ГАБДУЛЛА ИБН МАСУД

Кем Коръәнне иңгәндәге кебек укырга тели, шул ибн Умм Габд кебек укысын Мөхәммәт (с.г.в.) Малай чакта Габдуулла ибн Масуд Укба ибн Мөәйтә исемле кораеш җитәкчесенең сарыкларын

БӘЙЛЕ
2010 Июл 01

Кем Коръәнне иңгәндәге кебек укырга тели, шул ибн Умм Габд кебек укысын

Мөхәммәт (с.г.в.)

Малай чакта Габдуулла ибн Масуд Укба ибн Мөәйтә исемле кораеш җитәкчесенең сарыкларын көткән. Кешеләр аны ибн Умм Габд дип атадылар, чөнки аның чын исеме Габдулла, ә әтисенеке Масуд булган.

* * *

Малайга яңа пәйгамбәр килгән, дигән хәбәр ирешкән. Ләкин ул моңа игътибар итми, чөнки ул вакытта бик кечкенә була. Малай иртән иртүк Укбаның сарыклары белән кырга чыгып, кичен генә кайта.

* * *

Беркөнне Мәккә көтүчесе Габдулла ибн Масуд ерактан олы гына гүдәле ике кешенең килгәнен күрә. Алар сусаган кыяфәттә күренәләр. Көтүче янына килеп җиткәч, ир-атлар башта исәнләшәләр, ә аннары болай дип әйтәләр:

- Тыңла әле, егет, безгә бу кәҗәне савып бир әле, без сусавыбызны басар идек.

- Мин моны эшли алмыйм, чөнки бу кәҗә белән сарыклар минеке түгел, миңа бары тик аларны карарга гына кушылган, - дигән малай.

Бу сүзләргә, әлбәттә , теге ир-атлар кайгырмыйлар, әлеге малайны да ачуланмыйлар, киренсенчә, йөзләрендә елмаю күренә.

Ир-атларның берсе Габдуллага болай ди:

- Миңа савылмый торган яшь кәҗәне күрсәт әле.

Егет үзе янындагы бәләкәй кәҗәне күрсәтә. Кәҗәне тотып, ир-ат хайванның җилемен Аллаһның исемнәрен әйтеп ышкый башлый. Бу хәлгә хәйран калган Габдулла: “Кайчаннан башлап бәләкәй кәҗәләр дә савыла башладылар?!” – дип уйладп куя. Ләкин аның күзе алдында җилем үсә башлый һәм аннан сөт агарга тотына. Чокырлы савыт табып, сөтне шунда тутыралар. Аннары икесе дә эчәләр. Габдулланы да сыйлыйлар.

Габдулла үзе әлеге вакыйганы болай исенәтөшерә:

“Мин үз күзләремә ышанмый башлаган идем. Без сөт эчеп, сусауларыбызны баскач, могҗизалы рәвештә сөт савучы: "Кысыл", - дип әйтте. Кәҗәнең җилеме кире үз хәленә кайтты. Тегеирдән мин болай дип сорадым: "Мине дә үзең әйткән сүзләргә өйрәт әле!". "Син өйрәндең инде, егет", - диде әлеге ир-ат”.

* * *

Бу вакыйга Габдулланың мөселманча тормышын башлап җибәрә. Эш шунда ки, теге сөт савучы кеше Аллаһ илчесе, ә иптәше Әбү Бәкер була. Бу көнне алар кораешларның мыскыллауларыннан качып, Мәккәдән киткән булалар.

* * *

Егет Мөхәммәтне һәм юлдашын шунда ук ошата. Аларны үзе янынннан җибәрәсе дә кили. Үз чиратында, Габдулла үзе дә Аллаһ илчесенә һәм Әбү Бәкергә ошаган. Алар аның ышанычлы икәнен югары бәялиләр.

* * *

Тиздән Габдулла мөселман булып китә һәм Мөхәммәттән хезмәткә алуын сорый. Пәйгамбәр аны хезмәткә ала. Шул көннән башлап Габдулланы язмыш үзе сайлый, чөнки ул пәйгамбәрнең үзенә хезмәткә керә.

* * *

Габдулла Аллаһ илчесе артыннан күләгәсе кебек йөри. Һәрвакыт тугъры юлдашы була. Өйдә дә, өйдән тыш та... Пәйгамбәр йоклаганда, Габдулла аны намазга уяткан, тәһарәт алганда Мөхәммәдне (с.г.в.) каплап торган, аяк киемен кигезгән яки садырган. Габдулла пәйгамбәрнең таягы белән мисвәген йөрткән. Пәйгамбәр башка бүлмәгә керсә, ишекне ачып торган.

Үз чиратында, пәйгамбәр Габдуллага үзе янына теләсә-кайсы вакытта керергә рөхсәт иткән. Хәтта кайбер сер саклый торган эшләрдә дә ышанычлы кеше итеп тоткан. Шуңа күрә, кешеләр аны Аллаһ илчесенең серләрен саклаучы дип атаганнар.

* * *

Габдулла тәрбияне пәйгамбәр йортында ала, аның күп кенә сыйфатларын үзендә булдырырга тырыша. Ул карашы һәм холкы буенча Пәйгамбәргә ныграк охшаган дип тә әйтәләр.

* * *

Аллаһ илчесенең йортында укыгач, ул сәхабәләр арасында Коръәнне иң яхшы итеп укый торган булган, тәфсирен дә яхшырак аңлаган, Аллаһ кануннарын да әйбәт белгән.

Аның хакында бер кеше бәян итә. "Ул бәндә беркөнне Гарәфә тавында басып торучы Гомәр янына килә. Әлеге кеше аңа болай ди:

- Әй мөэминнәрнең әмире, мин монда Куфадан килдем. Анда хәтереннән генә Коръәнне күчерә торган кешене калдырдым.

- Кайгы сиңа, кем ул? – дип сорый Гомәр.

- Габдулла ибн Масуд.

Шул сүзләрдән соң ул үзе белән булган вакыйганы искә төшерә. Шуңа күрә, ул болай ди:

- Кайгы сиңа, вәллаһи, аннан да матуррак Коръән укучыны белмим. Шуңа, аның хакында сөйләргә телим".

Гомәр сүзен дәвам итә:

“Беркөнне кич белән Аллаһ илчесе Әбү Бәкердә кунакта була. Алар мөселманнарның хәлләре турында сөйләшеп утырдылар. Мин дә шунда бар идем. Пәйгамбәр торып баскач, без дә шулай эшләдек. Аннары без мәчеттә намаз укучы таныш булмаган кешене очраттык. Пәйгамбәр тыңлап торды да, безгә борылып: “Кем Коръәнне иңгәндәге кебек укырга тели, шул ибн Умм Габд кебек укысын”, - диде. Аннары Габдулла гыйбадәт кыла башлады, Аллаһ илчесе болай ди: “Дога кылып сора, аннары теләгеңә ирешерсең. Дога кылып сора, аннары теләгеңә ирешерсең”.

Үз-үземә мин болай дип әйтәм: “Вәллаһи, иртән Габдулла янына барам да, Аллаһ илчесе намазыңны яхшы дип атады дип әйтәм”. Аның янына шатландырырга дип иртән килгәч, Әбү Бәкер мине узып киткән, инде яхшы хәбәрне ирештергән. Вәллаһи, изге гамәлләр кылу буенча аның белән ярышканда, ул мине гел җиңә иде".

* * *

Габдулла Аллаһ китабын шулхәтле яхшы белгән, хәтта үзе дә: “Вәллаһи, Аллаһ китабындагы һәрбер аятьнең нинди очрак өчен иңгәнлеген мин яхшырак беләм. Әгәр дә миннән дә күбрәк белүче кешенең бар икәнен белсәм, кайда гына яшәсә дә, аның янына барыр идем”, - дип әйтә торган булган.

* * *

Габдулла бу сүзләрдә артык сөйләмәде. Гомәр кәрванны очрата. Кич белән караңгыда кешелрәне бик танып булмый.

Бу кәрванда Габдулла ибн Масуд та бар. Гомәр бер кешесенә кәрвандагыларга эндәшергә куша: “Кайдан бу кешеләр”, - дип. Кәрвандагы әлеге Габдулла: “Тирән болыннан”, - дип җавап бирә.

Гомәр болай дип тә сорарга кушты: “Сез кая барасыз?”

Габдулла әйтә: “Иске йортка (Кәгъбатуллага)”.

Гомәр кешеләренә болай ди: “Алар арасында гыйлемле кеше бар”. Аннары ул шундый сорауны бирергә куша:

- Коръәндә иң бөеге нәрсә?

- Аллаһ – Аннан башка иләһ юк, Ул һәрвакыт тере. Аны йокы тотмый”, - ди Габдулла.

- Иң хикмәтлесе нәрсә?

- Дөрес, Аллаһ гаделлекне мәҗбүри итә башкаларга һәм туганнарга изгелек кылырга кушты.

- Коръәндә нинди аять үз эченә бөтен нәрсәне дә ала?

- Кем тузан бөртеге кадәр изгелек кыла, кыямәт көнендә шуның нәтиҗәсен күрә, ә кем тузан бөртеге кадәр явызлык кыла, шуның нәтиҗәсен күрә.

- Коръәндә иң куркытканы нәрсә?

- Бернәрсә дә сезнең теләк буенча булмый. Явызлык кылган кеше нәтиҗәсенә ирешер, һәм Аллаһтан башка ярдәмче дә, дус та таба алмас.

- Коръәндә иң өметләндергәне нәрсә?

- Әйт: әй, үзегезнең җаннарына каршы килүче минем колларым, Аллаһның рәхмәтенә өметегезне сүндермәгез. Аллаһ бөтен гөнаһны да кичерә. Дөреслектә, Ул Кичерүче, Рәхимле.

- Бел әле, алар арасында Габдулла да юкмы? – дип сорый иптәшеннән.

Кәрванчылар: “Бездә андый кеше бар”,- диделәр.

* * *

Габдулла киң эрудицияле, Аллаһка бирелүче Коръән укучы була. Шулай ук, батыр да була.

Аллаһ илчесеннән соң Габдулла җир йөзендә ачыктан-ачык Коръәнне беренче булып укучылардан була. Пәйгамбәрнең сәхабәләре Мәккәгә юл тоттылар. Ул вакытта алар аз санлы булдылар. Алар болай дип киңәштеләр: “Вәллаһи, кораеш халкы бервакытта да Коръәнне кычкырып укыганны ишетмәделәр. Кем укыйм ди?” араларында Габдулла:

- Мин укыйм, - дип әйтә.

- Алар сиңа зыян китерерләр бит. Халкы якларлык кеше булсын иде, - диделәр аңа.

- Мин укырмын әле. Аллаһ үзе саклар.

Икенче көнне Габдулла кәгъбатулла янына килгәч, кораеш мәҗүсиләре ерак утырмаган җирдә Коръән укый башлый:

- Рәхимле, Шәфкатьле Аллаһ исеме белән, - аның тавышы ныгый төште, - Ул Коръәнгә өйрәтте, кешене бар итте.

Ул укуын дәвам итте, ә кораеш вәкилләре тыңлап тордылар. Аннары болай дип кычкырыштылар:

- Ибн Умм Габд нәрсә сөйли анда? Кайгы аңа! Ул Мөхәммәт алып килгән нәрсәне укый бит.

Алар Габдулланы кыйный башладылар. Канга буялган Габдулла иптәшләер янына килгән. Алар: “Нигә бардың. Кисәттек бит сине”, - дип әйттеләр. Габдулла аларга болай ди:

- Вәллаһи, Аллаһ дошманнары минем күз алдында бүшенге кебек беркайчан да түбәнрәк дәрәҗәгә төшмәгәннәр иде. Әгәр теләсәгез, иртәгә дә чыгып укыйм.

- Юк, җитәр, алар синең укыганыңны яратмадылар.

* * *

Габдулла Госман идарә иткән вакытка кадәр яшәде. Ул каты гына авыргач, янына Госман килгән. Габдулладан болай дип сорый:

- Нинди моң-зарларың бар?

- Гөнаһларым бар.

- Нәрсә телисең?

- Раббыбызның рәхмәтен.

- Син күп еллар буе моны кабул итмәдең, ә бүген бирергә телим.

- Миңа кирәкми алар.

- Алайса кызларыңа калыр.

- Алар ярлы булырлар дип уйлыйсыңмы? Мин аларга төн саен “Вакыйга” сүрәсен укырга куштым. Аллаһ илчесе болай диде: “Кем төн саен “Вакыйга” сүрәсен укый, шул беркайчан да ярлы булмый”.

Төн җиткәч, Коръән аятьләре белән Габдулла вафат була.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе