Бокс -хәраммы?

Бокс-хәраммы? Мөхәммәд Пәйгамбәр(с.г.в.) заманында андый спорт төре булмаган, шуңа бу очракта шәригать тикшеренүләре уздырып, фәтва чыгару шарттыр. Шулай да бу хакта дин

БӘЙЛЕ
2011 Июн 03

Бокс-хәраммы?

Мөхәммәд Пәйгамбәр(с.г.в.) заманында андый спорт төре булмаган, шуңа бу очракта шәригать тикшеренүләре уздырып, фәтва чыгару шарттыр. Шулай да бу хакта дин белгечләренең бәяләмәсе бар. Ул бик кыска: « бокс- хәрам». Монда сүз һөнәри бокс турында бара.

Бу спортта кеше даими рәвештә бер-берсен имгәтә килә. Ә менә инде тренажер грушасы белән үз-үзеңне саклау, техника белгече булу ниятеннән шөгыльләнү фарызга якын тора. Чөнки бу спорт үз-үзеңә, гаиләңә һөҗүм ясаган вакытта каршылык күрсәтүдә ярдәм итәчәк,ә исламда исә гомерне саклау — шулай ук башка фарыз гамәлләр белән бер рәттән тора.

Мин Россиядә киң таралмаган япон спорт төре белән шөгыльләнәм. Спорт күнекмәләре алдыннан һәм артыннан ике сәҗдәгә охшаган итеп баш иябез. Әмма маңгай һәм борын җиргә тими. Мондый баш ию хәраммы? Мөхәммәт.

Япон спорт төрләрендә баш ию иптәшләреңә карата хөрмәт күрсәтү билгесе булып тора. Әгәр дә ниятегез иптәшләрегезгә яисә көндәшегезгә карата хөрмәт күрсәтү икән, зыян юк.

Мин ирекле көрәш белән шөгыльләнәм. Без тәнгә сыланып торган трико киябез. Безнең тезләребез ачык, бу, белеүмчә, гөнаһ. Мин чамадан тыш күнегүләр ясарга яратам. Организмны шул тиклем көчләргә ярыймы? Ярышларда катнашу дөресме?Мансур.

Дөрес, әмма дә иркенрәк трико булса, яхшырак инде. Мәсәлән, бер үлчәмгә артыграк трико киегез. Икенче сорауга — катгый рәвештә тиешле дип әйтмәс идем. Организмга ни дәрәҗәдә киеренкелек бирү турында үз тренерыгыз яки табиб белән сөйләшегез. Ярышларда катнашу рөхсәт.

Сорауларга Мәскәү Мемориаль мәчете имамы Шамил хәзрәт Галәветдин җавап бирде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе