никах хакында сорау

Әссәләм ү галәйкүм! Мин сезгә никаһ хакында сорау бирергә телим. Җәй көне мин хатыным белән аерылдым, өч тапкыр талак кылып. Хатынымны аерып җибәрдем.

БӘЙЛЕ
2010 Авг 09

Әссәләм ү галәйкүм! Мин сезгә никаһ хакында сорау бирергә телим. Җәй көне мин хатыным белән аерылдым, өч тапкыр талак кылып. Хатынымны аерып җибәрдем. Җавапбирегез әле, әгәр без яңадан бергә булырга теләсәк, ислам дине буенча мин хатынымны кире кайтара аламмы? Әгәр мөмкин булса, ничек итеп?

 

Вәгәләйкем әссәләм вә рәхмәтуллаһ!

3 шартны үтәсәгез, хатыныгызны кире кайтара аласыз:

1.      Хатын-кых икенче иргә кияүгә чыгарга тиеш.

2.      Бу никаһ ислам күзлегеннән караганда дөрес булырга тиеш.

3.      Ир белән хатын арасында җенси мөнәсәбәт тә булырга тиеш. Икенче ир белән аерылышканнан соң, гыйддәт вакыты узарга тиеш. Беренче иргә кайтыр өчен икенче мәртәбә кияүгә чыгу мәкрүһ гамәлләрдән санала. Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай ди: “Аллаһ беренче иренә кияүгә чыгар өчен икенче иргә кияүгә чыгучы хатынны һәм беренче ире белән сөйләшеп, хатынны кире беренче иренә кайтарыр өчен аның белән сөйләшкән икенче ирне ләгънәт кылды”.

 

Әссәләмү галәйкүм! Иремнән диңгез яры буена ял итәргә рөхсәт сорагач, ул миңа рөхсәт бирми. Мин бит балаларым һәм иптәш кызым да балалары белән бара. Эштән чыгарга да кушмый, мин эштә эшләп тә, балалар белән утырып та арыдым. Ирем мине ял итәрәг җибәрсен өчен, нишләргә кирәк?

 

Вәгәләйкем әссәләм! Бу сорауга бер яклы гына җавап биреп булмый. Бу мәсьәләне ир белән хатын үзләре хәл итәргә тиешләр, чөнки алар үзләренең хәлләрен яхшырак беләләр. Иң мөһиме, шундый ерак юлга чыкканда ирнең рөхсәте кирәк, чөнки гаиләдә ир-ат башлык. Хатын-кыз исә ирен тыңларга тиеш, чөнки ул – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешү юлы. Ирең риза булмаса, Аллаһның ризалыгына ирешеп булмый. Ләкин ирне тыңлау шәригать кысаларында булырга тиеш. Мәсәлән, әгәр дә ир намаз укымаска кушса, бу  вакытта аны тыңламаска кирәк. Сезнең очракта ирегезнең ни өчен рөхсәт бирмәве аңлашылмый. Ләкин ризалык бирмәү дә исламга каршы килми, чөнки ир-ат ризалык бирергә дә, бирмәскә дә мөмкин.

 

Әссәләмү галәйкүм! Минем сезгә соравым бар иде. Мин мөселман хатын-кыз, ләкин шигай, тик намазны сөнниләр кебек укыйм. Бу гөнаһ түгелме һәм ни өчен?

 

Әгәр намазларны җиренә җиткереп үтәсәгез, гөнаһ булмас.

 

Әссәләмү галәйкүм! Минем намазга кагылышлы соравым бар. Соңгы вакытта минем башта тәртипсезлек хөкем сөрә. Намаз – фарыз гамәл, аны үтәмәгән өчен җәза була дип әйтелгән. Ләкин шул ук вакытта намазыгыз Аллаһка кирәкми дип әйтелгән. Бу капма-каршы килү түгелме? Без Аллаһка табыныр өчен генә яратылдык, ләкин безнең табынуыбыз Аңа кирәкми. Ул вакытта нигә табынырга? Бер кеше болай дип сөйләде: Аллаһ дөньяны бар иткәнче, кешеләрне җыйды, анда кешеләр үзләре табынырга мөмкинлек бирүен сорадылар. Бу хакмы?

 

Вәгәләйкем әссәләм! Беренче чиратта, шуны аңларга кирәк. Аллаһ бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел. Бөтен нәрсә Аңа мохтаҗ. Аллаһ безнең намазларга да мохтаҗ түгел, без үзебез боларга мохтаҗ. Табыныр өчен тырышлык куярга кирәк. Намазны җәннәткә кереп, җәһәннәмнән котылыр өчен укыйлар. Аллаһ Коръәндә дә бит: “Без кешеләрне һәм җеннәрне Миңа табынсыннар өчен генә яраттык”, - дигән. Намазны укып, без өстебездәге бурычыбызны үтибез. Моның өчен савап алабыз. Аны үтәмәсәк, гөнаһлы булабыз. Ләкин намазны укудан һәм укымауда Аллаһка файда да, зыян да килми. Ул бөтен нәрсәдән өстен.

Сорауның икенче өлеше каян алынганы билгеле түгел. Бәлки сез текстны дөрес әйтеп бетермисездер. Аны тагын бер кат тикшерегез әле.

 

Мин Мәскәүдә торам. Минем ата-анам да Мәскәүдә эшләделәр. Әби ягыннан бер туганыбыз СССР вакытында имам булып эшләде. Мин менә нәрсә әйтергә телим: мәчеттә бервакытта да шундый тәртипсезлекне күрмәгән идем, анда кибетләр дә күп. Ни өчен? Мәчет – намаз укый торган урын, ә анда хзер сорашучылар да бар икән. Мин гаҗәпкә калдым. Өйдә ге намаз укырга һәм садаканы әбиләргә генә бирергә кирәктер. Без монда кешеләрнең күплеген дә күрдек, иң мөһиме. Алар мәчеттә нәрсә белән шөгыльләнәләр соң? Без башкалада торабыз, балачактан башлап андый күренешкә тап булмадым. Мин инде хәзер карт кеше, мәчеттәге мондый хәл белән килешә алмыйм. Мәскәүдә бу фикер миндә генә түгел.

 

Рәхмәт. Аллаһ теләсә, бир безгә яхшы һәм тәрбияле балаларны күрергә яхшы намазлар да бир. Я Раббым, бер ислам дине генә хак. Сау булыгыз.

Мин Казанны яратам. Анда мөселманнар яхшы яшиләр. Бездәге тәртипсезлек анда юк. Мәхәллә халкы да канәгать. Мәчетнең эшенә мөселманнар зур йогынты ясыйлар, ләкин имамнан да күп нәрсә тора (Бу сорау түгел, күбрәк күңелдән чыккан сүз генә).

 

Әни кеше риза булмаса, намаз укырга ярыймы, чөнки кызы өчен курка? Аны тыңламау гөнаһмы, әллә намаз укыргамы? Нәрсә эшләргә бу чоракта?

 

Әссәләмү галәйкем. Намаз – ислам баганаларының берсе. Аның фарызлыгы Коръәндә һәм сөннәттә бирелгән. Ул фарыз-гайн, ягъни һәрбер мөселманга тиеш гамәл. Ата-ана аңа каршы килә икән, дингә каршы килә дигән сүз. Ул вакытта ата-ананы тыңламаска кирәк, чөнки ул ислам баганасы. Әни кешенең кызы өчен курку да аңлашылмый, чөнки анмаз төрле бозыклыктан саклый.

 

Апам гадалка янына бара. Бу гөнаһмы, әллә мәҗүсилекме? Ул миңа ышанмый?

 

Әссәләмү галәйкем! Кем сихерче янына барып, аның сүзләренә ышана, шул мәҗүсилек кыла. Бу – иң зур гөнаһ. Кем сихерче янына барып, аңа ышана, шул Мөхәммәткә (с.г.в.) иңгән нәрсәгә имансызлык белдерде дигән сүз.

Бу гамәлдән туктасын һәм тизрәк тәүбә итсен.

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе