Европаның ун иң йогынтылы хатын-кыз-мөслимәсе

Европада беренче мәртәбә 10 иң йогынтылы хатын-кыз-мөслимәне сайладылар. Бәллүр статуэткалар белән җиңүчеләрне бүләкләү Мадридның «Wellington»

БӘЙЛЕ
2010 Ноя 15

Европада беренче мәртәбә 10 иң йогынтылы хатын-кыз-мөслимәне сайладылар. Бәллүр статуэткалар белән җиңүчеләрне бүләкләү Мадридның «Wellington» отелендә узган зур тантанада булды.

Аларны сайлау, 2009 елның сентябреннән башлап, берничә этапта барды. Иң әүвәл 11 Европа иленнән 65 мөслимә-хатын кыз кергән исемлек төзелә. Аннан соң «CEDAR» (Connecting European Dynamic Achievers of Role Models) ассоциациясендә катнашучылар 26 кандидаттан торган «шорт-лист» төзи. Ниһаять, 30 октябрьдә, Мадридның Гарәп йортында махсус жюри 10 җиңүчене билгели.

«Сайлавы бик тә кыен булды», — дип жюри рәисе, «ВВС» инглиз корпорациясе журналисты Разия Игбалның цитатасын китерә «Publico» исемле Португалия газетасы. «CEDAR»дан тыш, премияне оештыручылар булып Лондон стратегик диалогы, Мадридтагы Гарәп йорты, Британия шурасы, «Ачык җәмгыять» («Открытое общество») фонды һәм «Vodafone» компаниясенең немец бүлекчәсе тора.

«Безне аера торган әйбергә караганда, берләштерүче әйберләр күбрәк», — дип белдерде премияләрне тапшыру тантанасында Британиянең элеккеге премьеры Тони Блэр хатыны Шери Блэр. Ә Шери Блэр — үзе католик динендә, ә аның сеңлесе — журналист Лорен Бут — күптән түгел генә ислам динен кабул итте.

Блэр үз чыгышында Ливерпулдагы «авыр балачагы»н искә төшерде, ул анда Даунинг-стриттагы тормышы турында гына түгел, хәтта юристлык карьерасы турында да уйлый алмаган. Ул шулай ук, тиешле дәрәҗәдә үк булмаса да, дөньяда хатын-кызның роле артуын билгеләп узды. «Дөнья финанс кризисы баткагына, бәлки, төшмәгән дә булыр иде, әгәр дә «Lehman Brothers» банкы «Lehman Sisters» дип аталмаган булса».

Европаның ун иң йогынтылы хатын-кыз-мөслимәсе

· Ндейе Андухар (Ndeye Andújar), «Webislam.com»ның интернеттагы сайт директоры;

· Шаһидә Фатыйма (Shaheeda Fatima), Великобританиянең танылган адвокатларының берсе, Берләшкән Корольлектә беренче судья-мөслимә булырга әзерләнә;

· Заһа Хадид (Zaha Hadid), беренче хатын кыз-архитектор, дәрәҗәле «Pritzker» архитектура премиясе лауреаты;

· Сабина Игбал (Sabina Iqbal), чукрак ата-аналар өчен ярдәмгә төзелгән «Deaf Parenting of UK» ассоциациясенә нигез салучы һәм аның президенты;

· Ламья Кадоор (Lamya Kadoor), немец мөселманнарының бер өлешен берләштерүче «Либераль Ислам шурасы»на нигез салучы;

· Синеб Эль Масрар (Sineb El Masrar), Европаданың хатын-кыз-иммигрантларына багышланган «Gazelle» журналына нигез салучы һәм аның директоры;

· Бани Ноо (Bani Noo), «Швециянең мөселман динен тотучы хатын-кызлар Ассоциация»се президенты;

· Нәбилә Рамазани (Nabila Ramdani), журналист, французлар арасында көнчыгышны өйрәнүче галимәләрнең берсе;

· Хилал Зецгин (Hilal Sezgin), немец сәяси комментаторы һәм ислам дине, исламофобия һәм мультикультурализм турында китаплар авторы;

Анна Стамо (Anna Stamou), Греция мөселманнары Ассоциациясе хезмәткәре, өлкәнәйгәч ислам динен кабул итте. Үз шәһәрендәге мәчет корылмалары һәм мөселман зиратлары өчен актив көрәшүче буларак билгеле.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе