Барысы да Аллаһы Тәгаләдән

Мәйсәрә, Фатыйма, Зөһрә, Розалия, Алтынчәч, Җәмилә... Һәм, әлбәттә инде, Биби. Болар барысы да бер актриса тудырган образлар. Әйе, ул

Читайте также
2010 Фев 22

Мәйсәрә, Фатыйма, Зөһрә, Розалия, Алтынчәч, Җәмилә... Һәм, әлбәттә инде, Биби. Болар барысы да бер актриса тудырган образлар. Әйе, ул сәхнәдә һәрбер ролен Аллаһы Тәгалә биргән таланты, тырышлыгы һәм сабырлыгы белән тудырган. Тормышта да бик мөлаем, ачык йөзле, максатчан һәм бик гади кеше ул – Фирдәүс Каюм кызы Әхтәмова. Бүгенге көндә ул: ТР халык артисткасы, «Ел мөслимәсе», хаҗия һәм искиткеч әйбәт әни. Аның белән үткән бер әңгәмәмне сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәм.

– Фирдәүс апа, сезнең балачак нинди мохиттә үтте?

– Мин 1939 елның 21 июлендә Лаеш районы Курманак авылында дөньяга килдем.

Безнең заман үзешчән сәнгать чәчәк аткан вакытка туры килде. Хөкүмәт бу эшне бик хуплый иде. Кая гына килеп кермә, бөтен җирдә дә театр уйныйлар. Безнең татар халкына бу бигрәк тә хас әйбер. Театр уйналмаса, пьесалар укый иделәр. Гомумән, икенче дөньда, китап дөньясында яшәдек без.Мин үзем укырга бик ярата идем, хәтта китапның нинди җөмлә белән тәмамланганын да хәтерли идем. Чит ил әдәбияты дисеңме, урысныкын,татарныкын әйткән дә юк. Әсәр укыганда үзгә хис кичерәсең. Геройлар белән сөйләшеп, аларны үзеңчә күз алдына китерәсең. Китапларны чират торып укыдык. Башка мохит, рәхәт заман балалары безнең буын.

– Театр дөньясына ничек килеп кергәнегезне хәтерлисезме?

– 1942 елда әти вафат булды. Мин беренче сыйныфка барган елны әни үлде. Шул ук 1947 елны абыйны сугыштан кайтардылар. Камил абый 4 март көнне кайтты, әни 8 мартта якты дөнья белән хушлашты. Әйтерсең лә аның: «Син иң олысы, бу балаларны син карап үстер инде», – диясе килгән. 50нче елда абый безне Казанга алып килде. Алланың рәхмәте, монда мине 5 сыйныфка укырга алдылар(авылда мин 4тә укый идем). 1956 елда Мәскәүдәге Щепкин училищесына бөтен Татарстаннан укырга яшьләр сайлап алуны игълан иттеләр. Бәхетле төркемгә мин дә эләктем. Мәскәүдә 5 ел яшәү ул вакытта нинди бәхет икәнен күз алдына китерегез. Без бу тормыш бүләгеннән файдаланып, шәһәрнең барлык урыннарында йөреп чыктык. Хәтта әле укып бетереп, бөтенесе кайтып киткәч, миңа иптәш кызым килеп, аларга Мәскәүнең иң искиткеч урыннарын күрсәткән идем. Бүгенгедәй хәтерлим, соңгы 3 сум 50 тиенгә Зур театрның иң биек урыннарына билет алып, «Укращение строптивого» спектаклен караган идек. Бу минем Мәскәү белән саубуллашуым булды. Монда кайткач та озак ияләнә алмадым, барысы да шулай кичергәндер. Ияләнергә туры килде инде, театр үзенә тарта. Менә шулай итеп мин үзебезнең Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына аяк бастым.

Театрга килеп кергәч тә, арабызда нинди артистлар бар иде бит, хәзер инде алар берсе дә исән түгел. Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяны күргән кешеләр бит без. Касыйм Шамил, Хәлил Әбҗәлилов, Фатыйма Ильская, Гөлсем Болгарская һәм башкалар. Алар безгә шундый ифрат карт тоелалар иде. Хәзер менә театрга баргач, мин аңлыйм олы артистларның «Әй, күңелсез» ,дигәннәрен. Дөрестән дә күңелсез, безнең буын артистлар күренми. Әле бездән соң килгән, бер ун яшькә кечерәк артисларны күрсәң дә рәхәт булып китә. Ә яшь буын, яшь буын бит инде. Гомумән, мин гомер иткән кеше карашы белән яшьлегемне, балачагымны искә төшерәм дә – барысы да Аллаһы Тәгалә тарафыннан икәнен аңлыйм.

– Ә сезнең күңелегезгә якын, иң яратып уйнаган ролегез нинди?

– Төрле режиссерлар белән эшләдем, Аллага шөкер, Празат абый, Марсель абый, Фәрит – барысы белән дә килешеп эшләдем. Эшләгән эшләремнең барысын да яратам. Миңа хәтта бер сүзсез, эпизодик булган рольләрем дә ошый. Нинди рольләр уйнаган булсам да, алар барысы да минеке генә. Кайбер вакытта тасмага төшерелгән спектакльләрне караганда, карале, ярыйсы гына чыккан, кыяфәтем дә яхшы гыны булган икән, дип куям. Мин бик әйбәт иҗади гомер кичердем дип әйтә алам. Иҗат ләззәте алган рольләрем күп булды.

– Фирдәүс ханым, дингә беренче адымнарыгыз ничек булды?

– Дин һәрвакыт минем күңелемдә йөрде. Аннан ераклашкан көннәр дә, көненә бер тапкыр искә алганнар да булды. Заманасы шундый иде бит. Аллаһы Тәгалә Үзе гафу кылсын. Минем әнием һәм аның апасы биш вакыт намаз укучылардан булдылар. Бик дини кешеләр иде. Бүгенге көндә апам намаз укый, намазга басуымның сәбәпчесе дә ул булды. «Дингә өндәү бар, ә көчләү юк», дигән гыйбарә бар. Апам миңа гел йомшак кына, матур итеп: «Фирдәүс, әйдә намазга бас әле», – дия иде. Аннары кунакка килгәч: «Әйдә, кил, намазлыкка бас,бу бер дә авыр түгел, кыска гына сүрәләр», дип мине намазга бастырды. Әйе, чыннан да, хәзер бик җиңел. Ә ул вакытта шундый авыр, булдыра алмаслык кебек тоела иде. Мин намазга баскач, аның сөенүләрен күрсәгез! Хәзер үзем дә шатланып бетә алмыйм, Аллага шөкер.

– Сез инде хаҗия, хаҗ сәфәре сездә нинди тәэсирләр калдырды?

– Бу хәл «Бибинур» фильмына кастинг узганда булды. Ул вакытта мин: «Әгәр мине алсалар, хаҗга барыр идем», – дигән идем. Ышанып та, ышанмыйча да. Чөнки бит хәлеңнән килмәсә бу фарыз гамәлне үтәп булмый. Аллаһы Тәгалә шулай китереп куйды: «Синең хәлеңнән килә, авыр булса да эшлә, сабыр ит» һәм менә әлхәмдүлилләһ мин хаҗ кылып кайттым, кабуллардан булсын.

Анда дөнья бөтенләй башка. Монда төрле милләт вәкилләрен берләштерүче – Хак Тәгалә дине бар. Әле менә хәзер дә барысы да бүгенгедәй күз алдына килеп баса. Мина таулары, Кәгъбәтуллаһ, Мәккә, Мәдинә шәһәрләре... Миңа хаҗ иң беренче – намазларымны тәртипкә салу ул. Хаҗга кадәр мин намаз хакында җиңел уйлый, вакыты узган, барыбер укып алам, савабы булмаса да дия идем. Ә хәзер алай түгел, барысын да вакытында эшлисе килә. Аннары хаҗ мине сабырлыкка өйрәтте. Биредә кеше төртеп китсә дә, ачуланышмыйлар, барысы да сабыр. Кешегә ягымлылык, яхшы мөнәсәбәт бар. Сүз белән генә әйтә алмыйм, әмма күңелем белән сизәм ул миңа бик күп нәрсәне бирде.

– Ә намаз уку сезнең эшегезгә комачауламыймы?

– Театрда намаз вакыты керсә, грим бүлмәсенең ачкычын алам да шунда укыйм. Анда намазлыгым бар. Безнең театрда намаз укучылар юк түгел. Менә студент вакытында ук хаҗ кылып кайткан Фәнис Җиһанша бар. Алар гаиләсе белән дин тоталар. Аның хакында театрда хәтта мәзәк тә йөри.Ул югында: «Фәнис кая?» – дип сорасалар, «Намаз укыйдыр дип», үз итеп кенә көлешеп алалар. Шуңа күрә каршы килүчеләр юк.

«Бибинур»ны төшергәндә иртәнге намазны укып чыгып китә идем. Тәһарәт алып, өйлә, икенде, ахшам намазларын төшерү урынында вакыт булуга укый идем. Күргәне күреп, күрмәгәне күрми кала иде. Фильм төшерү ураза аена да туры килде, уразаларымны тоттым, Аллага шөкер. Ул вакытта барысы да миңа бик ихтирам һәм игътибар белән карадылар.

– Фирдәүс апа, бүген сез нинди ниятләр белән яшисез?

– «Ананың – баласына, баланың – анасына, мәзлумнәрнең, хаҗ кылганнарның догалары кабул булучан», диелгән бер хәдистә. Шуны истә тотып мин һәр намаздан соң «Барлык кешеләр дә намазга бассыннар, иманга килсеннәр иде», – дип дога кылам.

Әңгәмәдәш – Эльмира ӘХМӘТ


Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин

Комментарийны калдырыгыз
avatar
Мәкаләләр
Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Дек 19
Әңгәмәләр
© 2009-2019 "Татар Ислам" мэгълумат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга «Ислам info» «Медиа торкеме» ЖЧШ барлык хокукларга ия санала. Материалларны кулланганда гиперсылтама ясау мэжбури. Масса кулэм магълумат чараларында (Роскомнадзор) теркэлу турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Урнаштырылган материал 18+. т.89178646480
Сайтлар ясау хэм сайт белэн идарэ иту «Ариф» студиясе