Күрәзәчегә бару гөнаһмы, әллә ширек кылу буламы?

Бер кыз туганыбызны гел: «Багучыга барма, башыңа бәла алма»,-дип кисәтеп торсак та, ул безне тыңламый, һаман да күрәзәчегә йөрүен дәвам итә. Бу гөнаһмы яки ширек кылу буламы?

БӘЙЛЕ
2011 Мар 09

Бер кыз туганыбызны гел: «Багучыга барма, башыңа бәла алма»,-дип кисәтеп торсак та, ул безне тыңламый, һаман да күрәзәчегә йөрүен дәвам итә. Бу гөнаһмы яки ширек кылу буламы?

Шунысын һич шикләнмичә әйтергә була: әгәр дә кеше күрәзәчегә барып, аны тыңласа һәм әйткәннәренә ышанса, бу -ширек кылу, ягъни күп иләһкә ышану дип атала. Ә бу исә иң зур гөнаһ санала. Аллаһ илчесенең бер хәдисендә кем дә кем күрәзәчегә барып, аннан фал ачтыра һәм шуларга ышана, димәк, ул кеше Мөхәммәдкә (с. г. в.) ышанмый диелә. Ә моннан Аллаһ сакласын!

Кыз туганыгызга киңәшем шул: ул кичекмәстән тәүбә кылырга һәм бу гөнаһлы гамәленнән тыелырга тиеш.

Әссәламәгаләйкүм. Минем соравым намазга кагылышлы. Соңгы вакытларда башымда аңлаешсыз нәрсәләр әйләнә. Намаз-мәҗбүри гамәл, Аллаһ безләрне Үзенә гыйбадәт кылу өчен яралтты. Ә аны үтәмәгән өчен безгә җәза бирү каралган диелә. Шул ук вакытта безнең намазның Аллаһка кирәк булмавы турында да әйтелә. Болар бер-берсенә каршы килмиме? Аллаһ безне сәҗдә кылу өчен барлыкка китерде, тик безнең гыйбадәтебез Аңа кирәк түгел. Ул чагында ни өчен без гыйбадәт кылабыз? Бер кеше миңа шундый тарихны сөйләде: Хак Тәгалә дөньяны барлыкка китергәнче адәмнәрне җыйган һәм алар үзләре Аңа гыйбадәт кылырга мөмкинлек бирелсен дип сораганнар. Бу хаклыкка туры киләме?

Вәгаләйкүм әссәлам. Беренчедән, чыннан да Раббыбыз беркемгә дә, бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел. Киресенчә, барысы да Аңа мохтаҗлык кичерә. Безнең гыйбадәтләребез, сәҗдә кылуларыбыз мәсьәләсенә килгәндә дә, чынлап та, Аллаһның аларга да ихтыяҗы юк. Боларның һәммәсенә без үзебез мохтаҗлык кичерәбез. Гыйбадәт кылуларыбызның барлык төрләре дә Аллаһ юлында тырышлык күрсәтүне аңлата. Шунысы бәхәссез: Аллаһыдан әҗер-савабын өмет иткән инсан намаз укый, ураза тота. Биредә төп максат -җәннәт. Әлбәттә, бу гыйбадәтләр Аллаһның җәзасыннан котылу өчен эшләнә. Коръәндә әйтелгәнчә, Аллаһ кешеләрне һәм җеннәрне Үзенә гыйбадәт кылу өчен яралткан. Ә яхшыны начардан ничек аерырга? Мәсәлән, бу очракта гыйбадәт кылырга кушып кына моны белергә була. Гыйбадәт кылып, үзебезгә тиешлене башкарабыз. Аның өчен безгә әҗер буласын беләбез. Ә бу фарызны-мәҗбүри гамәлне үтәмәсәң, ул ярамаган эш булып санала һәм моның өчен җавап бирергә туры килә. Ничек кенә булмасын, без намаз укысак та, укымасак та, моннан Раббыбызга файда да, зыян да юк. Чөнки Ул камил.

Сорауның икенче өлешенә килгәндә, аның чыганагы аңлашылмый. Бәлки сез ул текстны дөрес итеп яза алмагансыздыр. Аңа төгәл җавап бирү өчен чыганагын белү мөһим.

Әгәр ана кеше рөхсәт итмәсә, кызына намаз укырга ярыймы? Ананы тыңламау гөнаһ түгелме? Әнисе кызы өчен борчылу кичерсә, бу очракта нишләргә?

Әссәламәгаләйкүм. Намаз уку-исламның төп баганаларының берсе. Намазның зарурилыгы хакында Коръәндә дә, Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) сөннәтендә дә әйтелә. Намаз гыйбадәте фарыз-гайн гамәлен кылуга керә. Һәр мөселманга аны үтәү мәҗбүри. Әни кешенең кызы намаз укыганга борчылуы аңлашылмый. Югыйсә, намаз инсанны төрле гөнаһлардан, әшәке эшләрдән саклый торган гамәл. Әгәр ата-ана баланы карамаса, аны тиешенчә тәрбияләмәсә, начар эшләргә этәрсә, мондый кешеләргә баланы ышанып тапшырмыйлар. Ә яхшы ата-аналар баланы намаз укудан тыймаслар дип уйлыйм. Чөнки динебез гөнаһлы гамәлләр кылырга кушмый, кешене Пәйгамбәребез рухында тәрбияләргә өнди. Ә Пәйгамбәребез кешелекле, рәхим-шәфкатьле, ярдәмчел булган. Бу очракта сез әниегез белән уртак тел табарга тырышыгыз. Аңа ислам дине кыйммәтләре турында сөйләгез. Тик моны хикмәт белән эшләргә кирәк.

Бу сорауларга Габдесабур ХӘЙРЕТДИНОВ җавап бирде.

Әһле исламга мөселманнарныкы булмаган гыйбадәтханәдә, әйтик, чиркәүдә, синагогада намаз укырга ярыймы? Мәсәлән, янәшәдә генә мәчет булмаган чит урында намаз вакыты керергә мөмкин. Шул ук вакытта урамда юеш һәм пычрак булса нишләргә?

Бу хакта, ягъни чиркәүдә, синагогада намаз уку турында Коръәндә дә, сөннәттә дә турыдан-туры әйтелмәгән. Аларда намазларны укырга ярамый дигән сүзләр шулай ук беркайда да юк. Дин галимнәре күп кенә аятьләрне һәм хәдисләрне өйрәнгәннән соң, намазны храмнарда, мәсәлән, чиркәүдә укырга ярый дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Пәйгамбәребезнең сәхабәләре һәм шул чордагы галимнәр мәчетләр булмаган өлкәләр, дәүләтләр буйлап сәяхәт иткәндә бик еш кына христиан храмнарында гыйбадәт кылганнар. Бу хакта алардан сорагач: «Анда бернинди дә куркыныч юк»,-дип җавап биргәннәр.

Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә мөселман өчен бөтен Җир шарының мәчет булуы турында әйтелә. Димәк, без барлык урында да намаз укый алабыз. Бары тик ул җирнең нәҗестән чиста булуы гына шарт итеп куела.

Илаһият фикере чәчәк аткан чорда, икенчел дәрәҗәдәге мәсьәләләргә кайчагында артык күп игътибар иткәнгә күрә, хәнәфи һәм шәфигый мәзһәбләрендәге кайбер галимнәр христиан храмнарында, синагогада намаз укуның мәкруһ икәнлеге хакында белдергәннәр. Бу сүзләр мәчетләр күбәйгән заманда әйтелгән. Инде ул чорларда чиркәүдә намаз укуның хаҗәте калмаган, чөнки янәшәдә генә мәчет басып торган.

Әгәр берәү озын-озак юлга чыгып, сәфәре вакытында аңа бернинди дә мәчет очрамаса, ул намазны үзенә уңайлы булган теләсә нинди урында, шул исәптән, мөселманнарныкы булмаган храмнарда да укырга мөмкин. Иман йортлары аз булган РФнең кайбер төбәкләре өчен бу мәсьәлә аеруча мөһим.

Шәхсән мин үзем берничә тапкыр шулай эшләргә мәҗбүр булдым. Мәсәлән, Алтай аша узганда бер танышым белән намаз уку өчен чиркәүгә керергә туры килде. Урамда яңгыр ява иде. Безгә зур гына киндер тукыма бирделәр һәм намаз уку өчен уңай шартлар тудырдылар. Юлдашым хәтта азан әйтте. Намазны укыгач, без кунакчыл хуҗаларга рәхмәт әйтеп, юлыбызны дәвам иттек.

 

Бу сорауга Мәскәүнең

«Гыйбадәт тавы»

(«Поклонная Гора») мәчете имамы

Шамил Галәветдинов җавап бирде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе