Чын хаҗиның хаҗы (тарихи хәл)

اَستعيذ باللَّه، بسم اللَّه، فاقصص القصص

БӘЙЛЕ
2011 Дек 06

اَستعيذ باللَّه، بسم اللَّه، فاقصص القصص لعلهم يتفكرون!

Гомәр ибне Габделгазиз, тугъры хәлифәләрнең бишенчесе, хаҗга юнәлә. Аның ике дөясе һәм хаҗга барып кайтырлык маллары була. Гомәр, Кәгъбәтуллага барып җитә алмый. Ул бер җиргә, су кырыена хәл алырга утыра. Ашап-эчеп, ял итеп утырганда бер хатынны күреп ала. Яр буеннан бу хатын, чабып барган кебек атлап бара һәм судан нәрсәдер алмакчы була. Гомәр ибне Габделгазиз бераз күтәрәлеп караса, суда тавык үләксәсе ятканын күрә. Гомәр бу хатынга әйтә:

-Әй, мөэминә! Син белмисеңмени мөселман кешегә үләксә ашау харам икәнлеген, — ди.

Әлеге хатын күтәрелеп карый да:

-Әй, мосафир, синең кем икәнлегеңне белмим, юлчы,- ди. — Мин галимә дә түгел, белемем дә юк. Әмма хәзрәтләрнең авызыннан: «Өйдә башка ризык булмаса, бик ашыйсы килсә, җанны саклап калу өчен мәет ите ашау да ярый», — дигән вәгазьләрне ишеткән идем. Минем йортымда өч көннән бирле ризык юк. Ирем ( хәләл җефетем) үлде. Күкрәк имгән бер балам, тагын өч һәм алты яшьтәге балаларым бар. Ирем көндәлек ризык алып кайта иде. Бүген, бәлки, шушы тавыкның үләксәсе булыр безнең ризыгыбыз, дип алмакчы идем. Беләм ярамаганлыгын, нәрсә эшлим соң инде? — ди. Күзләреннән яшьләр тамып китә бу хатынның. Хаҗга баручы Гомәр бер дөясен, хаҗга барып-кайтып җитәрлек бөтен малларын шушы хатынга тапшыра.

-Әй, мөэминә! Син минем кебек бер зәгыйфь бәндәгә дога кыл, — ди.

Һәм, чыннан да, бу хатынның шатлыгы, бәлки җирләргә, күкләргә сыймый иде. Шул хәтле куана, шул хәтле моңлана, күз яшьләре белән дога кыла:

- Синең кем икәнлегеңне дә белмим, ләкин Аллаһ бәндәсе бул, әүлияләрдән бул. Син бик зур ярдәм кылдың безгә, — ди.

Һәм Гомәр шушы утырган бер дөясе белән, үзе дә ризыксыз кайтып китә, хаҗга бармый. Ул өенә кайтып, эшләрен дәвам итә. Хаҗга баручылар әкрен генә хаҗдан кайта башлыйлар. Кайткан берсе Гомәргә әйтә:

-Йә, Гомәр, Аллаһ Тәгалә синең хаҗыңны кабул кылсын.

-Мин хаҗга бармадым,- ди Гомәр.

-Әй, безне мәзәкләмә инде. Безнең белән булдың бит. —Бер кеше, ике кеше, өч кеше, ун кешегә якын, йә, Гомәр, хаҗың кабул булсын, — дигәч, Гомәр гаҗәпкә кала.

-Ни булды? Сез, бәлки, бутагансыздыр? Мин бармадым бит, ярты юлдан әйләнеп кайттым.

-Юкны сөйләмә. Безнең белән корбаннар чалдың, безнең белән Бәйтулла тарафына тәваф кылдың.

Гомәр хәйран кала. Ястү намазын укыганнан соң да озак йоклап китә алмыйча ята. Кинәт тирән бер йокыга китә һәм төшендә бер тавыш ишетә. Аваз бәндәсенең акылына, рухына, җанына эндәшә:

-Йә, Гомәр! Син хаҗ кылмыйча, ярты юлдан әйләнеп кайтканың өчен, фәкыйрь, шушы мескен, тол хатынны һәм балаларын шатландырганың өчен Аллаһы Тәгалә бу елны бөтен хаҗиларның хаҗларын кабул итте. Синең сүрәтеңдәге бер фәрештәне иңдерде. Ул синең өчен корбан да чалды, синең өчен Кәгъбәтулла һәм сафа-мәрва тирәсендә дә әйләнде. Һәм шушы елның хаҗ кылучыларның хаҗлары, синең шушы гамәлең хөрмәтенә кабул ителде,-ди.

Гомәр уянганнан соң нәрсә булганын аңлый һәм башкаларга да булып узган бу хәлне тасвирлый.

Хөрмәтле дустым, әлбәттә хаҗ кылу бик — саваплы гамәлләрдән булып санала. Пәйгамбәребез (г.с.) хаҗ кылып кайткан кеше турында шулай дип әйткән иде:

قال رسول اللَّه ﴿ صلى اللَّه عليه وسلم﴾: من حج فلم يرفث ولم يفسق رجع كاليوم ولدت امه.

«Хаҗ кылып кайткан кеше хаҗ кылган вакытында буш, бозык сүзләр сөйләмәсә һәм бозыклык итмәсә, әйтерсең, яңадан дөньяга туган сабый бала кебек, гөнаһларыннан арынып, пакьләнеп, чистарынып кайта.»

Ислам динендә нинди генә гамәлне алсаң да, барысы да саваплы. Хаҗ кылу кешене нинди олы дәрәҗәләргә ирештерсә, шулай ук: намаз уку, ураза тоту, башкаларга тел белән, кул белән яисә мал белән ярдәм итүләр дә — болар барысы да кешегә шундый ук дәрәҗә бирә. Әмма шушы изгелекләр бакчасында йөргән вакытта акыллы һәм зирәк мөселман урынына һәм вакытына карата Гомәр ибне Габделгазиз кебек, изгелекнең иң кирәклесен сайлый белергә тиеш. Гомәрнең хаҗга баруы изге эш иде. Әмма юлында очраган тол, мохтаҗ хатынга ярдәм итеп, хаҗын кылмыйча, өенә кайтып китүе тагы да зуррак, изгерәк эш булып чыкты. Ягъни бер сүз белән әйткәндә, Гомәр ихласлы мөселман булганга күрә, ике изгелек арасыннан тагы да әһәмиятлесен, тагы да файдалысын, тагы да изгерәген сайлап ала белде.

Ни гаҗәп, бүгенге көндә мөселманнар арасында бик сәер бер әйбер күрергә мөмкин. Хаҗга баруны иң саваплы эш, дип. «Бер, ике, өч, дүрт тапкыр хаҗда булдым, тагы барырга телим әле»,- дип сөйләшеп утыручы мөселманнар үзләрен бик саваплы, бик дәрәҗәле мөэминнәр, дип хис итәләр. Бу ялгыш фикер дип әйтергә кирәк. Беренчедән, кайсыбер вакытта хаҗ кылучыларны кырыйдан гына тыңлап торсаң, алар хаҗга барып кайтулары белән горурланалар, масаялар һәм мактаналар. Бу һич тә дөрес түгел. Икенчедән, хаҗ кылу гамәле — малы булып, мөмкинчелеге булган кешеләргә генә фарыз. Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә: «Әй, мөэминнәр, бурычка кереп булса да, хаҗга барыгыз», — дип әйтмәде. Тагы бер мәртәбә кабатлап, шуны әйтеп үтү зарур. Хаҗ гыйбадәтен үтәү — малы, сәламәтлеге, юл иминлеге булган кешегә гомерендә бер тапкыр гына фарыз һәм тиешле булып санала. Пәйгамбәребез (г.с.): «Хаҗ кылу — мөмкинчелеге булган кешегә генә тиешле», — дип әйтте. Өченчедән, хаҗ гыйбадәте ислам дине өйрәткән бөтен изгелекләр арасында иң беренче урында тора һәм иң зур изгелек булып саналса, Аллаһы Тәгаләнең иң сөекле бәндәсе Мөхәммәт (г.с.) гомерендә бер тапкыр гына хаҗ кылу белән чикләнмәгән булыр иде.

Әй, сөекле дустым! Бул акыллы, бул зирәкле. Күңелеңдә булган диндарлыгыңа таянып, Гомәр ибне Габделгазиз шикелле изгелекләр арасыннан саваплырагын, файдалырагын күрә бел. Бер мәртәбә хаҗ кылган булсаң, икенче мәртәбә хаҗга бара алсаң да, үз урыныңа башка кешене җибәр, яисә хаҗ кылырга җитәрлек малыңны, Гомәр кебек, тагы да файдалы җиргә юнәлдерә бел.

Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин.

"Шамил" мәчете имам-хатыйбы.

"Бәхетлеләрнең серләре" китабыннан.

 

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе