Хиҗабка һөҗүм

Соңгы вакытта мөселман җәмәгатьчелеге игътибары хиҗабка, дөресрәге, аны тыюга бәйле мәсьәләләргә юнәлгән. Таҗикстан, Үзбәкстан

БӘЙЛЕ
2010 Окт 19

Соңгы вакытта мөселман җәмәгатьчелеге игътибары хиҗабка, дөресрәге, аны тыюга бәйле мәсьәләләргә юнәлгән. Таҗикстан, Үзбәкстан һәм Франция кебек илләрдә хиҗабның эзәрлекләнүе бар кешегә дә мәгълүмдер, дип беләм. Әлеге илләрдә исламча кием-салымга инде күптән сәяси төсмер бирәләр.

 

Бер чиктән – икенче чиккә

2008 елдан башлап, Таҗикстандагы уку йортларында хиҗаб кигән кызларга югары уку йортлары биләмәсендә күренү тыелган. Таҗикстан Президенты Имамали Рахмонов кем дә кем башка ил кием-салымын таҗик хатын-кызлары киеменнән артыграк күрә икән, аны илдән сөреп җибәрү белән янады. “Әгәр дә арагыздан кайсыгыз да булса берегез, нинди дә булса башка илнең кием стилен ярата икән, мин аны шул илгә җибәрәчәкмен”, – дип кисәтеп куйды.

Үзбәкстанда да шундый ук хәл күзәтелә: әлеге ил хөкүмәте исламча кием-салымны мәктәпләрдә, югары уку йортларында киеп йөрүне тыярга омтыла. Түрәләр баш киеме киеп йөргән укучыларга сугыш игълан итте, мәктәп җитәкчелеге укучыларга ачыктан-ачык мәктәпкә хиҗаб киеп килмәскә дип белдерә, киеп килгән очракта, алар дәресләргә кертелмәячәкләр икән.

Әмма шулай да хиҗаб тирәсендәге шау-шу Франциядә бигрәк зур яңгыраш алды: бу ил парламенты тарафыннан моннан дүрт ел элек уку йортларында хиҗаб киеп йөрүне тыючы закон проекты расланды, ә яңа закон үз көченә кергәннән соң, никаб кигән килеш җәмәгать урыннарында бөтенләй үк күренергә ярамый. Яңа закон нигезендә, яңа кагыйдәләрне бозган хатын-кызлар 150 евро күләмендәге штрафка тартыла яки ул гражданлык тәртибе нормалары турындагы лекцияләр курсы тыңлау белән алыштырылырга мөмкин.

Шул ук вакытта Төркиядә студент кызларга яңабаштан югары уку йортларында чакта яулык бөркәнеп йөрергә рөхсәт итте. Бу хакта Төркиянең Югары укыту комиссиясе карар кабул итте. Хәзер инде уку йортлары уставын үтәмәүче һәм мөселман хатын-кызлары яулыгы бөркәнеп йөрүче студент кызларны аудиториядән үк куып чыгармаячаклар. Югары укыту комиссиясе боерыгы нигезендә, хиҗаб киеп йөргән студентларны дәрестән куып чыгарган укытучылар җинаять җаваплылыгына тартылачак. Шунысын да искәртик: Төркиядә һәр өченче хатын-кыз исламча кием-салым киеп йөри. Һәм хиҗаб киеп йөрүне тыю кертелү белән күп кенә кызлар университетларда укып, югары белем алу мөмкинлегеннән мәхрүм ителгән иде.

 

Теләгәненә ирештеләр

Таҗикстан белән Үзбәкстан – бар халкының туксан тугыз проценты тирәсе мөселманнардан торган илләр рәтенә керә. Тик шулай да аларда ни өчен хиҗаб сәяси көрәш коралына әверелде икән соң? Әлеге илләрнең түрәләре дөньяви дәүләтнең уку йортларында хиҗабларга урын юк, дип тәкърарлый һәм алар хиҗабны “дини пропаганда элементы” булып тора, дип саный. Әмма хакимияттәгеләр хиҗабка каршы көрәш ачып, үз илләренең болай да тотрыксыз булган хәлен бары кискенләштергәннәрен аңларга теләмиләр. Хиҗаб белән көрәш аркасында, кайсыдыр кызлар, мөгаен, хиҗаб киеп йөрүдән дә баш тартыр, әмма аларның күпчелеге традициягә тугры калачак, ягъни киеп йөриячәк. Халык традицияләре көчле булган илләрдә аларга каршы көрәш ачу-акылсызлык ул. Мөгаен, хиҗабны тыю әлеге илләр өчен тагын да мөһимрәк булган проблемалардан халыкны читләштереп тору өчен бары пәрдә генәдер.

 

Франциядә “никаб” нинди гөнаһ кылды?

Тарихны искә төшерик әле: IX–X гасырларда Франциядә яулыкларга охшаш булган һәм җилкәне каплап торган бит челтәре (вуаль) культы хакимлек итә. Аннары аларны ир-атлар белән сөйләшкән чакта битне тоташ яисә яртылаш каплап торырлык булсын өчен озынча эшләпәләр өстеннән киеп йөри башлаганнар һәм бу этикет нормаларының берсе булып саналган. Бит челтәре шулай ук кояштан һәм чит-ятларның оятсыз очлы карашыннан саклану чарасы булып торган. Нәрсәсенә исебез китә: әгәр дә без күренекле рәссамнар ясаган мадонна сурәтләренә карасак, алардагы мадоннаның башы бит челтәре белән капланган булуны күрербез. Никаб нәкъ шундый ук чит-ятлар карашыннан саклау вазифасын үти. Әгәр дә хатын-кыз шулай киенеп, үзен уңай хис итә икән, проблема нидән гыйбарәт соң? Элегрәк Франция парламенты уку йортларында хиҗаб кигән хәлдә күренүне тыйган иде, хәзер исә бөтенләй җәмәгать урыннарында никабтан булган килеш йөрүне тыя. Бу очракта нинди вөҗдан иреге хакында сүз булырга мөмкин соң? Әгәр дә үз заманында Жан Ширак, хәзер инде Николя Саркози дәүләтнең дөньявилыгын якларга телиләр икән, димәк, алар дәүләтнең үзен якласын, ә кешеләрне, асыл сөяклеләргә әверелдермәсеннәр. Теләсә кайсы демократик дәүләтнең бурычы теге яки бу кием киюне тыюда түгел, ә бәлки кешегә башкалар фикерен һәм карашларын ихтирам итү мөмкинлеге биргән үз мәдәнияте, дине белән гармониядә тулы иркенлектә яшәүне тәэмин итүдән торырга тиеш.

Болар турында уйланып, мин тагын бер кат шуңа инандым: җәмәгать транспортында никаб кигәннәргә булган кырын карау артыннан гайбәт сатып калу кебек элекке искелек калдыклары очраштыргалап торуга да карамастан, Татарстандагы кебек, ислам диненә карата азмы-күпме уңайлы мохиттә яшәве нинди әйбәт! Һәрхәлдә, әлегә мин хиҗаб кигән килеш университетта укый, шәһәр буйлап иркенләп йөри алам. Һәм бу “әлегә” беркайчан да бетмәсен иде.

Диния ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе