АБДУЛЛА ИБН ХУЗАФА АС-САХМИ

Һәрбер мөселман да Габдулланың маңгаен үпсен, ә мин беренче булып үбәм Гомәр ибн әл-Хаттаб Әлеге сәхабәнең исеме Габдулла ибн Хөзәфә

БӘЙЛЕ
2010 Июл 01

Һәрбер мөселман да Габдулланың маңгаен үпсен, ә мин беренче булып үбәм

Гомәр ибн әл-Хаттаб

Әлеге сәхабәнең исеме Габдулла ибн Хөзәфә әс-Сахми.

Дөрес, төп вакыйгалар аннан тыш та үтәргә мөмкиннәр иде.

Ләкин Хузафа улы Габдулла үз тормышында Фарсы патшасы һәм Византия императоры белән очрашты. Һәрбер очрашуы да бөтендөнья тарихына кереп калырлык мөһим вакыйга булды.

Фарсы патшасы белән Габдулла хиҗри буенча 6нчы елда, Пәйгамбәребез с.г.в. чит ил башлыкларына илчеләр җибәрергә карар кылгач, очраша.Әмма мондый эш шактый куркыныч була, чөнки илчеләргә таныш булмаган җирләргә барырга туры килә.

Шулай ук, аларны ислам диненә чакырырга, хакимлек юлыннан халык динен кабул

итәргә чакырырга кирәк иде. 6 илче арасында Габдулла да сайлана . Аңа Пәйгамбәребезнең с.г.в. хатын Фарсы патшасына бирергә туры килә.

Ерак юлга җыенгач, Габдулла хатыны , улы белән саубуллаша һәм юлга чыга. Юлда ул берүзе генә була, аның белән бары Аллаһы Тәгалә генә. Тиздән ул фарсы җиренә килеп җитә һәм патша янына керергә рөхсәт сорый. Патша сараен бизәтеп, мөһим кешеләрне җыйгач, моңа керергә рөхсәт итә. Габдулла патша янына керә. Ул гади гарәп кешесе булса да, залга

башын күтәреп туры басып керә. Патша, Габдулланың якынлашканын күреп, бер кешегә хатны алырга куша. Әмма Габдулла әйтә: “Юк. Аллаһ илчесе хатны синең кулыңа бирергә кушты, мин аның сүзен бозырга теләмим”. Патша кешеләренә әйтә: “Юл бирегез аңа”. Габдулла хатны тапшыргач, патша әл-Хирадан килгән гарәпкә укырга куша. Ул болай дип башлана: “Бисмилләһир рахмәнир рахим . Аллаһ илчесе Мөхәммәттән Фарсы патшасына, дөрес юлдан баручыларга тынычлык булсын...” Патша бу сүзләрне ишеткәч, анда ачу галәмәте барлыкка килә. Имеш, башта хатта патша исеме түгел, Мөхәммәт исеме язылган. Ул, хатны тартып алып, ертып ташлый. Соңыннан ул кычкыра: “Нишләп ул миңа болай мөрәҗәгать итә? Ул бит минем колым!” Соңыннан Габдулланы залдан чыгаралар.

Залдан чыккач, Габдулла: “Нишләтерләр инде?”- дип уйлана башлый. Соңыннан уйлап куя: “Нишләтсәләр дә барыбер, мин Пәйгамбәребез с.г.в әмерен үтәдем инде”. Ул, дөягә атланды да, Мәдинәгә чапты. Аның артыннан чапкын булды, әмма аны куып җитә алмады.

Пәйгамбәребез с.г.в. янына кайткач, ул барысын да сөйләп бирде, хатны ертканын да әйтте. Мөхәммәт с.г.в. әйтте: “ Аллаһ аның патшалыгын ертачак”.

Фарсы патшасы исә Ямәндәге губернатор Базанга хат яза: “Хидҗаздагы барлыкка килгән

кеше янына 2 кешене җибәр. Аны минем янга алып килсеннәр”. Базан 2 кешесен пәйгамбәребез с.г.в янына хат белән җибәрә. Базан, шулай ук, пәйгамбәребез с.г.в тоткан

дин турында ныграк белергә куша.

Теге 2 кеше, Мөхәммәт с . г.в.нең кайда икәнен сораштыра-сораштыра, Мәдинәгә барып җитә. Мәккәдәге кяферләр әйтәләр: “Сөенче, патша сезне Мөхәммәт зыяныннан азат итә”.

Алар Мөхәммәткә с.г.в. болай диделәр: “Патшаларның патшасы Базанга хат җибәреп,

анда ул сине үзе янына алып барырга кушкан. Риза булсаң, без сине якларбыз, патша

сиңа бер зыян да ясый алмас. Каршы килсәң, патшаның көче турында әйтеп торырга да

кирәк түгелдер ” .

Пәйгамбәребез с.г.в. елмая, тегеләргә кунып, иртәгә килергә куша.

Иртәгә 2 кеше килгәч, Пәйгамбәребез с.г.в. әйтә: “Патшаны бүтән күрмәссез. Аллаһ аны малае Ширавейх кулы белән үтерде”. Теге 2 кеше әйтәләр: “Сүзеңне үлчәп сөйлә. Хәзер үк Базанга хат язабыз”. Пәйгамбәребез с.г.в. әйтә: “ Ярар . Язарга онытмагыз тагын шуны: минем сүзем фарсы территориясенә таралачак; әгәр ул исламны кабул итсә, ул үз халкында җитәкче булып калыр”.

2 чапкын кайтып киттеләр; алар Базанга бу сүзләрне әйткәч, Базан әйтә: “Әгәр бу дөрес булса, исламны кабул итәм”. Тиздән Базан Ширавейхтан хат ала: “Мин патшаны үтердем. Халкым өчен аннан уч алдым. Ул белемле кешеләрне үтерде , хатыннарны үзенә алды,

халык байлыгын үзенә туплады . Хәзер миңа буйсыныгыз”. Шушы хатны уку белән Базан

исламны кабул итә. Аннан соң исламны Ямәндәге бөтен фарсылар да кабул итәләр.

Гомәр халиф булгач, Габдулла император белән очраша. Бу- искиткеч тарихи вакыйга.

Хиҗри буенча 19 елда Гомәр Византиягә каршы гаскәр җибәрә. Аның составында Габдулла да була. Бу сугышта ул тоткынга эләгә. Император аны үз янына чакырта.

Византия императоры Габдуллага бик озак карап торгач, аңа христиан диненә керергә куша. Кергән очракта, император аңа байлыклар бирүен һәм җибәрүен әйтә. Габдулла әйтә: “Юк. Үлем минем өчен 1000 тапкыр хәерлерәк”. Император әйтә: “Батыр егет икәнсең. Риза

булсаң, вәзирем булырсың”. Габдулла елмаеп җавап бирә: “Валлаһи, үзеңнең һәм гарәпләрнең бөтен байлыкларын бирсәң дә, ислам диненнән бер тамчы да читләшмим”. Император әйтә: “Мин сине үтерәм хәзер”. Соңыннан аны тәрегә кадаклыйлар. Аңа ук аталар, уклар Габдулла янына кадалалар. Император тагын сорый: “Христиан динен кабул

итәсеңме?”, әмма “юк” дигән җавапны ишеткәч, тагын ук яудыралар. Бу очракта да

теләгән җавапны ишетмәгәч, император аны тәредән алырга куша.

Соңыннан зур савытта май кайнаталар. Шунда бер мөселманны төшереп

җибәрәләр. Аның тәне тиз генә сөяктән аерыла.

Император тагын тәкъдим ясый, бу очракта да кире кагыла. Ул Габдулланы шул

майга ыргытырга куша. Габдулла елап җибәрә. Император ни өчен елаганын сорагач, ул әйтә: “Әгәр мине савыттагы майга ыргытсалар, мин бер генә җанны Аллаһка бирәм. Мин чәч бөртекләре саны хәтле җаннарның булуын теләр идем, бөтенесен дә Аллаһ ризалыгы өчен савытка ыргытылуын теләр идем”. Тиран әйтә: “Әгәр маңгаемны үпсәң, мин сине азат итәм”.

Габдулла әйтә: “Әгәр башка мөселманнарны да азат итсәң, үбәм.”. Соңыннан Габдулла императорның маңгаен үбә дә, император, үз чиратында, бөтен мөселманнарны да азат итә.

Габдулла, Гомәр янына килеп, бөтенесен дә сөйләде. Хәлиф , азат ителгән мөселманнарны күргәч, әйтте: “ Һәрбер мөселман да Габдулланың маңгаен үпсен, ә мин беренче булып үбәм”. Ул , торып баса да , Габдулланың маңгаен үбә.

Габдулланың Византия императоры каршында үз- үзен тотышы үрнәк булып тора.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе