Бәла - казаларның килү сәбәбе – гөнаһлар.

Галәмнәрне юктан бар кылып тәрбия кылып торучы, без бәндәләрне ризыкландыручы, иксез-чиксез нигъмәтләрен бирүче Раббыбыз Аллаһка һәрбер мактау олуглауларыбыз,

БӘЙЛЕ
2010 Авг 14

Галәмнәрне юктан бар кылып тәрбия кылып торучы, без бәндәләрне ризыкландыручы, иксез-чиксез нигъмәтләрен бирүче Раббыбыз Аллаһка һәрбер мактау олуглауларыбыз, хәмде-сәнәләребез булсын, җир йөзенә рәхмәт кылып җибәрелмеш Раббыбызның иң сөекле колы Мөхәммәд галәйһисәламгә күңел түрләреннән чыккан салават шәрифләребез ирешеп торсын.

Хакыйкаттә адәм баласы хәсрәттә, әмма Раббыбызга иман китереп, изге гамәлләр кылып, бер берсенә хаклыкны һәм сабырлыкны нәсихәт итүчеләр генә хәсрәттә булмаслар, - ди Раббыбыз Әл-Гасыр сурәсендә. Чыннан да, җир йөзендә адәм балалары нинди генә бозыклыклар кылмыйлар: Аллаһыга тиңдәш кылу(ширк) потлар ясап шуларга табыну, яки берәр җирне изгеләштереп шул җиргә хаҗ кылган шикелле бару, юк-барларга ышану(хорафатлар) мәсәлән: юлны кара мәче кисеп чыкса юл уңмый – дип уйлау шулай ук ширк була.  Зина,хәмер эчү, отыш уеннары,риба малы ашау һ.б. Ә бит безне Расүлебез Мөхәммәд галәйһиссәлам кисәтте: “Зина, риба таралган җирне Аллаһ фәрештәләренә юк итәргә рөхсәт бирде”- ди. Адәм балалары аптырыйлар, аларның өсләренә нинди генә һәвефләр килми: өермәләр, су басулар, янгыннар, шуларның берсе дә Аллаһыдан килгән җәза дип тәүбә итергә ашыкмыйлар, килгән афәтне фәнни рәвештә аңлатырга тырышалар, гөнаһларыннан һаманда туктамыйлар, аларны Аллаһ төрлечә кисәтеп карый алар һаманда тәкәббер рәвештә гөнаһларын кылуны дәвам итәләр. Раббыбыз Коръәндә безгә күпме кавемнәрнең гөнаһ кылулары аркасында юк ителгәнен бәян итә мисал өчен Нух галәйһиссәламгә иярмәүчеләр су астында калдылар, Лут галәйһиссәлам пәйгамбәр булып җибәрелгән кавемдә ирләр белән ирләр якынлык кыла иделәр, аларда һәлак булдылар, бүгенгесе көндә дә шушы гөнаһыны кылучы бәндәләр очрый хәтта кайсыбер илләр бер җенеснең парлашуын хупладылар. Җир йөзендә ачыктан- ачык бозыклык кылу таралгач, әлбәттә Раббыбыз ачулана, чөнки Раббыбыз гаделсезлекне, бозыклыкны яратмый. Һәрбер бәла-каза адәм балаларының кылган гөнаһыларына күрә килә. Без моңа дәлилне Коръәннең Шура сурәсенең 30 нчы аятеннән таба алабыз:       Ий, мөэминнәр, сезгә ирешкән бәла-казалар, вә кайгылар, үзегез кәсеп иткән гөнаһларыгыз сәбәпледер, шулай булса да Аллаһ гөнаһларыгызны күбрәген гафу итәдер. Шулай ук без яшәгән җирдә дә ачыктан-ачык кылына торган гөнаһылар артканнан арта бара шулай ук безнең өстебезгәдә көтмәгәндә уйламаганда төрле һәвефләр килеп төшергә мөмкин, әй адәм баласы, уйлан!Гафил булма, шәйтан коткысына алданып төрле ләззәтләргә алданма, бит Раббыбыз безне кисәтте: “Бозыклык кылмагыз, гаделсезлек юлыннан ерак булыгыз”, - диде. Юкса төрле газапларымны җибәрермен дип безгә хәбәр бирде. Гөнаһылардан тәүбә итәргә кирәк, чөнки гөнаһылар Раббыбызның безгә биргән ризыкларының бәрәкәтен ала. “Әгәр берәр шәһәр, авыл халкы иман китереп Аллаһыга тәкъвә булса гөнаһ эшләүдән сакланса, аларга бәрәкәтне җирләрдән вә күкләрдән яудырыр идем”, - ди Раббыбыз Әгъраф сурәсенең 96 нчы аятендә. Гөнаһылар аркасында күктән иңә торган бәрәкәт туктала гөнаһылар аркасында яңгырлар яумый, адәм балаларының өсләренә төрле һәвеф-хәтәрләр килә. Әй адәм балалары гөнаһыларыгыздан тәүбә итегез, чөнки Раббыбыз тәүбә итүчеләрне ярата.Тәүбә итү сәбәпле Ризык арта, бәрәкәт килә. Раббыбыз безнең бәндәчелек илә кылынган гөнаһыларыбызны ярлыкасын, үзенең сөекле колларыннан кылып үзенең җәннәтләренә керергә насыйп әйләсен.

Арча Үзәк мәчетенең икенче имамы Рәмис Гарифуллин.

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе