Мөслимәгә каш йолкырга ярыймы?

Мөслимәгә каш йолкырга ярамый дип ишеттем, бу хакмы? Диана Дөрес. Бу хакта бер хәдис бар. Әгәр дә аерым озын үсә торган каш бөртекләре сезнең кыяфәтегезне боза

БӘЙЛЕ
2011 Май 25

Мөслимәгә каш йолкырга ярамый дип ишеттем, бу хакмы? Диана

Дөрес. Бу хакта бер хәдис бар. Әгәр дә аерым озын үсә торган каш бөртекләре сезнең кыяфәтегезне боза икән, бу очракта аны йолкырга була. Моны бары тик кашның рәвешенә зыян салмыйча эшләргә кирәк.

Каш йолкуның хәрам икәнен беләм. Әгәр дә алар бик куе икән, нишләргә? Алар мине үз-үзеңне карамаган кыяфәткә кертә. Кашларга эстетик форма (корректировка) бирү хакында беләсе килә.

Фикһ тарафыннан кашларга эстетик форма бирергә рөхсәт ителә. Әмма шуны онытмагыз: кашыгызның рәвеше бозылырга тиеш түгел.

Мин берничә ел рәттән инде кашларымны йолкам һәм туктый алмыйм, чөнки алар соңыннан бик калынаеп, ямьсезләнеп үсә башлый. Мин аңлыйм үземнең гаепле икәнлегемне. Миңа бу очракта нишләргә соң?

Нишләргә? Хәлегезне авырлаштырмагыз. Әлегә нинди шартларга эләккәнсез, шулардан чыгып эш итегез.

Сез кашларны чүпләргә рөхсәт юк дип әйтәсез. Менә мин күптән түгел интернетта, кияүгә чыккан ханымнарга, кашларның аскы өлешен, әлбәттә инде формасына зыян салмыйча, чүпләргә була дип укыдым. Бу чыннан да шулаймы? Г.

Кирәкмәгән һәм тырпаеп торган каш бөртекләрен йолку рөхсәт ителә.

Нишләргә, әгәр дә минем тормыш иптәшем ислам кабул иткәнчегә тикле кашларына татуаж ясаган булса?

Нәрсә булган, хәзер ничек һәм киләчәктә ничек булыр? Үзегезгә килешә торган бер ысул табыгыз да, тыйганнардан узмыйча яшәгез.

Сорауларга Мәскәү Мемориаль мәчете имамы Шамил хәзрәт Галәветдин җавап бирде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе