Бәйрәмнәр килер әле...

Март ае азагында «Сөләйман» мәчете имам хатибы Илдар хәзрәт Баязитов, күрмәүчеләр һәм ишетмәүчеләр белән эшләү хезмәте җитәкчесе

БӘЙЛЕ
2010 Апр 23

Март ае азагында «Сөләйман» мәчете имам хатибы Илдар хәзрәт Баязитов, күрмәүчеләр һәм ишетмәүчеләр белән эшләү хезмәте җитәкчесе Мәликә абыстай Гыйльметдинова, хокук белгече Илһам Исмәгыйлев, «Ислам info» газетасы хәбәрчесе Айнур Әхмәтша һәм мәчетнең чит илләр белән мөнәсәбәт бүлеге җитәкчесе Хәйдәр Камалетдинов Төркиядә булып кайтты. Шул уңайдан газетабыз хәбәрчесе Ирек Нигъмәти делегация җитәкчесе Илдар хәзрәт Баязитовка берничә сорау белән мөрәҗәгать итте.34,53 Kb

Илдар хәзрәт, Кара диңгез аръягына сезне нинди җилләр ташлады?

Төркиягә сукырлар эшләре буенча бардык. Анда безне Истанбул каласы мөфтие кабул итте. Ул безне кунакханәгә урнаштырырга булышты. Гомумән, анда безне бик җылы, яхшы каршы алдылар, кунак иттеләр. Аннары андагы күрмәүчеләрнең тормышлары белән таныштырдылар, нинди эшләрдә катнашуларын күрсәттеләр. Биредә «Биязай» вакыфы җитәкчеләре бе­­лән очраштык. Аның җи­тәкчесе Локман бәй­ – үзе сукыр кеше – Ау­рупа һәм Төркия парламентларының депутаты, бик эшчән, тырыш кеше. Төркия парламентында: «Әгәр бер оешмада эш­­ләүчеләр 50 дән бер кешегә генә артса да, анда бер инвалид, бер төрмәдән чыккан кеше булырга тиеш», дигән канунны үткәрә алган ул. Хәзерге көнне бу канун эшли һәм әгәр дә кайсы да булса бер оешма әлеге канунны бозса, аңа бик зур суммада штраф салына. Менә ничек игътибар итәләр гарип кешеләргә.

Ә бездә ничек котылырга бел­миләр. Хәер, хәзрәт, сау кеше хакы да шалкан бәясе тормый ла санә!

Бу кешенең тулы исеме Локман Әйва. Ә Халис Куралай Мәгариф министрлыгында эшли. Ул да сукыр кеше. Бик тырыш, эшчән. Аның белән Истанбул шәһәре мэриясенә бардык. Анда да югары дәрәҗәдә кабул иттеләр, «Биязай» вакыфының тагын бер җитәкчесе Әйлин Чифчих мэриядә социаль бү­лекне җитәкли. Ул безгә Истанбулның бө­тен матурлыгын күрсәтте, инвалидла­рны тернәкләндерү үзәкләренә алып бар­ды. Безнең баруыбызның максаты та­маша кылу гына түгел иде бит. Сукырлар белән эшләүче мәчетебезгә азрак ярдәм булмасмы дигән уй да бар иде.Төркиядә яшәүче кардәшләребез безгә аена 30 Коръән җибәрүне үз өсләренә алдылар. Бер Коръән 6 китаптан торуын искә алсак, бер айга 180 китап киләчәк дигән сүз. Алар бик затлы итеп эшләнгән, кыйммәт. Бер ел дәвамында безгә шулай Коръән килеп торачак Төркиядән, Аллаһы боерса. Китап чыгару өчен үзебездәге техникага кирәкле әйберләрен алдык. Бездәге күрмәүчеләрнең укуын алга таба тагын да камилләштерүдә файдалы, эшлекле сөйләшүләр булды.

Шәһәр урамнарында, җәмәгать транспортында мөнәсәбәт ничек үз­ләренә?

Бе­здә, әйтик, аларның акча яки документы булмаса, транспорттан ике дә уйламыйча куып төшерәләр. «Ягымлы» сүзләр белән озатып әле.

Мәгариф министрлыгында эшләүче Ха­лис Куралай зарлана (аны сукыр дигән идем бит): «Безгә, Төркиядә яшә­үче сукырларга, бик зур сабырлык кирәк. Мин транспортта юл хакы өчен акча су­з­сам, аны миннән кабул итмиләр. Менә ничек «мыскыл» итәләр. Сукыр, янә­се. Ә бит минем акчам бар», – ди ул. Төркиядә яшәүчеләрнең бөтен зары менә шул.

– Ике ил кешеләре арасындагы кап­ма-каршылык күз алдына килә дә, куркыныч булып китә. Болары сүз уңаеннан гына әйтелде. Аллаһы боерса, безнең урамнарга да бәйрәмнәр килер әле.

Хаҗип ӘХМӘТША


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе