Сорау: Мин ишетмәүче хатын-кызга гашыйк булдым.Ул мөселман гаиләсендә туып үскән, биш вакыт намаз укый,ураза тота,барлык ислам гыйбадәтләрен башкара. Әмма минем ата-анам бу никахка каршы, чөнки ул чукрак. Һәм бу килешмәүчелекнең бердәнбер сәбәбе. Мин инде алты ел буе ата-ананың ризалыгын көтәм. Хәзер мин рөхсәтсез дә өйләнергә уйлый башладым. Миңа нишләргә?
Җавап: Беренчедән, шуны әйтик: ата-ана, әгәр дә булачак килен дини һәм әхлаклы икән,никахлашырга киртә куярга тиеш түгел. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хатын сайлаган вакытта беренче чиратта аның динилегенә игътибар итәргә кушкан, шул очракта ир-ат уңар. Шулай ук «Хатын-кызның байлыгына, матурлыгына, динилегенә,чыгышына карап өйләнелә» дип әйтелә бер хәдистә.
Әгәр дә буйга җиткән кыз берәр кимчелеккә ия икән, мәсәлән, ишетмәсә, бу шәригать буенча никахка киртә була алмый.
Шулай булгач, әгәр дә сезнең булачак хатыныгыз дини һәм сез аңа өйләнергә ниятлисез икән, ата-анагызның фикерен үзгәртеп карагыз.
Бу эшне абруйлы, ата-анагызга якын булган кешеләргә кушып карарга кирәк. Әгәр дә аларны кире күндерә аласыз икән, икеләтә отарсыз: ата-анагыз да канәгать булыр, сез дә яраткан кызыгызга өйләнерсез.
Әгәр дә ата-анагыз барыбер каршы була икән, алар белән килешергә туры киләчәк, чөнки диндә ата-анага, әгәр дә алар харамга өндәмәсә, аларга буйсыну йөкләмә булып тора. Ә бу ишетмәгән кызга өйләнү, ата-анагызны тыңлау белән чагыштырып караганда, артык мөһим түгел. Аллаһы Тәгалә сезгә тагын да яхшырак яр бирергә мөмкин .
Изге Коръәндә «Сез үзегезгә игелеккә булган нәрсәне кабул итмәскә мөмкин. Ихтимал, үзегезгә яман булган нәрсәне кабул итәсездер. Моны Аллаһы Тәгалә белә, сез — юк», диелә. ("Әл-Бәкарә", 216).

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык