Дамир Фәттахов: “Универсиада үтәчәк, спорт корылмалары халыкка калачак”

-Хөрмәтле Дамир Илдусович, Мәскәү һәм Киров районнарын кушканнан соң, Казанда нинди үзгәрешләр барлыкка килде? Шәһәребездә районнарны кушу структураны

БӘЙЛЕ
2011 Дек 29

-Хөрмәтле Дамир Илдусович, Мәскәү һәм Киров районнарын кушканнан соң, Казанда нинди үзгәрешләр барлыкка килде?

Шәһәребездә районнарны кушу структураны һәм башкарма комитет хезмәткәрләренең штаттагы саннарын яхшырту максатыннан башкарылды. Бу районнарның биләмәләре кушылуга китермәде. Әйтеп китәсем килә: ике районның кушылган территориясенә бүген Казанның 240 мең халкы керә. Шуларның 50 меңе 13 бистәдә гомер итә.

Районнар кушылуда иң зур уңайлылык: Киров районының бушап калган элеккеге хакимият бинасында «Шәһәрнең №4 балалар клиникасы» урнашачак. Якынлашучы елда анда кабул ителү башланыр, дип көтелә.

-Ике райондагы халыкка уңайлы тормыш шартлары тудыру планы ничек тормышка ашырыла? Инфраструктура, торак секторы үсәме? Әле торак фондының искергәнлеге мәсьәләсе каладыр бит?

Киров һәм Мәскәү районнарының кушылган биләмәсе шәһәребезнең иң эре һәм борынгы өлеше санала. Һәм ул Мәскәү тарафыннан керү капкалары ролен үти. Шул сәбәпле, хакимият өчен төзелеш секторын алга җибәрү өстенлекле санала. Мисал өчен, Юдино бистәсенә социаль ипотека программасы бик тә мөһим. Чөнки искергән йортларның яртысы биредә урнашкан. Бу микрорайонда, безнең фикеребезчә, 240 мең кв. метрдан да артык торак төзеп була. Бүген инженерлар тарафыннан киләчәктәге төзелешне тәэмин итү мәсьәләсе каралган инде, финанслау чыганагы да билгеләнә.

Икенче мәйданчык ул Көнбатыш Елга аръягы. 65 гектар биләгән бу мәйданда 1 миллион кв. метрдан артык торак төзелешен тормышка ашырырга мөмкин. Сүз уңаеннан, аннан Кремльгә бары биш минутлык юл. Бүгенге көндә әлеге микрорайон күздән яшь чыгара торган кыяфәттә һәм халыкта ул «баткаклык» исемен йөртә. Аның бар матурлыгы белән өстен чыгачак көн киләсенә ышанам. Әле бит социаль һәм инженер инфраструктурасы да бар. Карагыз әле, бүген районның юллар челтәре ни рәвешле үсеш ала! Хәзер Киров һәм Мәскәү районнары аша үтүче Зур Казан боҗрасы төзелеше дә тәмамланып килә. Юллар шәһәрнең икътисади үсешендә мөһим урын тотуын онытмыйк. Көнбатыш Елга аръягы проектын планлаштыру һәм боҗра эшчәнлеге нигезендә кыска вакытлар эчендә 150дән артык шәхси йорт һәм 2 күпкатлы торак йортлардан күченү эшләре оештырылды.

Билгеләп узыйм, автомагистраль төзелешеннән соң, бер ел узуга өч җир асты юлы файдалануга тапшырылды. Тагын өчесенең эше тәмамланып килә.

Үткән елны метроның «Кәҗә бистәсе» станциясе куллануга тапшырылды. Бу җир асты юлы пассажирларының саны ике тапкыр артуга китерде.

-Билгеле булганча, якын арада район биләмәләрендә тагын ике: «Декабристлар» һәм «Мәскәү » станциясе барлыкка киләчәк. Ә районның барлык территориясен биләп алсын өчен станцияләрнең күпме булуы кирәк?

Метро Авиатөзелеш һәм Яңа-Савиново районнарына таба барачак. Монда хәзер яңа футбол мәйданы төзелә. Метрополитен үсеше этаплары берничә елга сузылган. Шәхсән мин метро Көнбатыш Елга аръягында һәм Юдинода булуын телим. Чөнки анда социаль ипотека буенча торак йортлар төзелеше көтелә. Тормыш үзе кайсы юлдан китәргә кирәклеген күрсәтер дип уйлыйм. Безнең анда эре предприятиеләр: «Вертолет заводы», «Оргсинтез» урнашкан. Биредә 10 меңгә якын халык эшли. Метроның бер тармагын Урман аръягы микрорайонына да җибәрергә кирәк. Чөнки анда инде 1 миллион кв. метр торак төзелү каралган.

-Әйдәгез, укучыларыбызны кызыксындырган проблема хакында сөйләшик әле. Шәһәрне кардан арындыру эшләре ни рәвешле бара? Хәзер карның күплеге казанлылар өчен гайре табигый булмаган әйбер сыман кабул ителә.

Шәһәр хакимияте юлларның күркәм торышында заказчы ролен үти һәм бу безгә зур җаваплылык өсти. Үткән кышта килеп туган төп проблема — техниканың тузган булуы, һөнәри дәрәҗәсе югары булган белгечләр җитмәүдән гыйбарәт иде. Быел республика һәм шәһәр җитәкчелеге ярдәме белән, ел азагына кадәр без техниканы тулысынча яңартып, арттырачакбыз. Шулай да, күп кар явуга карамастан, чистарту эшләре актив бара.

Билгеләп үтәм, үткән елны күп кар яуганга кар төшерү җайланмалары төзү турындагы сорау да туган иде. Безнең районда мондый җайланмалар Несмелов һәм Васильченко урамнарында урнаштырылган.

-Шәһәр инфраструктурасының үсеше ни хәлдә?

Шәһәрнең үсеше ничек барганын әйтүе кыен. Чөнки без бу эшнең эчендә кайныйбыз. Һәм юллар, капиталь ремонт, спорт корылмалары төзелеше көнкүрешкә әйләнеп калды. Әмма башка шәһәрдән булган хезмәттәшләрең белән аралашып, алар шәһәребездәге үзгәрешләрне күргәч, куйган тырышлыкларның бушка китмәгәнен аңлыйсың. Универсиада шәһәрнең яхшы якка үзгәрүенә этәргеч бирде. Күз алдыбызда шәһәрнең юл-транспорт халәте үзгәрә. Универсиада үтәчәк, ә бит бу үзгәрешләр, корылмалар халыкка калачак.

Инфраструктурага килгәндә, без күбрәк юллар төзелүен теләр идек. Һаман артып торучы машиналар саны юлларның күптармаклы булуын таләп итә. Тик хәзерге төзелеш эшләре дә зур хезмәт сорый.

-Сезнең карамакта — Бишбалта (Адмиралтейск) бистәсе. 2018 елда безнең шәһәрдә футбол буенча дөнья Чемпионаты үткәндә аңа 300 ел тула. Бу көздә җөмһүриятебезнең Илбашы шәхсән шәһәрнең мөһим туристлык маршрутларыннан узды.

Татарстан Илбашы Бишбалта буйлап сәфәр кылганда 2013 елга кадәр аның үсеш программасын әзерләү һәм финанслау мәсьәләсендә Федераль үзәккә мөрәҗәгать итү турында әйткән иде.

Монда 17 гасырны хәтерләткән, җәяүлеләр өчен гаҗәеп матур туристлык маршрутын төзеп булыр иде. Һәм зур теләк бар: Универсиада-2013, Бишбалта бистәсенә 300 ел тулу билгеләп үтелгәннән соң, бу шәһәребезнең чираттагы чарасы булсын иде.

-Күпләр сезне Шаяннар һәм тапкырлар Клубы активисты дип белә. Сез «Дүрт татар» комндасы өчен уйнаган идегез. Юмор буенча элеккеге хезмәттәшләрегез белән аралашып торасызмы һәм команданың хәзерге уенчылары мөмкинлекләрен ничек бәялисез?

Әлбәттә, без алар белән эшләүне дәвам итәбез. Сез аларны яхшы беләсез. Алар: Универсиаданың башкарма директоры Владимир Леонов, аның урынбасары һәм Казан шәһәре Думасы депутаты Игорь Сивов. Башка уенчылар белән дә еш аралашабыз. Клубта узган ун елны онытырлык түгел. Ул тормышымның күңелле мизгелләргә бай чагы. Ул вакытларда һәрр нәрсә кызык һәм мәшәкатьсез иде.

Бүгенге «Дүрт татар» командасы алдында «Югары лига»га чыгу максаты торырга тиеш. Хәзер алар «Премьер-лига КВН»да уйный. «Дүрт татар» командасын Россиядә яхшы беләләр. Чөнки элеккеләр алар үзләрен таныта алсын өчен тырышлык куйды. Әйтеп китү мәслихәт: «Премьер-лига КВН» да уйнау — зур дәрәҗә.

-Һәм ахырда укучыларыбызга Яңа ел теләкләрегезне дә җиткерсәгез иде.

Чын күңелдән барысына да бәхет телим. Яңа еллар уңай хис-кичерешләр генә китерсә иде. Бәхетне һәркем үзенчә аңлый. Аллага шөкер, ул барысының да матди ягы белән генә бәйләнмәгән. Мине бүгенге көндә күпләрнең рухи ягыбызга игътибар бирүе шатландыра. Ихлас күңелдән һәркемгә нәкъ менә шушы чын бәхетне телим.

Әңгәмәдәш — Әхмәт ХАЛИКОВ


avatar
1 Genevieve • 12:57, 2014 Янв 21
Holy coiscne data batman. Lol!
Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе