне өйрәнү өчен курсларны таба алмадым. Дөрес, мин бераз татарча сөйләшә алам, ләкин оялам (бу урында Рөстәм хәзрәт, үзе дә сизмәтән, татар телендә сөйләүгә күчте). Татар теленә өйрәтүче репетиторны да таба алмадым. Ул вакытта шок хәлендә идем. Минем кайбер дусларым шулай ук Казанга күчеп килделәр. Алар өчен дә татар теле проблемага әйләнде.

Бу бит башка сыя торган хәл түгел. Татарстан башкаласында ана телен өйрәтүче курслар булмасын инде?! Ә безне халык буларак фәкать ислам дине саклап калды. Әгәр ул булмаса, татар теле дә, мәдәнияте дә, халкы да юкка чыгарга мөмкин. Ислам ул тирән күлдәге якорь сыман, татар халкын юкка чыгармыйча саклап калучы көч дип уйлыйм.

Хатыйп ГӘРӘЙ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе