Намаз уку фазыйләте

Бакара сүрәсенең 239 нчы аятендә Аллаһ Тәгалә шулай диеп боера: «Намазларыгызны һәм бигрәктә урта намазыгызны саклагыз, намаз укыган вакытта Аллаһка хөрмәт вә дан

БӘЙЛЕ
2011 Июн 14

13,71 KbБакара сүрәсенең 239 нчы аятендә Аллаһ Тәгалә шулай диеп боера: «Намазларыгызны һәм бигрәктә урта намазыгызны саклагыз, намаз укыган вакытта Аллаһка хөрмәт вә дан белән торыгыз»

Раббыбыз безгә намаз гыйбәдәтен Пәйгамбәребез миграҗда булганда фарыз кылган. Шунлыктан намаз бик зур һәм әһәмиятле булып тора. Чөнки намаз күп төрле гыйбәдәтләрне эченә ала. Мәсәлән, рукуглар, сәҗдәләр кылабыз бу тән белән гыйбәдәт, Көрән сүрәләрен укыйбыз бу тел белән гыйбәдәт, күңелебез белән һәр вакыт Аллаһны зикер итеп торабыз бу калеб белән гыйбәдәт. Һәм иң бөеге Пәйгамбәребезнең әйтүе буенча «Намаз мөселманның миграҗы», ягъни, ул Аллаһ белән турыдан туры сөйләшүдер.

Пәйгамбәребез намаз укучы кешене чагыштырып шулай ди: «Әгәр бер кеше көненә биш мәртәбә тәнен юса аның тәнендә бер кер калыр идеме? Менә намз укучы да шулай ук, Аллаһ Тәгалә аның барча гөнаһларын гафу итер». Бу хадис шәрифтән аңлавыбыз буенча намазларын җиренә ңиткерүче белеп һәм белмичә кылган гөнаһлардан үзен саклый. Бу Аллаһның бөек рәхмәте булмыйча нәрсә булсын!

Намаз шулай ук Аллаһка иман китерүче белән иманы булмаган кешеләр арасында аерма булып тора. Пәйгамбәребез әйткән: «Намаз — мөэмин белән кәфер арасындага аермадыр». Үзен мин мөселманмын диеп йөрүчеләрнең сүзләре буш сүз булмасын өчен намазларын торгызулары шарт! Чөнки хәдистә моның турында шулай диелә: «Намаз — диннең терәгедер, кем аны торгызса динне торгызган булыр, ә кем аны юк итсә динне юк иткән булыр». Әлбәттә Аллаһ Тәгалә үзенең динен саклап тора, бу хадис шәрифтә әйтелгән сүзләр һәр кешенең калебендәге иманы турында сөйләнә. Чөнки Иман ул бер бина кебек, ул бинаның нигезе дә намаз булып тора.

Көрәни Кәримдә Аллаһ Тәгалә намзның файдасы турында шулай ди: «Намаз начар гамәлләрдән һәм фәхеш эшләрдән тыяр». Безнең намазыбыз үзебезгә кирәк, чөнки Кодрәт иясе булган Аллаһ бер нәрсәгә дә мохтаҗ түгел. Киресенчә намазларыбызны укып үзебезне төрле явызлыклардан саклаган булабыз. Аллаһ Тәгалә «Муэминун» сүрәсендә намаз укучылар турында шатлыклы хәбәр бирә: «Намазларын тиешенчә үтәүчеләр — бөек мирас ияләредер, аларның мираслары Фирдәүс җәннәте һәм алар анда мәңге калачаклар».

Мөхәммә Мостафа с.г.в. дә намаз укучыларны шатландырып «Әгәр бер кеше тиешенчә тәһарәт алып, өеннән мәчеттә намаз укырга дип ниятләп чыкса, һәрбер атлаган адымы өчен бер дәрәҗәгә күтәрелер, савапка ирешер һәм бер гөнаһы юылыр. Намазга керешкәч, фәрештәләр аңа салаватлар әйтеп торырлар, һәм ул кеше мәчеттән чыгып киткәнче яки тәһарәте бозылганчы: «Әй, Раббым! Шушы бәндәңә рәхмәтләреңне иңдер, гөнаһларын гафу ит!» — дип, Аллаһыдан сорарлар. Шулай ук, берәүнең намаз башланганны көтеп утыруы да намаз укудан саналыр».

Кыямәт көнендә Адәм баласы иң беренче намаз турында соралыр, әгәр намазларын үтәгән икән хисабы җиңел булыр, әгәр намазларында кимчелекләре бар икән Аллаһ Тәгалә фәрештәләрдән сорар: «Бу кешенең нәфел гыйбәдәтләре бармы? Булса намазындагы кимчелекләрен нәфелләре белән тутырыгыз» — дип боерыр. Бу хәдистән күрүебезчә намаз иң мөһим гыйбәдәттер, чөнки Аллаһ иң беренче мәхшәрдәге сорауны намаздан башлар һәм намаз тулы булмаса калган нәфелләр ул намазны тутыру өчен кулланыла.

Әбү Бәкер (р.г.) намаз вакыты җиткәч мөселманнарга боера торган булган: «Торогыз! Гөнаһларларыгыз сәбәпле кабынган үзегезне хәләк итүче утны намаз укып сүндерегез!». Алдагы аятҗ-хәдисләдә дә күргәнебезчә намаз безнең гөнахларыбызны гафу-мәгфирәт итү өчен сәбәп!

Намазны мәчеттә кылу тагын да саваплырактыр, Пәйгамбәребез әйтә: «Мәчеткә баручыга һәм аннан кайтучыга Аллаһы Тәгалә җәннәттә ризык әзерләп куяр». Бүген көннән көн мәчетләребездә кардәшләребезнең саны арта, ләкин яшьләр, бабаларыбызның эшләрен алга йөртүчеләр күренми, килүчеләре дә төрле дөрес булмаган агымнар эчендә.

Аллаһ Тәгалә үзенең сөекле бәндәләре арасында булырга насып итсен!

Хәдисләр:

«Намазны җәмәгать белән уку, берүзең ялгыз укуга караганда, егерме җиде мәртәбә саваплырак».

«Монафыйклар өчен иртәнге һәм ястү намазларын укудан да авыррак нәрсә юк. Әгәр алар бу ике намазның нинди бөек дәрәҗәгә ия булганын белсәләр, әлеге ике намазны бер тапкыр да укымыйча калдырмаслар иде. Әгәр йөри алмасалар, ул намазларга шуышып булса да килерләр иде».

«Игътибарсызлыгы аркасында өч җомга намазын калдырган кешенең күңеленә Аллаһы Тәгалә мөһер басар».


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе