Сабынчы (тарихи хәл)

Инкыйлабка чаклы Троицки шәһәрендә ишан Зәйнулла Хәбибулла улы исемле галим яшәгән. Вәгазьләренең бик тәэсирле булуын ишеткәч, Казанда сабын ясаучы бер малтабар аны

БӘЙЛЕ
2011 Ноя 08

Инкыйлабка чаклы Троицки шәһәрендә ишан Зәйнулла Хәбибулла улы исемле галим яшәгән. Вәгазьләренең бик тәэсирле булуын ишеткәч, Казанда сабын ясаучы бер малтабар аны мәҗлескә чакыру нияте белән Троицка юнәлә...

Юл озын. Алар ат арбасында икәүләп, бик күп нәрсәләр хакында сөйләшеп кайталар.

- Дәверләр буе дин — дин, дисез, мәчетләр, мәдрәсәләр төзисез, китаплар бастырасыз, әмма кеше һич кенә дә яхшы якка үзгәрми, гафләттә яшәвен дәвам иттерә, — ди сабынчы кунагына. - Шулай булгач, «дин» дип сөйләвегезнең мәгънәсе нәрсәдә?

Галим моңа каршы берни дә җавап бирми.

Казанга килеп кергәндә, Зәйнулла хәзрәт бер сабыйның болганчык суда рәхәтләнеп уйнавын күреп ала да, сабынчыдан:

-Ялгышмасам, сез өч буын — дәү әтиең, әтиең һәм син үзең. Казанда сабын чыгарасыз түгелме? — дип сорый.

-Әйе, хәзрәт, — ди сабынчы.

-Алайса, ник бу баланың өсте-башы пычрак?

-Пычракка кереп утыргач, ул нинди булсын инде?! — ди сабынчы, аптырап.- Сабын белән юынмаса, аңа пакьлек каян килсен?

- Дин дә кешенең тәненә, сәламәтлегенә, рухына, акылына шифа бирүче бер саф чишмә аккан кебек, дәвердән-дәвергә күчә,- ди Зәйнулла хәзрәт.- Суын эчмәсә, аның белән пакьланмаса, адәм баласына әлеге чишмәнең бер хикмәте дә, файдасы да булмас. Димәк, гаеп чишмәдә түгел, ә кешенең чишмә суы белән пакьланырга теләмәвендә...

- Ачуланмасагыз, Сезгә тагын бер соравым бар, — ди сабынчы Зәйнулла хәзрәтнең хикмәтле җавабыннан соң, беркадәр йомшара төшеп: - Намазларымны еш кына вакытында үти алмыйча, казага калдырып укыйм. Чөнки эшем күп. Эшләмәсәң, кәсеп бармый. Акчаң булса, бөтен әйбер бар, булмаса — юк! Моңа Сез ничек карыйсыз?

- Акчалы кеше кибеттән иң тәмле, татлы ризыкларны сатып алса да, ашау теләген сатып ала алмый. Акчалы кеше иң йомшак, затлы түшәкләргә ия булса да, ул мендәрләрдә йоклыйсы килсә дә, йокының үзен ала алмый. Акчалы кеше бик күпләрне үзенә дус итә ала, әмма акча белән генә дусларның хөрмәтен вә ихтирамын казана алмый. Акчалы кеше кыйммәтле китапларны сатып алса да, акча бәрабәренә гыйлем ияләрен үзенә хезмәт иттерсә дә, акылны сатып ала алмый. Акчасы бар кеше дөньяның теләсә кайсы почмагыннан үзенә кирәкле даруны сатып алса да, шифасын сатып ала алмый. Акчалы кеше зиннәтле йортлар да төзетә, җир шарының иң матур җирләрендә ял да итә ала, тик күңел тынычлыгын сатып ала алмый,- ди Зәйнулла хәзрәт. — Мин сиңа сөйләдем, кардәшем, нәтиҗәсен үзең чыгар: акчага бөтен нәрсәне сатып алып буламы, әллә юкмы?!

Хөрмәтле дустым, бел шуны — дөньяда өч төрле кеше була. Беренче төр: бик тирән уйларга бирелмичә, эштә булучы кеше. Икенче төр: эшләгән, хәрәкәт иткән кешеләрнең гамәлләрен күзәтеп, бәя биреп торучы кеше. Өченче төр: бөтен нәрсәгә хәйран калучы кеше. Бәндәләрнең эш-хәрәкәтен җентекләп карап, тикшереп утыручылар — буш кешеләрдер. Эшләгән кеше генә хаталана, абына. Әлбәттә хезмәт куймыйча, кырыйдан күзәтеп утыручының бер дә хатасы булмаса да, аның дөньяда яшәвенең дә бернинди мәгънәсе һәм хикмәте юк. Эчерек агач кебек бер файдасыз, эшсез утырып торуга караганда эшләп хаталану, ялгышканнан соң тәҗрибә алу бик күпкә яхшырактыр. Бүгенге көндә дә бернәрсә эшләмичә, кеше хаталарын күзәтеп утыручылар күп. «Фәлән кеше намаз укый, мәчеткә йөри, ә үзе тәмәке тарта, кайсы вакытта аракы да эчә, сүгенеп тә җибәрә. Ничек инде ул алай була? Ул дин кешеләренә мин бер дә ышанмыйм»,- дип гайбәт сөйләп утыралар. Бу тар фикерле кешеләрнең әйткән сүзләре наданлыкка нигезләнгән. Чөнки беренчедән, дин өлкәсендә йөргән кеше фәрештә булды, дигән сүз түгел. Кеше дингә керүе белән кайсы вакытта бик тиз генә кимчелекләреннән арынып бетә алмый. Икенчедән, дини булып йөргән кеше берәр хата эшләп җибәрсә, (мәсәлән, хаксыз бер кешегә сукса, рәнҗетсә) шулай булуны аңа дин өйрәтә, дигән сүз түгел. Диндә булган кешедән чыккан ялгышларда диннең бернинди гаебе юк.

Әй, сөекле дустым! Зәйнулла хәзрәтнең әйткәне кебек дин ул — бер чишмә. Бар ул чишмә янына чистарын, пакьлән гөнаһларыңнан. Дин «чишмәсе»нә мөрәҗәгать итмәсәң, кимчелекләреңнән арына алмассың. Дин «чишмәсе»нең суын эчмәсәң, җан сусавыңны да бастыра алмассың. Җаныңда янган хәсрәт утын да һич сүндерә алмассың. «Акча, акча»,- дип, акча колына әйләнә күрмә. Ике дөнья хәсрәт чокырына, Аллаһ сакласын, төшеп, буылырсың. Пәйгамбәребез Мөхәммәт (г.с.) әйтте:

قال رسول اللَّه ﴿ صلى اللَّه عليه وسلم ﴾: لعن عبد الدرهم وعبد الدينار.

«Ләгънәт ителде: Акчага, малга кол булучылар», — дип.

Мәхмүт зәхрәт Шәрәфетдин.

"Шамил" мәчете имам-хатыйбы.

"Бәхетлеләрнең серләре" китабыннан.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе