Өч сорау (риваять)

Зәйнулла хәзрәт янына Аллаһыны инкарь итүче бер кеше килә дә: - Сезне галим дип әйтәләр, өч соравыма канәгатьләндерерлек җавап бирсәгез, мин дә иман китерер

БӘЙЛЕ
2011 Ноя 01

Зәйнулла хәзрәт янына Аллаһыны инкарь итүче бер кеше килә дә:

- Сезне галим дип әйтәләр, өч соравыма канәгатьләндерерлек җавап бирсәгез, мин дә иман китерер идем,- ди.

Хәзрәт аның үтенечен кире какмый.

- Беренче соравым, — ди әлеге кеше,- сез Аллаһы Тәгаләне бар һәм бер, дип әйтәсез. Бар әйберне күреп, күрмәсәң дә, ишетеп, ишетмәсәң дә, тотып, тота алмаган очракта иснәп була. Күреп, ишетеп, тотып, иснәп тә булмый торган Аллаһының барлыгын ничек беләсең? Икенчесе — Сез вәгазьләрегездә шайтан уттан яратылган, Кыямәттә кешеләрнең һәм шайтаннарның газапланачак урыннары — Җәһәннәм уты, дисез. Утны ут белән газаплап буламы? Өченчесе — Аллаһыны, бар дисез икән, нәрсә белән шөгыльләнә ул?

Зәйнулла хәзрәт идәндә балчыктан ясалган бер чүлмәкне күреп ала да, мәгънәсез сүзләр сөйләүченең башына шуның белән чалт иттереп сугып куя.

Әлеге тупас мөгамәләгә бу кешенең исе-акылы китә.

- Мин Сезне акыллы кеше, дип уйлаган идем, — ди ул. — Ә Сез...

Икенче көнне ул Зәйнулла хәзрәт янына казыйны алып килә. Халык алдында җәберләүченең фаш ителүен һәм аңа җәза бирелүен тели.

- Хәзрәт, син нигә бу кешене шулай кыерсыттың? — дип сорый казый.

- Мин аның өч соравына да бер сугу белән җавап бирдем, — ди Зәйнулла хәзрәт.

Казый аптырашта кала.

- Әлеге кеше «башыма сукты», дип әйтә, — ди хәзрәт,- сукканлыкның башында эзе күренәме? «Башым авыртты», — дип сезгә сөйләгән авыртуы булса, аны чыгарып күрсәтсен. Мин аны тотып карамакчы булам, тотып карарлыгы юк икән, иснәрмен...

- Ә икенче соравыма җавап? — ди әлеге кеше.

- «Шайтан уттан яратылган, ул ничек Җәһәннәмдә янсын?!» — дигән идең түгелме? Кызыл балчыктан ясалган чүлмәк белән башыңа суккач, авырттымы?

- Авыртты...

- Нишләп авыртты икән? — ди хәзрәт. — Син дә бит туфрактан яратылган. Шайтан да шулай ук: уттан яратылса да, ут белән газап кылыначак. Чөнки Җәһәннәм уты, ул уттан мең мәртәбә куәтлерәк.

Ниһаять, чират өченче сорауга җитә.

- «Аллаһ ни белән шөгыльләнә?»- дип кызыксынган идең — ди хәзрәт. — Аллага ышанмавың аркасында Аллаһының кодрәте белән син бөтен халык алдында мәсхәрәгә калдың. Аллаһы Тәгалә Үзенә ышанучы кешеләрне дөньяда һәм ахирәттә күтәрә һәм олылый. Үзенә ышанмаучыларны исә дөньяда һәм ахирәттә оятка калдыра. Менә нәкъ шуның белән шөгыльләнә Аллаһы Тәгалә.

Хөрмәтле дустым, бел шуны: кешенең наданлыгын, акылсызлыгын, тар фикерләвен, «дингә ышанмыйм, Аллага ышанмыйм», — дигән сүзеннән аңлап була. «Күргән әйберне генә, кабул итәм», — дигән кешеләр никадәр белемле булып күренсәләр дә, чынлыкта алар бик надан. «Күрсәм генә ышанам», — дигән кешенең күзе никадәр күрсә дә, алар сукырлар арасында иң сукырлары. Хак сүзне ишетмәгән кешеләрнең колаклары никадәр яхшы ишетсә дә, алар чукраклар арасында иң чукраклары. Аллһыга ышанмаган кешеләр чүлдә яшәүче тәва кошларына охшаганнар. Алар берәр куркыныч яисә сәеррәк хәл күрсәләр, шушы хәлне күрмәс өчен башларын комга тыгып куялар. Шуның белән, бәлки, бу сәер хәлләрнең юкка чыгуын өмет итәләр. Имансыз бәндәләр дә күзләрен йомалар һәм башларын тәва кошлары кебек, наданлык комына күмеп куялар. Әйтерсең, аларның: «юк, күрмибез», — дигән сүзләре белән берәр әйбер юкка чыга ала.

Аллаһы Тәгаләнең барлыгы һәм берлеге, чиксез кодрәте бөтен нәрсәдә чагылган. Җир дә, күк тә, бар нәрсә эндәшә һәм әйтә: «Сине һәм мине, бөтен нәрсәне юктан бар итүче бер Илаһ бар». Һәр бинаның остасы, һәр тегүнең тегүчесе, һәр китапның язучысы, һәр рәсемнең рәссамы булганы кебек, дөнья бинасының да, без күрә алган һәм күрә алмаган бөтен барлыкларның да остасы бар — Ул Аллаһы Тәгаләдер. «Аллаһы Тәгалә юк», — дип инкарь итү өчен, «бернәрсә дә юк», — дип әйтү кирәк, әмма бу сүзне җүләр кешедән генә ишетеп була.

Әй, сөекле дустым! Маңгай күзең белән генә карап, күңел һәм акыл күзеңне сукырайтма. «Юк», — дип әйтү — сабыйлар эше, шуны да онытма. Бер әйбернең юклыгын исбат итәр өчен, нәрсәдер эшләү кирәкми, әмма берәр нәрсәнең барлыгын дәлилләү өчен бик күп көч көтелә акыл иясеннән.

Аллаһы Тәгалә әйтә:

قال اللَّه تعالي. وَلَئِنْ سَأَلْتَهُمْ مَّنْ خَلَقَ السَّمَاوَاتِ وَالأَرْضَ وَسَخَّرَ الشَّمْسَ وَالْقَمَرَ لَيَقُولَنَّ اللَّهُ ﴿61﴾ سورة العنكبوت

«Әгәр дә алардан сорасаң: «Кем күкләрне һәм җирне бар итте? Кояшны һәм айны яратып, сезгә хезмәт иттерә?» — дип, (аларның бераз гына башларында акыл булса, һичшиксез), — «Аллаһ», — дип әйтерләр ( чөнки башка җавап юк).

Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин.

«Шамил» мәчете имам-хатыйбы.

«Бәхетлеләрнең серләре» китабыннан алынды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе