Төмәнгә намаз укый торган кәләш кирәк

Соңгы араларда, мөслимәләрне, яулык япкан кызларны эшкә алмыйлар, дигән сүзләр үз арабызда, радио-телевидениедән дә еш ишетелә, матбугатта да язмалар күренә. 2 август

БӘЙЛЕ
2011 Апр 19

Соңгы араларда, мөслимәләрне, яулык япкан кызларны эшкә алмыйлар, дигән сүзләр үз арабызда, радио-телевидениедән дә еш ишетелә, матбугатта да язмалар күренә. 2 август санында басылган «Үги кыз, яки мөслимәләргә эшкә урнашуы җиңелме?» дигән язма инде күптән күңелемдә тупланып килгән күзәтүләремә, фикерләремә бер этәргеч булды. Тоталар да: «Мөслимәләрне эшкә алмыйлар», — диләр. Бу язмада да университет тәмамлаган Гөлназ туташ эш эзләп йөргән. Бер урында аңа: «Кеше куркытып йөрисез», — дигәннәр. Газетада мәкаләнең нәкъ уртасында чыннан да кеше куркыта торган мөслимәләрнең рәсемнәрен биргәннәр. Дөрестән дә, соңгы арада Казан урамнарында җирдән сөйрәтеп караңгы итәк, куфта (кофта түгел) кигән, караңгы төстәге яулык ябынып ияк астыннан булавка белән эләктереп куйган кызлар, янәсе мөслимәләр еш очрый.

Татар мөселман хатын-кызлары кайчан шулай киенгән соң? Кайсы чит илдә шулай киенәләр? Анда киенерләр дә инде. Ләкин һәр җирлекнең, һәр милләтнең үз милли киеме бар. Ә бүгенге кайбер мөслимәләребезнең киемнәре чыннан да кеше куркыта торган. Димәк, мөслимә булганыгыз түгел, кыяфәтегез ошамаган булып чыга. Ә инде кыяфәткә килгәндә, һәрхәлдә, кендекбикәләрне — ярым шәрә хатыннарны эшкәи алганчы, бик күп җирләргә яулык япканнарны алуны артыграк күрәләр дип беләм. Эш яулыкта гына түгел. Мөслимәләрнең күркәм холыклы, инсафлы, гадел булулары да кирәк бит әле. Мәкалә язган туташ белән китап кибетендә дә кызык булып чыккан.

«Караван» сәүдә үзәгендә дә бик бай затлы китап кибете бар. Шунда бер Нәфисә исемле татар кызы (яулыксыз) бар иде. Ул шундый ачык йөзле, ихлас. Сорауларга җавап бирә, бик теләп китаплар да сайлаша. Бер керсәм, Нәфисә юк.

– Кияүгә чыкты, — диделәр. Озак, бик озак барылмады. Юл уңае төшеп, хәлен белеп чыгыйм әле дисәм, япь-яшь марҗа ханымнар: «Нәфисәне үзебез дә бик сагындык, бәби үстерә, әле килеп киттеләр, ярты елдан чыга», — диделәр. Үзара җылы мөнәсәбәт сизелеп тора.

Ә инде Гөлназ кебек китап кибетенә эш сорап барганнарга:

– Алыгыз әле мине 1-2 генә айга, эшләп күрсәтим әле мин сезгә. Сезгә бер дә кыенлык китермәм, — дияргә һәм эшләп күрсәтергә кирәк иде. Сатып алучылар белән матур мөгамәләдә булган, Нәфисә кебек бер килгән кешене кабат килерлек итеп җибәргән сатучыны бер хуҗа да кулдан ычкындырмый. Синең яныңа тагын синең кебекне эзли башлый. Без бары тик үрнәк булсак кына, үзебезнең мөслимә икәнебезне исбатлый алабыз. Хәер, аны исбатларга кирәкме икән соң? Сез миңа әйтегез әле: хуҗаларга ярты, бер сәгать саен тәмәке пыскыта торган хезмәткәрме, әллә көнгә 5-10 минут намаз укып чыга торганы кирәкме? Тоталар да, мөслимәләрне эшкә алмыйлар, диләр. Менә бер танышларыма бу язма җитә калды бит. Ислам дине буенча белем алган кызларына ябырылдылар. Янәсе, эшкә урнаша алмаячак. Кызлары исә, мине бүген ике җиргә эшкә чакыралар, диде. Ул үзе шәфкать туташы да, компьютерны да бик яхшы белә. Яз көне бер зур больницага ике мөслимә, шәфкать туташы эзләделәр, инглиз телен дә бераз гына булса да белүләре шарт иде. Чит илгә махсус белем алырга җибәрергә кирәк иде. Мөслимәләр дә, шәфкать туташлары да бар югыйсә. Туры килгәнен таба алмадылар. Үзем генә, әллә мөслимәләр өчен бәби табу йорты ачарга җыеналармы икән, дип уйладым. Шуны әйтә алам: мөслимә шәфкать туташларына сорау бар.

Каюм Насыйри музееннан да шундый шәп эш тәкъдим итеп торганда авторның — эш эзләүченең аңлашмый чыгып китүе бер дә дөрес эш түгел. Менә бу — чын мөслимәләр урыны. Монда кешеләр белән танышырга да, укырга да, инде килеп, төп бурычыбызны үтәргә — дәгъвәт кылырга да, төрле кызыклы башлангычлар уйлап табарга да мөмкин. Директор Рушания апаң тәҗрибәле кеше, аңардан өйрәнеп калырга кирәк иде. Чөнки ул (үзе үк сиңа кызым дип дәшкән) инде пенсия яшендә. Янәсе ул сиңа, музей янындагы булыр-булмас 1-2 сутый җирдәге чәчәкләрне карашырсың, дигән.

Лекция вакытында намаз укып булмавы да киртә булган. Өйлә намазының вакыты бик озын. Аны бит рәхәтләнеп лекция арасында да укып була. Әле теге заманнарда да «Спартак», «Заря» фабрикаларында эшләүче ханымнарның өйлә намазларын эштә укыганнарын белә идек. Бервакыт пәйгамбәребезнең (с.г.в) сөекле кызы Фатыйма әтисе янына эш эшләп бик арып, хәтта су ташып аякларының шешүен әйтеп, бер ярдәмче бирмәсме дип килгән. Пәйгамбәребез (с.г.в.):

– Фарыз намазларыңны да укы, эшеңне дә эшлә. Мондый гамәлләр тизрәк кабул була, — дигән. Бу бит тырыш, уңган мөслимәләребезгә Аллаһ илчесенең өметле бер вәгъдәсе.

МАТУР ЕГЕТ АЛСЫН ДИЕП...

Эш эзләгән, эшкә урнашырга йөргән ханым-туташлар эштән курыкмасыннар иде. Эш эш инде ул. Кайбер мөслимәләребез дипломлы, югары белемле булулары белән дә горурланалар кебек. Ә менә безгә профессор Ибраһим ага Нуруллин: «Университет тәмамлаганда үзегезнең бернәрсә дә белмәвегезне белеп чыксагыз, сездән кеше чыгар», — дигән иде. Чыннан да, без бернәрсә дә белмәгәнлегебезне белеп чыктык һәм безгә гомер буе укырга туры килде.

Әгәр бүгенге эшкә урнаша алмый йөргән мөслимәләребез дипломнары, югары белемнәре белән масаялар икән, тора-бара бик кыен, авыр булыр. Бу дөньяда үз-үзеңне табу берәүгә дә җиңел түгел. Безгә дә эш сорап 2-3 кыз керде. Аларга верстальщиклар — китапны битләргә салучылар кирәклеген әйттек, курсларда укырга тәкъдим иттек, укыган өчен акча да түлибез, дидек. Гаҗәпләнделәр: югары белем, диплом белән курсларга барыргамы? Аларга бит Казан дәүләт университеты редактор белгечлеге биргән. Нәкъ менә мөслимәләрне эшкә алмыйлар дигән кебек, яшь мөслимә ханымнар хәзрәтләргә, имамнарга кияүгә чыгып, чын мөселман булып, ире тапканга риза булып, бала табып, бала багып муллыкта яшәрбез дип тә хыялланалар. «Мөхәммәдия»гә килгән мөслимәләребезнең дә хыяллары шулай. Чын мөселман ирләрне милләтебезгә күбрәк каян табасы, каян аласы? Үткән гасыр башында:

Ала сыер кабыргасын

Саесканнар чукыйдыр.

Матур егет алсын, диеп

Кызлар намаз укыйдыр, —

дип җырлап йөргәннәр. Аллаһыга мең шөкер! Намаз укыган кызларга ихтыяҗ бар. Төмәннән бик мөгътәбәр бер егеткә намаз укый торган кыз кирәк дип шалтыраттылар. 30-35 яшь булсын, диделәр. Күрегез әле: матур булсын да, белемле булсын, уңган булсын, бай, укыган булсын да димәделәр бит. Намаз укый торган кыз. Шул ике сүзгә бөтен характеристика сыйган. Күп кенә имамнарыбызның хатыннары капчык асып, шакмаклы зур кытай сумкалары сөйрәп, чит илләрдән товар ташып сатарга мәҗбүр. Укытучылар, табиблар да шул көнгә калган илдә 4-5 әр балалы хәзрәт хатыннары — чын мөслимәләр, арада 5 яшьтән намаз укып үскәннәре дә бар. Сездә, бездә булган диплом аларда да бар. Ә нишләсеннәр соң? Бер бик гыйлем абыстайны беләм: 6-7 бала да үстерә, дәресләр дә бирә, җәен, кышын яшел суган, аш тәмләткечләр үстерә. Икенчесе кредитка мендәр чистарта торган машина сатып алып, мендәр мамыгы чистарта, сүрүләрен алыштыра. Безнең бистә халкы абыстайга бу эшне башкарганы өчен бик рәхмәтле.

Мөслимәләрне, яулыклы кызларны эшкә алмыйлар дип кенә беребезне дә эшкә алмаячаклар, уңайлыклар тудырмаячаклар. Безгә җиңел тормыш, җиңел эш юк. Коръән хәтле Коръәнне укый белгән кеше аны аңларга да тиеш. Аңлау ул фикерли, уйлый белү дигән сүз. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе кызларының тегүчелеккә укуларын ишетеп бик шатландым. Болгардан Фәрһәт хәзрәтнең кызы Алиянең өстендәге күлмәген үзе теккәнен белеп бик сөендем. Бүген мөслимә тегүчеләр бик кирәк. Шуңа күрә укырга кергәндә дә нинди һөнәр алачагыңны, кайда кемнәр белән эшләячәгеңне тәгаенләгәч кенә уку йортын сайларга кирәктер. Мөслимәләребез банк хезмәткәрләре (Ислам банкы ачылачак, диләр), почта хезмәткәрләре булырга укысыннар иде. Заман бит компьютерныкы, аны да ныгытып өйрәнергә кирәк.

Мөслимәләребез турында бик гый­брәтле риваятьләр бар. Мөселманлык килеп Коръән иңә башлагач, бик күп сугышлар булып торган. Беркөнне пәйгамбәребез хатын-кызларны да сугышка алырга боерган. Шулай килеп чыккан: хатын-кызларны бер кальгага туплаганнар да, ирләр киткән. Ханым-туташлар дошманның беренче һөҗүмен кабул итәргә тиешләр. Менә дошман якынлаша. Нишләргә? Шунда Зәйнәп исемле мөслимә чыга да, арт яктан якынлашып, бер дошманны үтерә. Яннарында бер ир була. «Бар, башын кисеп алып кер», — диләр. Ир курка. Мөслимәләр үзләре алып керәләр. Ә инде дошман килеп җиткәч, бу башны койма аша дошман өстенә ыргытканнар. Тегеләр, куркып, кире борылып качканнар. Бу тарихта билгеле вакыйга, ул мөселманнарга зур җиңү китергән.

Әгәр яшь кызларыбыз яулык ябынып, җиңеллекләр көтәләр икән, бик ялгышалар. Аллаһы Тәгалә: «Сөекле бәндәмә сынауларны күбрәк бирермен», — дигән. Сабыр итеп түзгәннәргә сабырлык савапларын да, бәрәкәтне дә мулдан бирә. Барысына да әзер булыйк.

Фәния ХУҖӘХМӘТ
Ватаным Татарстан


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе