УСАЙД ИБН ӘЛ-ХУДАЙР

Усайд, сине фәрештәләр дә тыңлап тордылар. Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) Беренче вәгазьчеләр төркеме белән Мәдинәгә Мәккә егете Мусаб ибн

БӘЙЛЕ
2010 Июн 20

Усайд, сине фәрештәләр дә тыңлап тордылар.

Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.)

Беренче вәгазьчеләр төркеме белән Мәдинәгә Мәккә егете Мусаб ибн Өмәйр да килә. Ул әл-Хазраҗ кабиләсенең бер башлыгына туктала. Аның исеме Әсәд ибн Зурар. Аның өен үзәк итеп, халыкны дингә чакыра башлый.

Мәдинәнең күп кенә кешесе шушы егетне тыңларга килә.

Кешеләрне әңгәмәләрнең чын күңелдән икәнлеге, дәлилләренең ныклыгы һәм гадилеге, эндәшкәндә яхшы мөгамәләдә булуы җәлеп иткән. Шулай ук, кешеләрне Коръән укуы да җәлеп иткән. Бу тавыш басымында каты йөрәкләр йомшарган, күзләрдән яшьләр аккан. Яңа мөселманнар барлыкка килгән.

* * *

Беркөнне Әсәд ибн Зурар Мусаб исемле кунагы белән бану Габделашхал кавемен каршы алырга бардылар. Алар бер бакчага кереп, күләгәдә утырдылар.

Тыңларга теләүче мөселманнар да җыелдылар. Мусаб алар белән сөйләшә башлады. Алар игътибар белән тыңлап тордылар.

* * *

Бер кеше Усайд ибн әл-Худайрга һәм Саад ибн Муазга бер Мәккә вәгазьчесе килгәнен һәм аны Әсәд китергәнен ирештерделәр. Саад Усайдка болай диде:

- Усайд, бу Мәккә егете янына бар да, аның сөйләгәннәренә каршы кил, бүлдер, чөнки ул безнең иләһләрне сүгә. Әгәр ул туганнан туган абыем Әсәднең кунагы булмаса, анда бармас идең.

Кылыч алып, Усайд бакчага юнәлә. Әсәд Усайдны күргәч, Мусабка болай ди:

- Кайгы сиңа, Мусаб. Синең янга килеп баручы кеше кабилә башлыгы була. Аның исеме Усайд ибн әл-Худайр. Әгәр ул исламны кабул итсә, аның артыннан башкалары да кабул итәр иде. Аңа да динне аңлатып кара.

* * *

Кешеләр янында туктап, Усайд Мусабка яный башлый:

- Сез ни өчен килдегез, нигә сез кешеләрне котыртасыз? Тормышларыгыз кадерле булса, моннан китегез.

- Әй, кабилә башлыгы! Бәлки башка нәрсәдән файда алырсыз? – диде Мусаб, йөзе белән Усайдка борылып.

- Нәрсә буенча? – дип сорады Усайд.

- Утыр әле, безне тыңла. Әгәр без сөйләгән нәрсәләр ошаса, кабул итәрсең, ошамаса, безне куып җибәрә аласың. Аннары без монда килмәбез.

- Син хаклы, - диде дә ул кылычын җиргә кадап утырды. Мусаб ислам дине хакында сөйли башлады. Коръәннән дә аятьләр китерде. Усайдның ачулы йөзләре йомшара башлады. Аннары ул болай диде:

- Син сөйләгән нәрсәләр бик күркәм! Исламны кабул итәр өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?

- Госел коенырга, киемнәрне юарга, Аллаһтан башка буйсынырга яраклы зат юк, Мөхәммәд – Аллаһ илчесе дип шәһадәт бирергә кирәк. Аннары ике рәкәгать намаз укы.

Усайд, су чыганагы янына килеп, госел коенды, аннары иман кәлимәсен әйтте. Соңрак намазны да укыды. Шулай итеп, Аус кабиләсенең башлыгы исламны кабул итте.

Халкы аны Камил дип атады (бөтен яктан җитеш), чөнки акылы да бар, тумышы белән дә яхшы гаиләдән. Ул кылыч һәм каләм буенча белгеч, ук һәм җәя белән оста аткан кебек, укый-яза да белгән. Ул вакытта сирәк кеше укый алган.

Усайд артыннан исламга теге котыртучы Саад та, Аус кабиләсенең күп кенә кешесе дә исламга керде. Шул вакыйгадан соң Мөхәммәд (с.г.в.) Мәдинәгә күченергә булды.

* * *

Усайд Коръәнне бик яратты. Чөнки ул аны беренче тапкыр Мусабның авызыннан ишетте. Сусаган кеше суга омтылган кебек, ул да Коръәнгә омтылды. Корьән аның төп омтылышы булды.

Шул көннән башлап, аны йә сугышта катнашучылар белән, йә китап укып утыручылар янында күрергә була. Усайдның тавышы да моңлы була, сөйләве дә ачык. Бигрәк тә төнлә Аллаһ китабын яратып укыган. Ул вакытта кешеләрне күңелләре тынычланган. Сәхабәләр Усайдның укыганын көтеп утыралар иде. Ул укый башлагач, аны игътибар белән тыңлап утыралар. Андагы кешеләр бигрәк тә бәхетле булдылар.

Аның укыганын җирдә яшәүчеләр генә түгел, күктәгеләр дә тыңладылар.

Бер төнне була бу хәл. Усайд өе янында утырып тора иде. Яхья исемле улы аның янында йоклады. Җиһадка әзерләнгән ат якын-тирәдә иде.

Төн тыныч, ә күк йөзе саф була. Андагы йолдызлар җир өстен яктыртып торды. Усайд бу шартларда Коръән укырга теләде. Һәм ул укый башлады:

«Әлиф ләм мим. Коръәннең Аллаһыдан иңдерелгән хак китап икәнлегендә һич шик юк, бу китап аның белән гамәл кылучы тәкъва мөэминнәргә хак юлны күрсәтүче  һидәяттер. Ул мөэминнәр күрмәсә дә, күргән кебек Аллаһыга ышаналар. Һәм йөкләтелгән намазларын вакытында укырлар һәм Без биргән байлыктан сәдакалар бирәләр. Ий, Мөхәммәд г-м, ул мөэминнәр сиңа иңдерелгән Коръәнгә ышанып, аның буенча гамәл кылалар һәм синнән элек иңдерелгән китапларга да ышаналар һәм ахирәткә дә ышанып, аның белән гамәл кылалар» (Бәкара, 1-4).

Кинәт Усайд атның түгәрәк буенча йөгереп йөргәнен сизде. Усайд укуыннан туктагач, теге ат та тынычланды. Аннары тагын укый башлады:

«Ул мөэминнәр Раббылары тарафыннан туры юлга күнүчеләр һәм алар ахирәттә өстенлек табучылар» (Бәкара, 5).

Ат тагын да ныграк чабарга кереште. Усайд укуыннан туктагач, ат та тынычланды. Шундый хәл берничә тапкыр кабатланды. Усайд укый башлаганда, ат та чаба башлый, ул укуыннан туктагач, ат та тынычлана.

Ат малайга басыр дип куркып, Усайд аны уятырга китте. Шул мизгелдә күзе күккә юнәлде. Ул зонтикка охшаган гадәти булмаган болыт күрде. Болыт тирәли нурлар күренә. Болыт биеккәрәк менеп, юкка чыкты.

Иртән Усайд бу хәлне Пәйгамбәргә сөйләде. Ул (с.г.в.) аңа болай диде:

- Усайд, фәрештәләр синең укыганыңны тыңлап тордылар. Әгәр син укуыңны дәвам итсәң, фәрештәләрне кешеләр дә күрерләр иде, ләкин алар юкка чыкты.

* * *

Усайд Коръән укырга яраткан кебек, Пәйгамбәрне дә яратты. Аның сүзләренә караганда, Коръән укыганда һәм Пәйгамбәрне тыңлаганда күңел чистара. Усайд Пәйгамбәргә кагылырга да теләде. Тиздән ул теләгенә иреште.

Беркөнне Усайд җыелган халыкны хикмәтле сүзләре белән җәлеп итте. Бер җөмләсе Пәйгамбәргә ошады һәм Мөхәммәд аңа төртеп алды. 

- Аллаһ илчесе, авырта бит! – диде Усайд.

- Миңа да җәза бир, - диде Пәйгамбәр.

- Син күлмәк кигәнсең, ә миндә күлмәк юк.

Аллаһ илчесе күлмәген салгач, Усайд аны кочаклады да:

- Син миңа ата-анам кебек. Мин сиңа кагылырга теләгән идем, бу хыялым тормышка ашты.

Аллаһ илчесе дә яхшылыкка яхшылык белән җавап бирде. Ул Усайдның беренчеләрдән булып ислам диненә кергәнен,Өһөд сугышында батырларча сугышуын хәтерли. Бу сугышта әлеге сәхабә 7 тапкыр яраланды.

Аллаһ илчесе Усайдның халыкта ничек танылганлыгын белә. Ул халкы өчен ярдәм сорап килсә, Пәйгамбәр ярдәм иткән.

Усайдның үзенә дә сүз бирик әле:

«Беркөнне мин Аллаһ илчесе янына килдем дә, бер ярлы әнсар гаиләсе хакында сөйләдем. Гаиләнең күпчелек өлешен хатын-кызлар тәшкил итә. Пәйгамбәр болай ди:

- Усайд, син кергән сәдакаларны өләшеп бетергәч кенә килдең. Тагын хәерләр керсә, бу гаиләне искә төшерерсең.

Хәйбәр көне вакытында табыш кергәч, Пәйгамбәр аны мөселманнарга бүлә. Шулай ук, теге ярлы гаиләгә дә эләгә. Мин аңа болай дидем:

- Аллаһ Пәйгамбәре, Аллаһ сиңа хәерлесен, рәхмәтен бирсен шушы ярдәмең өчен!

- Аллаһ үзегезгә дә әҗер-саваплар бирсен. Сез бик күркәм һәм сабыр кеше. Аннары сез саранлык белән дә очрашырсыз.

Усайд тагын бер хәлне сөйли:

-Гомәр хәлифә булгач, акчаны һәм милекне өләшә. Миңа бер кием җибәрә, ул зур бүләк түгел иде...

Беркөнне мәчеттә зур кием кигән егетнең минем яннан үтеп киткәнен күрдем. Ул кием дә минеке кебек иде. Киеме идәндә өстерәлеп йөрде. Аллаһ Рәсүленең  сез саранлык белән дә очрашырсыз дигән сүзе искә төште. Пәйгамбәр дөрес әйткән.

Теге егет минем сүзләрне ишеткән дә Гомәргә барып әйткән. Гомәр минем янга килгән. Ул вакытта намаз укый идем. Ул бүлдермәскә булган. Намаз тәмамлангач, миннән:

- Нәрсә әйттең? – дип сорады.

Мин нәрсә дигәнемне әйттем. Гомәр:

- Аллаһ сине кичерсен. Мин аны Бәдр һәм Өһөд сугышларында катнашкан бер кешегә бүләк иткән идем. Бер егет аны сатып алды. Пәйгамбәр әйткән нәрсә хәзерге заманга туры киләме?

- Вәллаһи, мин хәзер булмас дип уйлыйм.

* * *

Усайд озак яшәмәде. Гомәр хәлифәлек кылганда вафат була.

Ул 4 мең дирхәм бурычын калдыра. Аны түләр өчен, балалары җирен саталар. Бу Гомәргә билгеле булгач, Усайдның балаларын хур итмәскә карар кыла.

Аннары кредиторлар белән сөйләшеп, тегеләре 4 ел буена җиреннән уңыш алып, бурычны әнә шулай капларга булдылар.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе