Сәдаканы сорап алырга ярамый

Коръән укытканда, мәҗлес уздырганда, үлгән кешене соңгы юлга озатканда, хәзрәтләрнең сәдака итеп билгеле суммада акча сорап алган очраклар турында күп тапкырлар ишетергә туры

БӘЙЛЕ
2011 Ноя 18

Коръән укытканда, мәҗлес уздырганда, үлгән кешене соңгы юлга озатканда, хәзрәтләрнең сәдака итеп билгеле суммада акча сорап алган очраклар турында күп тапкырлар ишетергә туры килгәне бар. Беркөнне редакциябезгә бер ханым да нәкъ шундый сорау белән шалтыратты. «Иптәш хатынымның яман шеш авыруыннан 36 яшендә улы үлеп китте. Аны Лаеш районының бер авылына алып кайтып җирләдек. Кешене күмгәндә башкарыла торган йолаларны үтәү өчен авыл мулласы 10 мең акча сорады», — диде ул бик гаҗәпләнеп.

- Рамил хәзрәт, район җирләрендә, йолаларны үтәп, мәрхүмне җирләү өчен имамның акча соравы дөресме?

- Мәет юганга, аны кәфенләгәнгә акча бирелсә, гөнаһ түгел. Кешенең күңелендә дингә карата рәнҗеш, каршылык тумасын, дип без андый хезмәтләр өчен билгеле суммалар куймыйбыз. Бәя мәет күмүдә генә түгел, ә исем кушу, кабер казу кебек эшләргә дә күрсәтелмәгән. Дөрес, әйтик, ләхет капларга-

агач, кәфенлек тегәргә тукыма сатып алырга кирәк. Аларның үз бәясе бар. Андый очракта: «Шул кадәр агач, шул кадәр кәфенлек сатып алынды»,-дип әйтми булмый. Әмма йоланы үтәгән өчен, ягъни «мин юдым» яки «мин укыдым», «мин алып барып күмдем» дип акча сорау — гөнаһ. Кешенең болай да кайгылы, хәсрәтле чагы. Ул сүзләр аның хәлен тагын да начарайта. Мөселман кешесе: «Мәрхүмнең гаиләсендә калган бәндәләрнең ашарына акчасы бармы икән?»-дип уйларга тиеш. Без-дин әһелләре, Ислам динен әйдәп, алдан баручылар, рәхмәт йөзеннән җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) өммәтеннән булган мөселманнар мәет чыккан өйдәге кешенең хәлен сорарга бурычлы. «Кызым, улым, балам..., өстәлеңдә ризыгың калдымы?»-дию мәслихәт.

-Мәрхүмнең соңгы юлга озатыр кешесе булмаса, йола үтәү чыгымнарын кем күтәрә?

-Ул вакытта халык ярдәм итәргә, мәхәллә булышырга тиеш. Кол Шәриф мәчетенә дә көнгә ике-өч кеше сәдака сорап керә. Булганда бирәбез, ярдәм итәбез. Аллаһы Тәгалә каты әйтергә кушмаган. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә: «Ашадың да бетте. Киендең дә туздырдың. Сәдака бирдең дә калдырдың»,-дигән сүзләре бар. Бу фани дөньядагы акчаның юк икәнен, ә изгелекнең, сәдакаңның теге дөньяга чыгуын аңлата. Инвестиция дип сөйлибез. Әйтик, ата-ана: «Улым өчен йорт салам әле», яки «Кызыма фатир алам»,-ди. Ә бит барыбыз да теге дөньяга китә. Анда да яшәргә кирәк. Андагы тормышка да бүгеннән башлап инвестиция ясау, малны чыгарып кую шарт. Аның өчен: «Аллаһ ризалыгы өчен»,-дип сәдака бирү зарур. Сәдаканы муллага бирергә дип әйтмим. Мулла үзе дә сәдака бирергә тиеш. Без-дин әһелләре шуның белән гөнаһлы булырга мөмкин: Пәйгамбәребез, ашарга өч көнлек ризыгың булса, сәдака алуны тыйган. Андый вакытта сәдака алырга ярамый. Ул акчалар кыямәт көнендә ут булып кайтачак һәм шуның белән битеңә сугачаклар. Пәйгамбәребез: «Иң хәерле эш-үз кулың белән тапкан эш»,-дигән. Кайберәүләр: «Без мәетне үз кулыбыз белән юабыз, эшләп алабыз»,-дип уйлар. Ләкин мәет чыккан гаиләдән «миңа шулкадәр акча бирегез» дип сорап алу әдәп-әхлакка да туры килми.

-Әйтик, кайберәүләрдән мәҗлестә Коръән укыган имамнарның да билгеле бер сумма акча сораулары турында ишетергә туры килә.

-Сәдаканы сорап алырга ярамый. Кеше бирсә-бирә, бирмәсә-бирми. Мәҗлестә Коръәнне: «Күпме сәдака бирерләр икән?»-дип түгел, ә Аллаһ ризалыгы өчен укыйсың. Аллаһы Тәгалә: «Минем аятьләремне дөнья бәясенә дөнья бәясенә сатмагыз»,-ди. Коръән укуның бәясе юк. «Фатиха» сүрәсен уку күпме тора?«-дип сорасыннар. Кемдер берәү »500 миллион«,-дип җавап кайтара икән, ялганчы була. Чөнки аның бәясе чиксез. Сәдакага кеше күпме булдыра, шулкадәр акча бирә. Иң мөһиме-чын күңелдән бирү. Гомумән, сорап алу матур гамәлләрдән саналмый.

- Мәҗлескә Коръән укырга килгән мулланың табындагы ризыктан авыз итүе мәҗбүриме?

- Кеше ризык куйгач, аны кабарга кирәк. Берәр нәрсә авыз итми чыгып киткәндә, кешене хөрмәтләмәгән буласың. Бу әдәпсезлек, әхлаксызлыктан санала. »Бер машина карбызга бер машина мандарин сыя«,-диләр. Шуның кебек, корсагың тулса да, табындагы сый-нигъмәтне кабып карарга кирәк. Бер чынаяк чәй эчсәң дө кешенең күңеле була.

- Авыллардагы имамнарның вазифалары нинди?

-Имам кешенең төп бурычы-намаз укыту, авылдагы йолаларны үтәү (җирләү, балаларга исем кушу, никах уку...), авылда булган бәхәсле мәсьәләләргә, сорауларга ж,авап бирергә тырышу, зират эчендәге эшләрне оештыру, аны карап, чистартып тору, мәчеттә коммуналь мәсьәләләрне хәл итү, халыкка вәгазь җиткерү, җомгалар үткәрү. Бүген авыллардагы хәзрәтләр булдыра алган кадәр үз эшләрен башкара. Намаз укыталар, азан әйтәләр, мәктәпләрдә яки клубларда халыкны җыеп дин, әдәп-әхлак дәресләре уздыралар.

-Имам үзенең вазифаларын үтәүдән баш тартса нишләргә? Читтән башка имам чакыртырга мөмкинме?

-Татарстанда баш казый һәм җиде региональ казый бар. Һәр районда мөхтәсибләр эшли. Әгәр хәзрәт үз бурычларын үтәми икән, авыл халкы район үзәгендәге мөхтәсибкә мөрәҗәгать итсен. Ул бу проблеманы хәл итә ала. »Без шундый район халкы. Шундый исемле хәзрәтебез шулай дип әйтте. Шулкадәр акча бирә алмадык, шуңа «күммим» диде. Нишлик?"-дисеннәр. Моның өчен вакыт булмаса, дини йолаларны белгән башка кешегә әйтеп, аннан укытып, мәрхүмне җирләргә рөхсәт ителә. Мәсьәләне мөхтәсиб тә чишмәсә, региональ казыйлар яки баш казыйга чыгарга мөмкин.

Энҗе БАСЫЙРОВА.

"АКЧАРЛАК" нәшрият йорты чыгарган китаптан.

17,13 Kb


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе