Франциядә пәрәнҗәле мөслимәләргә халык алдына чыгу тыелды

Бүгеннән башлап йөзен каплап йөргән хатын-кызларга җәмәгатьчелек урыннарына керү тыела. Франция мөслимәләргә халык күп җыелган урында йөзләрен каплап

БӘЙЛЕ
2011 Апр 12

Бүгеннән башлап йөзен каплап йөргән хатын-кызларга җәмәгатьчелек урыннарына керү тыела. Франция мөслимәләргә халык күп җыелган урында йөзләрен каплап йөрүне тыйган Европа Берлегенең беренче дәүләте булды.

Бүгеннән башлап йөзен каплап йөргән хатын-кызларга хөкүмәт биналары, хастаханә, мәктәпләр, почта, зур кибетләр, спорт корылмаларына керү, халык тупланган урамнардан йөрү тыела.

Узган ел оештырылган сораштыру нәтиҗәләренә караганда, һәр биш кешенең дүртесе карадан киенгән мөслимәләрне урамда күрергә теләмәгән. Франциядә дәүләт мәктәпләрендә яулыклы кызларның укуы 2004 елда тыелды. Шуннан бирле кабынган бәхәс бүген үзенең иң кайнар ноктасына җитте дияргә була.

Кем ул Франция ватандашы? Дин иреге нәрсәне аңлата?

Канунга каршы чыгучылар мөселманнарның хокуклары бозылуы турында чаң кага.

«Мин нинди генә басымга дучар булмадым. Сүздә дә, гамәлдә дә. Бер тапкыр миңа хәтта пычак белән дә янадылар. Бу мәсьәлә күтәрелгәннән бирле мин урамга чыккан саен нәфрәт һәм мыскыллауны күрәм», дип сөйләде пәрәнҗә кигән дүрт бала анасы Кенза Драйдер.

Кенза Драйдер

Мөселманнар Франция халкының 10% тәшкил итә. Бу 6 миллион чамасы. Аларның күбесе чыгышлары белән Төньяк Африка илләре халыкларыннан. Чын мәгънәсендә йөзләрен каплап йөргән хатын-кызларның саны 2 меңнән дә артмый.

Франция күптән инде 1905 елда кабул ителгән дөньяви дәүләт турындагы канунын яңадан карап чыгып үзгәрешләр кертергә тиеш, ди Европада ислам турында китаплар авторы профессор Фәрхәд Хосроховар.

«Европа җәмәгатьчелеге мөселманнарны кабул итәргә теләми. Монда өлешчә Европа халыкларының гаебе дә бар. Европалылар үзләренең дини һәм милли асылын аңламый. Мөселманнарны алар үзләренә яраклашырга теләмәгән бер төркем буларак күрә. Гәрчә мөселманнар бик яхшы интеграцияләнә. Кискен бәхәсләргә карамастан, пәрәнҗәне тыю турында канун кабул ителде. Әмма аның социаль әһәмияте зур түгел. Бу күбрәк символик мәгънәгә ия,» диде профессор.

Пәрәнҗәне тыю кануны алты ай элек кабул ителде. Җәмгыятькә аңа күнегер өчен ярты ел вакыт бирелде. Бу вакыт эчендә халык күп җыелган урыннарда пәрәнҗәдән килгән хатын-кызларга җәза билгеләнмәде, бары тик кисәтү ясалды.

Франциядә күпчелек мөслимәләр пәрәнҗә кими. 2010 елның язында мөселман модасы күргәзмәсендә

Бүгеннән башлап йөзне каплап йөрү 150 еврога төшәчәк. Шулай ук канунны бозган мөслимә Франция ватандашлыгы турында мәҗбүри дәрескә йөрергә тиеш булачак.

Президент Николя Саркозинең хакимияттәге фиркасе узган атнада әлеге канунның гамәлгә керүеннән соң булырга мөмкин авырлыклар турында түгәрәк өстәл сөйләшүе уздырды. Мөселман руханиләре бу сөйләшүдә катнашудан баш тартты.

Франциянең католик, протестант һәм православ христианнары, шулай ук яһүд, мөселман һәм будда диннәре җитәкчеләре мондый очрашуның «болай да киеренке булган вазгыятьне тагын да катлауландыра алуына» борчылу белдерде.

Хакимияттәге фирка әгъзасы булган Франция мөселманнарының Иман шурасы вәкиле Габдулла Зәкри Парижның Җәмигъ мәчете каршында партия билетын ертып атты һәм башка мөселманнарны да аңа кушылырга чакырды. «Безне изгән, исламга каршы чыккан һәм даими һөҗүм итеп торган партия әгъзалары була алмыйбыз!» диде Зәкри.

Алсу КОРМАШ,

«Азатлык Радиосы»


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе