Нәфес

Без дәртнең хаклыктан өстен булган чорында яшибез. Бу акылны тәмам томалый торган сыйфаттыр.

БӘЙЛЕ
2022 Май 01

Без дәртнең дөреслектән өстен булган чорында яшибез. Бу акылны тәмам томалый торган сыйфаттыр. Читтән караган саен, үземнең гамәлләремә ныграк игътибар бирәм һәм әллә-ни зур көч куймый гына Аллаһтан ерагаюыбызны тоям. Аллаһка табыну, иманлы булу ‬— безне гөнаһлардан саклап торучы гамәлдер.

Ибраһим ибн Сафьян: “Күңелегездә табыну колач җәя икән, башка дөньяви нәрсәләргә дәрт сүнәр”,-дигән. Кешенең күңелендә тәкъвалык арткан саен әллә нәрсә үзгәрмәс, ул бары Аллаһтан тагын да ныграк курка башлар.

Аллаһка табыну, иманлылык һәр кешедә төрле дәрәҗәдә. Бары гыйлемлеләрдә генә ул күпкә артыграк, чөнки алар белемнәре аркасында, Аллаһка тагын да якынрак. Раббыбыз Коръәндә әйткән: “Бары гыйлемлеләр генә Аллаһтан куркыр ( “Фатир” сүрәсе, 28 нче аять). Безнең мөхтәрәм Пәйгамбәребез:” Сез, мин белгәннәрне белсәгез, азрак көлеп, күбрәк елар идегез”,- дигән. Зүн-нүн әл- Мисрия: ”Кешеләр, күңелләрендә иман булганда гына туры юлда булырлар. Иманнары юкка чыкканнарның куркуы да бетәр”,-дигән.

Аллаһтан курку кешене күп нәрсәдән тыеп тора. Ул ярамаган ризыктан, эчемлекләрдән, ялганнан, гайбәттән тыела. Иманлы кеше яхшылык таратыр, тыелган әйберләрдән читләшер, намазын калдырмас һәм вакытын бушка уздырмас.

Иманлы булу ике дөньяда да йөрәкнең халәтен билгеләр. Бервакыт Хәсән әл-Басридан: “Хәсән, ник елыйсың?”-дип сораганнар. Ул исә: ”Иртәгә мине тәмугка җибәрергә мөмкиннәр. Ә мин бу турыда кайгырмыйм да”,-дип җавап биргән. Бу дөньяда Аллаһтан курыккан кеше ахирәттә дә яхшы яшәр. Бу хакта хәдистә дә: “Үземнең кодрәтлелегем белән ант итәм. Мин бәндәмә ике курку хисен бирмәячәкмен. Дөньялыкта Миннән курыккан кеше мәңгелектә рәхәтлектә генә яшәячәк. Дөньялыкта Миннән курыкмаган бәндә исә Кыямәт көнендә курка башлар”,-диелгән.

Беренче гасырларда мөселманнар һәрвакыт ахирәт турында гына уйланып яшәгән. Әйтерсең, тәмуг алар өчен генә ясалган булган. Язид ибн Хавшаб : «Минем Хәсән әл-Басри һәм Гомәр ибн Абдул-Азизтан да тәкъвалырак бәндә очратканым булмады. Әйтерсең, тәмуг алар өчен генә булдырылган”,-дигән. Беркөнне Абдулла ибн Мәсгуд тимерчелек яныннан үтеп барганда, ут очкыны күргән һәм аңын җуеп егылган. Раби ибн Хөсәйм белән дә шундый ук очрак булган. Кайчагында Гомәр ибн Хаттаб кулларын ялкынга якын китереп: “Хаттаб, синең моңа түземлегең җитәме?”-дип үз-үзеннән сорый торган булган. Әхнәф исә кызган лампага кулын тидереп, үз-үзен газапларга дучар иткән. Гомәр ибн Хаттаб : « Үзегезгә үзегез җәза бирегез. Үз нәфсегезне үзегез тыегыз. Аннары соң булуы бар”,-дигән.

Безнең ерак бабаларыбызның кайберләре, Аллаһтан куркулары нәтиҗәсендә, төннәрен йоклый алмаган, кычкырып көлүдән курыккан һәм бик күп уйлана торган булганнар. Шәддәд ибн Авс: “Тәмуг турында уйланулар минем йокымны качыра һәм мин йокламыйча таңга кадәр сурәләр укый идем”,-дип әйтеп калдырган.

Аллаһтан курку нәтиҗәсендә, елау сыйфаты безгә җитеп бетми. Ул сыйфатны бәндәләр үзләрендә булдырырга тиеш. Аллаһтан куркып елаган күзләр беркайчан да тәмугта янмас диелгән. Абдулла ибн Амру ибн Ас: ” Хәзер мин, йөз мең дирхам сәдака биргәнче, Аллаһтан куркып елауны хубрак күрәм”,- дигән.

Бервакыт Укба ибн Әмир Пәйгамбәребезгә килгән һәм: “Аллаһның илчесе! Безне нәрсә коткара алыр?”-дип сораган. Пәйгамбәребез: ” Телегезне тыегыз, яши торган урыныгызны тормыш итә торган дәрәҗәдә төзегез һәм яман гамәлләрегездән гафу итүне сорап елагыз”,- дип җавап биргән.

Пәйгамбәребез Аллаһтан куркып тамган яшьләр, башка күләгә булмаган очракта да, бәндә өчен күләгә булып торыр дигән. Хәдистә исә “Аллаһтан куркып елаган күзләргә тәмуг тыелган”, диелгән. ( Хәким).
Беренче хәлиф Әбү Бәкер берсендә куакка кунган кошчыкка карап: ”Кошчык! Син шундый матур! Син ашыйсың, эчәсең, сиңа бер нәрсә өчен дә җавап тотасы булмаячак. Мин дә синең кебек булсам иде!”-дигән.
Икенче бер хәлиф Гомәр ибн Хаттабның йөзендә елаудан барлыкка килгән ике кара сызык булган.

Өченче бер хәлифнең, Госман ибн Гаффанның, кабер каршына басып елаганнан соң, хәтта сакалы чыланган. “Әгәр дә мин тәмугъ белән җәннәт арасында калып, үземне кая җибәрәчәкләрен белмәсәм, көл булыр идем”,-дигән ул.

Безнең күзләребез йөрәккә бәйләнгән. Күңел йомшак икән, күз яшь коярга сәләтле. Күңел кара икән, нәтиҗәсе нинди икәне билгеле. Безнең ерак бабаларыбыз Аллаһтан куркып елаучылардан булырга теләгән. Пәйгамбәребез: “Раббым! Кирәкмәгән белемнән, Синнән курыкмый торган йөрәктән, Син кабул итмәгән догалардан Үзең сакла!”-дигән. ( Мөслим, 27 22)

Йөрәк түбәндәге 4 гамәлдән каралыр:
1. Файдасыз сөйләм;
2. Аллаһ белән килешүне гөнаһлар кылып бозу;
3. Еш көлү. Хәдистә: “Күп көлмә. Бу синең йөрәгеңне ямьсезләр”, ( Әхмәд, №8034) диелгән.
Бервакыт Хәсән әл-Басри халык арасында көлеп торган яшь егетне очраткан. “Син Сират күперен уздыңмы?”-дип сораган ул аңардан. Тегесе: “Юк!”-дип җавап кайтарган. “Ә син үзеңнең тәмугта яки җәннәттә булачагыңны беләсеңме?”-дигәч, яшь егет тагын:”Юк!”-дип җавап биргән. “Ник алайса шул кадәр көләсең?”- дигән әл-Басри. Шуннан бирле теге егетнең кычкырып көлгәнен ишетүче булмаган.
4. Ризыкны күп итеп ашау. Бишру ибн Харис : «Күп ашау һәм кирәкмәгән нәрсә сөйләү йөрәкне бозар”,-дигән.
5. Күп гөнаһлар кылу.
6. Начар гадәтле кешеләр белән дус булу.
Рамил хәзрәт ИБРАҺИМОВ вәгазе


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе