Киңәш бирсәгез иде. Миңа бала төшү куркынычы яный. Карындагы баланы саклап калу өчен укыла торган махсус догалар бармы?
Бүген күп кенә булачак аналарны бу мәсьәлә еш борчый. Сезгә бу тематикага багышланган махсус китаплардан киңәшләр табып, аларны үтәү кирәк. Тормыш иптәшегез ярдәмгә килсен. Шулай ук, югары квалификацияле табибка мөрәҗәгать итегез. Алдан бала табу урыны -яхшы клиника, оста табиблар һәм башкалары турында кайгыртыгыз.
Минем йөрәгем авырый һәм табиблар бала тапмаска киңәш итә. Хәзер мине димләргә ниятлиләр. Бу хакта булачак иремә әйтергә кирәкме?
Баланы табып үстерү ата-ананың төп бурычы булып тора. Әмма, саулыгыгызның корбаны беркемгә дә кирәкми. Һичшиксез, киләчәк тормыш иптәшегез сезнең сәламәтлегегез хакында белергә тиеш. Әгәр дә бу хәлне яшерәсез икән, ул киләчәктә барыбер ачылачак. Гаиләдә ир белән хатын бербөтен организмга әйләнә. Шулай да мин сезгә кабаттан тикшеренүләр узарга киңәш итәр идем. Чөнки еш кына беренче мәртәбә төгәл диагноз кую катлаулы. Әгәр дә сезгә табиблар барыбер бала табарга киңәш итми икән, моның турында булачак ирегезгә әйтегез. Булачак тормыш иптәшегез чыннан да сезне ярата икән, сезнең белән калыр.
Сорауларга Шамил Галәветдинов җавап бирде.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык