Зәм-зәм чыганагы һәркайсы мөселман өчен кадерле. Бу чишмә ничек һәм ни өчен барлыкка килгән, күпләре белә. Пәйгамбәрнең (с.г.в.) сүзләренчә, бу су бик шифалы.
Бер хәдистә бу изге су кешене икейөзлелектән дәвалый дип язылган, икенчесендә – мөселман нәрсә теләп эчсә — шуңа килешәдер диелгән. Кайбер сәхабәләр ачлык заманында бары тик Зәм-зәм суын гына эчеп яшәгән.
Суны транспортлау авыр һәм катлаулы, шуңа карамастан, хаҗилар Мәккәдән булдыра алганча күп итеп изге суны алып кайтырга тырыша. Алар изге суны туганнарына, күршеләренә, дусларына дип алып кайта. Бу суның күләмен ничек итеп арттырырга дигән сорау туа. Иң гади ысул — су өстәү. Шунлыктан да инде, Зәм-зәмне сыекларга ярыймы, юкмы дигән сораулар да туа.
Берәүләр, бу инде Зәм-зәм булмый ди, икенчеләре исә — Зәм-зәм суының сыйфаты барыбер саклана дип исәпли. Хакыйкатьне бары тик Аллаһы Тәгалә генә белә. Фикһта бер кагыйдә бар һәм аны бу очракта кулланып була дип исәплим: «Әгәр дә ике нәрсәне бергә кушсаң, кайсы өстенлек итә, шул булыр".
Безнең очракта болай дияргә була: «Әгәр дә Зәм-зәм суы гади судан күбрәк булса, нәтиҗәдә — Зәм-зәм суы чыгар һәм киресенчә. Зәм-зәм суын сыеклатыргамы, юкмы, һәр кеше үзе хәл итә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел