Биш нәрсәне дөрес куллан!

Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә әйтә: «Әйт, йә Мөхәммәд, Аллаһы Тәгалә камил кодрәте белән сезне яраткан, ишетүче колак, күрүче

БӘЙЛЕ
2010 Ноя 12

Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә әйтә: «Әйт, йә Мөхәммәд, Аллаһы Тәгалә камил кодрәте белән сезне яраткан, ишетүче колак, күрүче күз, йөрәк биргән Зат. Сез хак сүзләрне ишетсен, кодрәт дәлилләрен күрсен һәм шуларны фикерләсен өчен».

Әйе, җәмәгать, Аллаһы Тәгаләнең биргән нигъмәтләре күп:

Аллаһы Тәгалә безләргә ошбу тормышны, җирдә яшәүне насыйп әйләде.

Аллаһы Тәгалә безләргә яшьлекне, картлыкны бирде.

Аллаһы Тәгалә безләргә вакытны бирде, дөрес файдалану өчен.

Аллаһы Тәгалә безләргә сәламәтлек, авыру — чирләр бирде, шөкер итүебез өчен.

Аллаһы Тәгалә безләргә байлыкны вә ярлылыкны бирде, сынау вә фикерләү өчен.

Аллаһы Тәгалә безләргә акылны бирде, ошбу дөньяда хезмәт кылу, аңардан гыйбрәт алу һәм дөньяга ни өчен килүебезнең максатын аңлап мәңгелек Ахирәткә әзерләнү өчен. ,

Пәйгамбәребез с. г. в. әйтте: «Биш нәрсәне дөрес куллан, киләчәк бишесенә җиткәнче:

1. Яшьлегеңне — картлык килгәнче.

2. Сәламәтлегеңнең — чир килгәнче.

3. Байлыгыңны — ярлылык килгәнче.

4. Буш вакытны — мәшгульлек килгәнче.

5. Тормыш вә яшәвеңне — үлем килгәнче.»

Пәйгамбәребез с. г. в. безгә шулай Аллаһы биргән нигъмәтләрне вакытында һәм дөрес куллануның әһәмиятен аңлатып бирде. Аларга киңрәк тукталып китик.

1. Яшьлегеңне дөрес куллан — картлык килгәнче. Чөнки яшьлек ул көчле, гайрәтле вакыт. Аны дөрес файдаланганда кеше Аллаһы Тәгалә каршында бөек дәрәҗәләргә ирешә. Яки Кыямәт көнендә Гареш күләгәсенә лаек булган 7 хәерле төркем кешеләр арасына керә. Бу көнне Гареш күләгәсеннән башка бернинди сыену урыны булмаячак. Кызулыктан кешеләр үз тирләре астында тончыга башлаган бер вакытта Аллаһы Тәгалә 7 төркемне Үз яклавы астына алачак, һәм шулар арасында Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылып үскән яшь кеше дә бар.

Бүгенге галимнәрнең берсе язган: «Хәзерге вакытта мөмкин бөек кеше булырга, байлыкка ирешергә, элеккеге гаскәр башлыклары, дөньяны яулаучылар дәрәҗәсенә менәргә. Әмма мин — минлекне узу, үз нәфес — теләкләреңә каршы тору бик авыр». Пәйгамбәребез с.г.в. — нең: «Иң зур җиһад — үзеңнең нәфсең белән көрәшү,»- дигән сүзләре әнә шулай бүгенге көн өчен дә бик мөһим. Хәтта үткән чорга караганда да мөһимрәк: безгә әле сәхәбәләр дәрәҗәсенә җитү бик авыр. Алар үз нәфселәре колы булмаганнар. Мәшһүр гаскәр башлыгы Халид ибн әл-Вәлид ( үз вакытында Рим һәм Фарсыларны буйсындырган) үзеннән соң бары тик сугыш киемнәрен, кылыч вә атын гына калдырган. Калган малын дин юлына тоткан. Үзенең соңгы көннәрендә ул кычкырып елаган. «Нигә елыйсың?» — дигән сорауга: «Мин бик күп сугышларда катнаштым. Тәнемдә кылыч, ук, сөнге эзе булмаган урын юк. Ә хәзер мин үлем түшәгендә бер файдасыз дөя шикелле,» — дигән. Әйе, картлык килгәч, көч — куәт беткәч, әллә нәрсәләр эшлисең килсә дә эшли алмассың. Шул вакыт яшь, көчле, әмма бушка үткән вакыт искә төшәр.

Һәр яктан төрле бозыклыклар кызыктырып торган бүгенге дөньяда яшьләргә, бигрәк тә кызларга мөселман булып, Исламның бөтен шартларын үтәп яшәүе бик авыр. Бу эш бик зур сабырлык, тәкъвалык сорый.

2. Сәламәтлегеңне куллан — чир килгәнче.

Бүген без сау — сәламәт икән — онытмыйк: бу да Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән бер нигъмәте, рәхмәте. Шуңа күрә сәламәтлегебезне Аллаһы ризалыгын ала торган хәерле эшләргә сарыф итик. Бүгенге көндә күпме кешене авыр чирләр баскан. Алар яшь, куәтле чакларында эшләмичә калдырган эшләре өчен үкенә. Пәйгамбәребез с.г.в. әйтте: «Кыямәт көнне ошбу 4 әйбер соралмыйча Аллаһы колының аяклары хәрәкәткә килмәс: тормышыңны нәрсәгә сарыф иттең, тәнеңне ничек файдаландың, байлыгыңны ничек тупладың һәм аны кайларга тоттың, алган гыйлемнәреңне нәрсәгә юнәлттең.»

Пәйгамбәребез с.г.в. Аллаһы Тәгалә кушканча яшәргә өйрәтте, авыруларга каршы көрәш юлларын күрсәтте, дөрес туклануга зур игътибар бирде. Хәдисләрнең берсендә болай диелә: «Барлык авыруларга дәва бар, тик картлыкка гына юк.»

3. Булган байлыгыңны дөрес куллан, сиңа ярлылык килгәнче.

Әгәр дә безнең байлыгыбыз, мөмкинлегебез, дәрәҗәбез җитәрлек икән — ул байлыкны, мөлкәтне, мөмкинлекләрне Ахирәт өчен эшләтергә ашыгырга кирәк. Дөньяда вакытта күпләр акчасын банкка сала, аны арттырырга тели, риба малына кызыгып гөнаһ эшли. Ә ни өчен соң аны мәңгелек банкы счетына салмаска. Андагы счетка риба да, кимүдә, кризис та, инфляция дә янамый. Хәерле эшләрнең әҗер — саваплары анда кирәк вакытка кадәр сакланачаклар. Ә дөньялыкта файдасызга туздырылган акча — байлыклар Ахирәттә зарар гына китерәчәк. Ә бит бүгенге мөмкинлекләребез, байлыгыбыз, дәрәҗәбез иртәгә булмаска мөмкин. Шуңа күрә эш үткәннән соң үкенергә калмасын.

4. Буш вакытны дөрес файдалан, сиңа мәшгулълек килгәнче.

Пәйгамбәребез с.г.в. әйтте: «Кешеләр Аллаһы Тәгалә биргән ике нигъмәтне дөрес бәяләмиләр, алданалар. Болар — сәламәтлек һәм буш вакыт. »Күпләребез 24 сәгатьне дә дөнья өчен кулланырга тырышалар, Аллаһы Тәгалә алдындагы бурычларны онытып.

5. Тормышта дөрес яшә — үлем килгәнче.

Тормыштагы иң зур хатабыз—дөньяга нигә яратылганыбызның максатын аңламау, сыналу өчен генә килгәнебез хакында фикер йөртмәү. Аллаһы Тәгалә безгә ошбу яшәешне Ахирәткә әзерләнү өчен бирде. Ягъни дөнья — ахирәт эшләрен бергә алып бару кирәк. Ислам безнең яшәү рәвеше дә, Ахирәт бәхетенә ирешү рәвеше дә. Шуңа күрә дә безнең барча эшләребез — фикерләвебез дә, киенешебез дә, үз –үзебезне тотуыбыз да Исламча булырга тиеш.

Әлфәс хәзрәт ГАЙФУЛЛА,

Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе