Якын дуска бәетем...

Яңа елның икенче аеның 2 февраль көне Ярдэм мәчете коллективы һәм дә республикабыз халкы өчет олы кайгы алып килде.
Хезмәттәшебез, дустыбыз, республикабыз һәм дә тирә як регионнарга таныш сихри тавышка ия Эльвира ханым Ибраһимова (Мутавалова) шушы якты дөньядан безне ташлап мәңгегә, ахирәткә күчте. Аның тәкъдир китабындагы соңгы бит, гомер азагы, фаҗига белән тәмамланды. Урының җәннәттә булсын дустым!

БӘЙЛЕ
2017 Фев 04
Бисмилламны әйтеп башлыйм,
Хезмәттәшем бәетен.
Алай гына дия алмыйм,
Бик якын дустым идең.
Икенче февраль көнендә,
Сәфәргә дип киткәнсең.
Туган якка кайтып килү
Булган синең ниятең.
Язмыш микән, ялгыш микән
Борылган юнәлешең.
Каршыңдагы машинага
Син килеп бәрелгәнсең.
Күз алдымда: курку-өмет
Тулы синең күзләрең.
Олы җанлы зат идең син,
Изгелектә күңелең.
Һәрчакта да син "Ярдәм"гә
Ихлас елмаеп килдең.
Һәркемне дә тигез күрде,
Нык киң түрле, күңелең.
Бернигә дә карамастан
Кыска булган гомерең.
Аллаһ сынауларын биргән
Иртә үлгән әниең.
Син һәр мизгел аның хакъта
Нык сагынып сөйләдең
"Авылыма кайткач, әни..", -
Дип сүзең башлый идең.
Инде хәзер мәңгелеккә
Аның янына киттең.
Балаларың калды ятим,
Сабырлыклар телимен.
Әнкәй назы җитмәс әмма
Булышыр киңәшләрең.
Безгә синең елмаюың,
Җитми сихри көлүең.
Һәрбер мизгелдә тоела
Имеш килеп керерсең.
Авыр, Эльвирабыз авыр
Нык иртә ташлап киттең.
Гомернең кыскалыгын да
Янә искә төшердең.
Рәхмәт сиңа, Эльвира апа,
Онытмам нурлы йөзең.
Аллаһ җиңеллекләр бирсен
Һәркемгә - килгәч үлем.
Җәннәтләрдә очрашырга
Аллаһы насыйп итсен

Лилия Сәлахетдинова

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе