Хикмәт яшьтәме?

 «Аллаһы Тәгалә сезне башта - туфрактан, аннан соң бер тамчыдан яралткан, соңрак сезне пар-пар иткән» (Коръән: 35; 11) Ир белән хатын арасындагы яшь аермасы еш кына бәхәсләрнең

БӘЙЛЕ
2024 Янв 31

 «Аллаһы Тәгалә сезне башта - туфрактан, аннан соң бер тамчыдан яралткан, соңрак сезне пар-пар иткән» (Коръән: 35; 11)

19,51 Kb

Ир белән хатын арасындагы яшь аермасы еш кына бәхәсләрнең төп сәбәбенә әверелә. Гаилә корганда яшь аермасына караргамы, әллә инде бер-береңне яраткан очракта яшь мөһим түгелме? Бу уңайдан ике төрле караш яши: берәүләр ир белән хатынның яшь аермасы зур булмаганда алар бер-берсен яхшырак аңлый, ә гаилә бәхетлерәк була, ди. Икенче берәүләр исә гаиләдә берәүнең тормыш тәҗрибәсе күбрәк булган очракта яхшырак, ди. Алтын урталыкны табу өчен әлеге мәсьәләгә ачыклык кертеп үтүне кирәк, дип табабыз.

Гаиләдә ир өлкәнрәк

Күпчелек гаиләдә бу кагыйдә саклана. Элек-электән егетләрнең колагына тукып киләләр: башта укып бетерергә, һөнәр үзләштерергә, аякка басарга, акча эшләргә һәм бары тик шуннан соң гына гаилә кору турында уйлый башларга кирәк. Ир кеше хатыныннан 5-10 яшькә өлкәнрәк булу безнең җәмгыятьтә гадәти хәл санала. Менә яшь аермасы 10 елдан да артып киткәндә аңлашылмаучанлыклар туарга мөмкин. Беренче чиратта якын-тирәдәгеләр аңлап бетермәскә, икенчедән, ата белән ана кызны “карт” иргә бирүгә каршы булырга мөмкин. Әмма мондый гаиләләр бар. Аларның иң зур өстенлеге: гаиләдә ир кеше – баш, ә хатын тулысынча аның канаты астында яши. Ул тәҗрибәлерәк, акыллырак, төплерәк. Сәбәп чыккан саен бәхәс куптармаячак, яшьләргә хас хаталарны кабатламаячак, чөнки, ни дисәң дә, тәҗрибә бар. Мондый гаиләнең төп җитешсезлеге: тора-бара ир гаиләдә диктаторга әйләнергә мөмкин. Мин ничек әйттем, шулай булырга тиеш, дип яшәүче ир хатынының фикерен бөтенләй исәпкә алмый башласа, бәхет гаиләне ташлап китә. Шулай ук яшь хатынга инде тынычлыкта гына калырга теләгән ир белән бердән-бер көнне күңелсез була башларга да мөмкин. Ә исламда хатын иренә баш иеп, хөрмәт итеп яшәргә тиеш.

“Яшь аермасы безгә кайчан да булса киртә булыр, дип уйламаган идем, - ди үзеннән 25 яшькә өлкәнрәк иргә кияүгә чыккан танышым. - Ирем яхшы кеше, әмма бер җитешсезлеге бар: ул һәрвакыт хисләрен йөгәндә тота. Елмаймый, ягымлы сүзләр әйтми, игътибарлылык күрсәтми. Әйе, акчаны ул кызганмый: теләгән нәрсәне алып бирә, теләгән нәрсәне эшләргә рөхсәт итә. Ләкин моның белән генә бәхетле булып булмый икән. Мин аның өчен ашарга пешерүче һәм кер юуучы гына. Тормышымның буш, төссез булуын сизәм. Ирләре белән күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәүче бәхетле танышларымна карыйм да, кызыгып куям. Мин монда бер генә сәбәп күрәм: бу яшь аермасы”.

Чыннан да, ирләрнең яшь барган саен романтик ашкынулары бетә. Яшь хатын-кыз исә хисләр ташкынын, романтика тели. Нәрсә эшләргә? Ашарга, эчәргә, кием-салым, торыр урын булуга сөенеп яшәргәме? Әллә рухи, күңел халәтен дә кайгыртыргамы?

Никахлашу мәсьәләләрен Коръән бик тәфсилләп аңлата: “Аның сезгә мәрхәмәте – сезнең (ирләр) өчен шул ук кеше кавеменнән хатын-кыз барлыкка китерүендә һәм, сез алар янында тынычлык тапсын өчен, икегез арасында мәхәббәт, хөрмәт җепләре сузуында”. Коръән ир кешегә гаилә тормышының финанс ягын кайгыртуны йөкли. Моңа кием дә, ашау-эчү дә, торак та керә. Гаилә бәхете исә нәкъ шушы финанс тотрыклыгыннан башлана да инде.

Шул ук вакытта рухи кыйммәтләр дә читтә калмаган, чөнки аннан башка гаилә тормышы бәхетле була алмый. Никахның нигезе тынычлык, мәхәббәт, хөрмәт булырга тиеш. Рухи якынлык булмаганда бергә яшәүнең мәгънәсе юк. Мондый тормыш бер-береңне интектерүгә генә кайтып кала. Газали имам үзенең гаилә тормышы турындагы китабында ир-атның хатынына карата яхшы мөгамәләдә булырга, аны чиксез хөрмәт итәргә тиешлеге хакында язып үтә. Аллаһы Тәгалә “аларга карата яхшы мөгамәләдә булыгыз” дигән һәм хатын-кызларның хокукын исәпкә алып, “алар бит сездән вәгъдә алдылар”, - дип искәрткән. Шулай ук Пәгамбәребез (с.г.в.) тормышыннан да мисал китерергә мөмкин. Ул барлык хатыннары турында да кайгыртып яшәгән, һәрберсенең хәлләрен сорашкан, зарларын тыңлаган. Гайшәне башкалардан аерыбрак яратуы да юкка түгел: Гайшә бит аннан күпкә яшьрәк булган. Яшь кызларның күңел халәтләре дә, омтылышлары да башкачарак була бит. Биредә теләк-хисләрне, рухи халәтне дә исәпкә алырга кирәк. Шуңа да Пәйгамбәребез (с.г.в.) яшь хатынының нәкъ менә шул рухи халәтен исәпкә алып, аңа күбрәк игътибар, наз бүләк иткән.

Яшьтәшләр

Статистикага күз салсак, бер яшьтәге егет белән кызның гаилә коруы гадәттә 18-20 яшьтә була. Бу иртә никах булып санала. Чыннан да, 20 яшькә кадәрге егетләр гадәттә үз яше тирәсендәге кызларга күз ата. Мондый никахның өстенлекләре шактый: уртак кызыксынулар, уртак дуслар. Тормыш тәҗрибәсе, уй-хыяллар да бер төрле. Ир белән хатын, кулга-кул тотышып, тормыш юлыннан заман белән бергә атлый. Ләкин мондый гаиләнең җитешсезлекләре дә бар: яшьләр бер-берсеннән бик тиз туярга мөмкин. Шуның өстенә тәҗрибәсезлек арткасында вак-төяктән дә бәхәс килеп чыгарга, сәбәпсез үпкәләшүләр булырга мөмкин. “Шулай килеп чыкты инде: без ирем белән яшьтәшләр, - дип сөйли Мәрьям. - Без бергә Россия Ислам университетында укыдык. Шунда таныштык. Кияүгә чыкканда яшь турында уйлап та карамадым. Бу мәсьәлә мине хәзер дә борчымый. Кайвакыт ирем миннән өлкәнрәк тә кебек тоела әле. Ул күпкә җитдиерәк, акыллырак. Хикмәт яшьтә түгел, дип уйлыйм мин. Барысы да кешенең үзеннән, аның тормышка карашыннан тора”.

Гаиләдә хатын өлкәнрәк

Мондый никахлар да була. Тарихтан күренгәнчә, мондый төр гаиләләр арасында да бәхетле яшәүчеләр бик күп булган. Әмма үзеннән өлкәнрәк хатынга өйләнгән ир-атны җәмгыятьтә күп вакыт аңлап бетермиләр. Хәер, соңгы вакытта мондый гаиләләрнең саны арта бара. Хатын өлкәнрәк булган гаиләләр дә менә дигән иттереп бәхетле яши ала. Әгәр дә хатын белән ирнең яшь аермасы 5 елдан азрак булса, алар арасында аңлашылмаучанлыклар тумаячак. Аерма 10 елдан да артык булса, иртәме-соңмы гаиләнең көймәсе комга терәләчәк. Тик ир белән хатын акыллы эш иткәндә, көймәне тормыш дулкыннарыннан җиңел генә алып барырга да мөмкин.

Мондый гаиләнең иң зур өстенлеге: хатын-кыз никахны саклап калу өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәк. Тәҗрибәле хатын юкка-барга тавыш куптармас, иренә терәк тә, таяныч та булыр. Ә яшь хатын белән ир-атка бик күп үпкәләшүләр, гаепләүләр, бәхәсләр аша үтәргә туры килер иде. Мондый төр никахның җитешсезлекләре дә бар: ир-ат тәҗрибәле хатын янында үзен көчсез итеп тоя башлый. Шуның өстенә, еш кына хатын-кыз үзеннән яшьрәк ир өчен икенче әнигә әверелә. Нәтиҗәдә, үз әнисе кочагыннан хатын кочагына эләгергә хыялланган егет мөстәкыйльлек эзли башлый. Еш кына тәҗрибәле хатын ирне үзенең абруе белән дә күмеп китәргә мөмкин. Ир-атларга исә үзен күрсәтү, тормышта нәрсәгә дә булса ирешү бик мөһим. Шулай ук көнчелек тә арага керергә мөмкин: хатын ирен яшьрәк кызларга көнләү очраклары аерылышуның төп сәсбәбенә әйләнә.

Исламда хатын иреннән өлкәнрәк булган никахның иң яхшы үрнәге – Хәдичә белән Мөхәммәт (с.г.в.). Аларның яшь ермасы 15 ел булган. Шуңа да карамастан, аларның иң бәхетле парларның берсе булуы мәгълүм. Хәдичә Пәйгамбәребез (с.г.в.) өчен хатын гына түгел, авыр вакытларда таяныч та, киңәшче, дус, сердәш тә була белгән. Хәдичә Мөхәммәт (с.г.в.)нең беренче хатыны булган һәм Пәйгамбәребез ул үлгәнче башка хатынга өйләнмәгән.

Тормыш булгач,төрле хәлләр була. Кайвакыт бик бәхетле булып тоелган гаиләләр дә таркала, ә бергә озак яшәр кебек тоелмаган ир белән хатын гомер ахырына кадәр дус, тату гомер кичерә. Бәхетнең билгеле бер рецепты юк. Һәркем аны үзенчә аңлый. Әмма Аллаһы Тәгалә хакына төзелгән никахларның бәхетле булырга бөтен мөмкинлекләре дә бар.

Коръәндә “Аллаһы Тәгалә сезне ирле, хатынлы итте, ирләрегез, хатыннарыгыз аша сезгә балалар, оныклар җибәрде, сезне чиксез бай итте” (16:72) диелә. Гаилә тормышында яшь аермасы артык мөһим түгел. Бәхетнең нигезе мәхәббәт һәм бер-береңне хөрмәт итүдә икәнен аңларга кирәк.

Диния ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе