Мәүлид

Мәүлид көне — рабигүл әүвәл аеның уникенче көнедер. Мәүлид көне — Пәйгамбәребез Мөхәммәд гәләйһис-сәлләмнең туган көне булып, ул шул көнне таң алдыннан дөньяга килмештер. Без — мөселманнар өчен зур шатлык көнедер. Безнең дөнья вә ахирәттә булуыбыз өчен җанын-тәнен кызганмыйча, Аллаһы Тәгалә күрсәткән тугры юлны өйрәтүче кадерле һәм хөрмәтле Пәйгамбәребезнең дөньяга килүе — Аллаһы Тәгаләнең безгә шәфкать итеп рәхмәт иңдергән һем безгә Үзен танытыр өчен туры юлга күндерүче сөекле баланың дөньяга килүенә сәбәпче булган. Һәм шул Пәйгамбәребез аркасында без дә, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешеп, куркынычлы газаплардан котылырга юллар өйрәнергә сәбәп булган көн булганлыктан, ул көнне зурлап һәм шатланып, кадерләп үткәрү дә аздыр. Шатлыктан ул көнне бик зур бәйрәм итеп, Аллаһы Тәгаләгә кат-кат шөкраналар кылу. Пәйгамбәребез Мөхәммәд гәләйһис-сәлләмгә салаватлар уку, һәм аның хөрмәтенә аш-сулар әзерләп, кардәш-ыругларыны, фәкыйрьләрне җыеп хөрмәт итү, Расүлуллаһны мактап язган шигырьләр сөйләү, мөнәҗәтләр әйтү, Расүлуллаһның башыннан үткән хәлләрне укып, аны хөрмәтләп искә төшерү, мәҗлесләр ясап, мәүлит укыту бик тиешле эштер. Бер ай дәвамында шундый аш-сулар, мәҗлесләр ясап, мәүлидләр укытып, Расүлуллаһка салаватлар укып, шатлык берлә үткәрергә тиештер. Бу көннәрдә аны ни кадәр зурласак, шул кадәр саваплы булырбыз.

Читайте также
2016 Дек 07
Бәйрәмнәрнең дә бәйрәме,
Изге көн - ул Мәүлед көне.
Шушы айда җир йөзенә
Мөхәммәд пәйгамбәр килде.
Һәрбер мөселман инсаны
Көтеп ала изге көнне.
Әйтә: "Исламда булганга,
Аллаһ шөкер, без бәхетле!".
Мәүлед аенда, кардәшләр,
Ешайтыгыз күрешүне.
Әссәламәгаләйкүм! диеп,
Һәркемгә сәлам бирүне.
Мөбәрәк булсын бәйрәмнәр,
Онытыйк көенечләрне.
Һәр кеше догада булсын,
Артыр шатлык-сөенече.

Лилия Сәлахетдинова

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин

Комментарийны калдырыгыз
avatar
Мәкаләләр
Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Дек 19
Әңгәмәләр
© 2009-2016 "Татар Ислам" мэгълумат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга «Ислам info» «Медиа торкеме» ЖЧШ барлык хокукларга ия санала. Материалларны кулланганда гиперсылтама ясау мэжбури. Масса кулэм магълумат чараларында (Роскомнадзор) теркэлу турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Урнаштырылган материал 18+. т.(843) 258-15-19
Сайтлар ясау хэм сайт белэн идарэ иту «Ариф» студиясе