Мәңгелеккә китү бәйрәм була аламы?

Рәшидә абыстай Исхакый (Госман хәзрәтнең әнисе) бервакыт Аллаһ йортында халык белән булган очрашуда үзенең бер вәгазендә болай дип сөйләгән иде. «Шушы

БӘЙЛЕ
2011 Июн 03

Рәшидә абыстай Исхакый (Госман хәзрәтнең әнисе) бервакыт Аллаһ йортында халык белән булган очрашуда үзенең бер вәгазендә болай дип сөйләгән иде. «Шушы көннәрдә генә бер туганымны соңгы юлга озаттым. Әнине ничә яшькә җитсә дә югалтасы килми, ничә яшькә җитсә дә кадерле, аның балалары да хушлашырга килгәч кызганып, югалту авырлыгыннан елаштылар. Шуннан мин аларга: «Әниегезне шушындый хөрмәт белән озату бәйрәм балакайларым», — дидем.

Рәшидә абыстайның бу фикеренә өстәмә аңлатмалар кирәкми дә кебек. Сүз дә юк, үлем ул ачы хәсрәт. Ул инде якыныңны башка беркайчан да бу тормышта тере халәтендә күрә алмау, әйтеп аңлатып бетерә алмаслык зур югалту. Ә икенче яктан караганда... үзеңә бирелгән гомер юлын әдәп-әхлаклы, туры юлда, игелекләр кылып узып, илгә-көнгә тәрбияле, үз тормышларын булдыра, үз гамәлләре өчен җавап бирә алырдай балалар үстереп, аларның кадер-хөрмәтендә яшәп, соңгы юлга озатырдай якыннарың булу чыннан да бәйрәмдер. Берәү дә җир өстендә калмый диючеләр дә бар. Сүз дә юк. Шулай да адәм баласының күпчелеге яшәү дәверендә яхшылыкка, тынычлыкка омтыла бит. Китүебез дә шулай күркәм булса, яхшы иде дип сагынып искә алсалар, барыбер, рәхәттер. Рәшидә абыстайның шул вәгазеннән соң, дусларым аша белгән, соңрак үзем күргән вакыйгалар күңелдә яңарды.

Разыя апа Раиләнең каенанасы. Мин килене белән танышканнан бирле аны тыйнак, һәр сүзен үлчәп сөйләшүчән, күп вакытын балаларына ризык әзерләп, аларны тәрбияләүгә багышлаган кеше дип беләм. Авыл хатыннарының күпчелегенә хас булганча, ялсыз эшләп, җиткерим, булдырыйм дип дөнья куып, үзе турында онытып, ир, балалар көе көйләп яшәүче ана булып яшәгән ул. Кайчакта авылдашлары, бу Разыя апаның үзе өчен яшәгән берәр көне бармы икән, дип тә әйткәлиләр. Киленен дә үз кызыдай яратып гомер итте ул.

Шушы ук авылда «тагын килә инде Мәйсәрә», дип көтеп торучы, монда ишеткәнен сәгате-минуты белән икенче урынга илтеп җиткерә торган гадәте булганга аны әйләнебрәк узарга тырышучы, авыл халкы өнәп бетермәгән Мәйсәрә апа белән дә очраштык. Аның кебек сүз йөртергә яратучы, аерылышкан ир белән хатынның әле бу, әле теге ягына сүз җиткерергә теләгән яман теллеләр арасында юксынып көтеп торучылары да юк түгеллеге аңлашылды. Бик күп Мәйсәрә апаның әңгәмәдәшләре. Кайчакта үзе кебек кыз-хатыннар белән бәйрәмнәрне дә «юыштырып» алгалыйлар. Шул «күңелле» генә халәтендә урамнарда да еш күзгә чалына. Үсеп килүче улына уңайсызлык тудырам дип уйлый да белмәгәндер инде ул. Иптәшен, Таһир абыйны да, яшьләй гүргә озатырга туры килә үзенә. Бәлки, шул кайгылар да сындыргандыр. Улына ризык әзерләү, йортны тәртиптә тоту кбек хатын-кыз башкарырга тиешле гамәлләрдән дә тәмам читләште. Бер улы Себергә акча эшләргә киткән җирдән кайтмады. Анасыннан үзенә карата булмаган игътибар, наз, гаилә җылысына җавабы булган, күрәсең. Ә Мәйсәрә апа элеккеге гадәтен куып йорттан йортка сүз йөртеп яшәвен дәвам итте. Ул Разыя апаның нәкъ киресе кебек. Фәкать үз рәхәтлеген генә кайгыртып көн күргән хатын-кыз. Бер яктан караганда бу шулай. Әмма, икенче яктан караганда, рәхәтлекнең, бәрәкәтнең ни икәнен аңлап, тоеп та бетерә алмаган ул Мәйсәрә апа.

Элек авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көнен, авыл кешесе үзенчә яратып колхозчылар көне дип атый иде. Менә шул колхозчылар көненә Раиләләргә мин дә кайттым. Халык җыелып клубка бәйрәмгә килгән. Бәйрәмне «юган» Мәйсәрә апа да балкып ишегеннән килеп керде. Сәләмә киенгән, әмма бу көр күңелле апайга кемдер кызганып, кемдер чирканып карагандай тоелды. Мин утырган рәтнең алдагы урынына килеп урнашты апаебыз. Сәхнәдәге җырчы «Гомер берәү, икәү түгел гомер» җырын суза. Үткәннәре өчен оялып куйгандыр, уйлангандыр инде, күршесендәге яшь хатынга шыпырт кына сүз кузгатты. Үзе елый, үзе үрелә-үрелә теге хатынга нидер сөйли:

– Оялам, балам, кешеләрдән дә оялам. Эчми булдыра алмыйм инде хәзер. Аракы салынган беренче рюмкаңны иң якын дустың, «мине хөрмәт итмисең мени» дисә дә, кыстаса да, авызыңа алма икән. Күңел ачылып икенчесе, өченчесе дә эчелә. Чарасызлыктан эчәм. Ирем яшьләй үлеп китте, балаларым йөз чөерде. Дустым булып аракы гына калды.

Мин бу сүзләрне ишеткәч, клубта утырсам да, концерт карый алмадым. Уйларым белән шушы ананың, үзе кебек шыксыз йортына кайтып керәчәген, андагы салкынлыктан өстендәге бишмәтен дә салмыйча йокларга ятачагын күзаладым. Ашарына ризыгы булса, тагын ярый әле.

Ул авылдан китеп баргач та, һаман бер сорау бимазалады. Гаиләне нинди ялгыш адым җимергән? Рәхәт тормыш эзләп, яки кайгыдан, борчу-хәсрәттән котылыр өчен аракы белән тынычланумы? Үзебезне контрольдә тота алмау сәбәпле, нинди дә булса кыек гамәл кылсак, язмышларга шулай язгандыр, дибез. Ә язмышларны үзгәртергә кайчакта үзебездә дә көч, куәт җитәрлек бит.

Беркадәр вакыт узгач дустымның бәбәй ашына кайттым. Ямьле җәйгә кереп барган көннәр. Зиратта ун-унике кеше кабер казый. Рыясыз да, беркатлы да яшәгән Мәйсәрә апа китеп барган икән. Озатырга улы да кайтмаган. Танышларымның сөйләвеннән шуны аңладым. Авылдашларының да биш-алтысы гына килгән. Көн кояшлы, җылы булса да әллә ничек салкын булып китте. Тормыш салкынлыгыннан киенеп тә качып булмый шул.

Бер елдан соң, нәкъ шул вакытта Разыя апаны да мәңгелеккә озаттык. Чиста-пөхтә яшәү рәвеше алып барган, авылдашларына итагатьле, балалары өчен үрнәк булган бу апа белән хушлашырга хәтта авылның яшь буыны да килгән иде. Шулчак арадан берәү:

– Яшәве дә матур булды, китүе дә. Яшәү белән яшәүнең дә аермасы бар шул. Тыйнак яшәде, тыйнак булса да, тормышын бәйрәм итеп алып барды. Китүе дә бәйрәм кебек. Күр син бу халыкны, Сабантуйга килгәннәрмени?!

Рәшидә абыстайның вәгазен тыңлаганнан соң, менә шушы ике кешенең язмышы күз алдына килде. Ике төрле яшәү рәвеше алып барган ике ана. Мәйсәрә апаның язмышын белгәч, Рәшидә абыстайның сүзләре белән һичшиксез килешәсең. Чынлап уйлап карасаң, Разыя апаның мәңгелеккә озатылган көне бәйрәм ләбаса. Барыбыз да шуңа омтылып яшик. Соңгы юлга да кадерле булып китәргә язсын.

Замирә СӘМИГУЛЛИНА

www.Musulman.su


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе