Сөйләшү әдәпләре

·          Сөйләшкәндә артык кычкырмагыз, һәм артык акрын да сөйләшмәгез, тешләрегезне кысмагыз, бәлки гүзәл, кыска һәм

БӘЙЛЕ
2010 Окт 17

·         Сөйләшкәндә артык кычкырмагыз, һәм артык акрын да сөйләшмәгез, тешләрегезне кысмагыз, бәлки гүзәл, кыска һәм ачык итеп сөйләгез. Телегез белән иреннәрегезне яламагыз, тешләрегез белән тырнакларыгызны кимермәгез.

·         Адәм баласының күңелендә булган йомшаклык яки катылык кебек нәрсәләрне ачып бирүче, гыйлем, әдәп, мәгърифәт кебек нәрсәләрне күрсәтүче нәрсә телдер. Шуның өчен телегезне раслыктан башка нәрсә өчен кузгатмагыз, тәрбиясез сүзләр сөйләмәгез, белегез: кешенең сәламәтлеге – телен саклаудадыр.

·         Арттырып сөйләмәгез, һичкайчан ялган һәм гайбәт сөйләмәгез, сүз йөртмәгез, белмәгән нәрсәләрне сөйләргә керешмәгез, бер кеше сүз башласа, ахыры сезгә мәгълүм булса да, сүзе бетмәс борын ташлап китмәгез.

·         Бер кешенең ялгыш сөйләвен белсәгез дә “ялгыш сөйлисең” яки “белмисең” димәгез, бәлки күңеленә авырлык килми торган итеп йомшаклык белән дөреслекне күрсәтегез.

·         Үзегезнең ялгыш сөйләвегез беленсә, “ялгыштым” дип әйтүдән гарьләнмәгез. Сүзегезнең хаталыгы башкалар тарафыннан күрсәтелсә, ә сез аның хата түгеллеген белсәгез, кычкырышмыйча гына әдәп белән җавап бирегез. Сүзегезнең дөреслеген тавыш куәте яки ачу белән түгел, бәлки йомшаклык һәм дәлил куәте белән исбат итегез.

·         Мәҗлесләрдә бер кеше хакында булган гайбәтне башкалардан күчереп булса да сөйләмәгез.

·         Башкаларга сүз бирмичә үзегез генә сөйләп утырмагыз, күңелегезне тел артыннан түгел, бәлки телегезне күңел артыннан йөртегез, кешелеклелек сүздә сүздә түгел, бәлки эштә икәнлегеннән гафил булмагыз.

·         Үзегездән олыларга мөрәҗәгать итәргә туры килсә “сез” кебек хөрмәт сүзләрен кулланыгыз, башкаларның сүзләрен яхшы аңламый торып “дөрес, шулай” яки “юк, алай түгел” димәгез.

·         Үзегез, ата-баба, нәсел-ыру һәм остазларыгыз белән мактанмагыз. Кеше әгәр үзе камиллектән мәхрүм булса, башка тарафтан аңа камиллек килмәслеген яхшы белегез.

·         Берәр нәрсә турында сорасалар, кәефегез булмаса да әдәпле итеп җавап бирегез. Сораган нәрсә кулыгызда яки күңелегездә булмаса гафу үтенеп гозер сорагыз, сүзегезне кабатлауны үтенүче булса, яңадан кайтарып сөйләгез. Шулай ук үзегез дә аңламый калган нәрсәне йомшаклык белән генә кайтарып сорагыз.

·         Әгәр үз фикерегезне әйтергә теләсәгез, иң элек мәсьәләне яхшы аңлагыз, шуннан соң гына керешегез, үз фикерегезгә үзегез үк хәйран калмагыз, ике сүзнең берендә ант итмәгез, чөнки үз фикереңә хәйран булу наданлык галәмәте, ант итеп “бу сүзне дөрес сөйлим” дию исә, ялганчылык галәмәтедер.

·         Бер кешегә каршы сөйләргә мәҗбүр булсагыз “юк, алай түгел, болай” дип түгел, бәлки “сез сөйләгәнчә дә булыр, ләкин мин менә болай түгелме дип уйлыйм” кебек күңелле сүзләр кулланыгыз. Ачык белмәгән нәрсәгез хакында кеше белән тарткалашмагыз.

·         Кирәк булмаганда кайгылы хәбәрләр сөйләмәгез, әдәпсез сүзләрне авызыгызга да алмагыз, әманәт, сер сүзләрне фаш итмәгез, сер саклау акыллы кешеләр эшедер.

·         Һичкемгә ләгънәт һәм бәддога кылмагыз, һичкемне сүкмәгез, һичкемгә ялган һәм гайбәт, боһтан сөйләмәгез, кешеләрне куркытмагыз. Өченче кеше алдында икегез яшерен сүз сөйләмәгез, усал эш артыннан йөрүчеләргә юл өйрәтмәгез, Аллаһы Тәгаләнең безгә бер тел ике колак бирүендә азрак сөйләп, күбрәк тыңларга кирәк икәнлегенә ишарә барлыгыннан гафил булмагыз.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам әйткән:

“Сөйләсәң яхшы сүз сөйлә, булмаса тик тор”.

“Эндәшмичә тик тору – галимнең зиннәте, наданның пәрдәседер”.

“Бер-берегезгә күз кысышып сөйләшмәгез”.

“Иманлы кеше тупас, әшәке телле, әхлаксыз һәм азгын кеше булырга тиеш түгел”.

“Кешеләр белән бәхәсләшмә, синең белән начар мөгамәлә итүчеләргә игелекле бул, синең файдаңа булмаса да дөресен сөйлә”.

Дүрт төрле эшне эшләү яхшы булыр: аралашсаң – кешеләрнең иң яхшысы белән аралаш; сөйләсәң – иң яхшы сүз сөйлә; әгәр сиңа сүз әйтелсә – иң күркәм тыңлау рәвеше белән тыңла; әгәр вәгъдә бирсәң – аны иң күркәм рәвештә үтә; акылсыз кеше белән сөйләшкәндә мәзәк сөйләүдән тыел; шулай ук, хаклыкка аркасы белән борылган кеше белән сөйләшүеңне, әдәп-тәрбиясе булмаган кеше белән аралашуыңны, һәм соңыннан үкенерлек булган сүз һәм эшләреңне калдыр.

“Балаларга үгет-нәсыйхәт”тән


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе