ӨМӘЙР ИБН СААД

«Егет, Раббың сүзләреңне раслады». Аллаһ илчесе Мөхәммәд (с.г.в.) Балачактан ук Өмәйр ибн Саад ятимлекнең һәм ярлылыкның кайгысын кичерә. Аның әтисе,

Читайте также
2010 Июн 20

«Егет, Раббың сүзләреңне раслады».

Аллаһ илчесе Мөхәммәд (с.г.в.)

Балачактан ук Өмәйр ибн Саад ятимлекнең һәм ярлылыкның кайгысын кичерә. Аның әтисе, милкен  калдырмыйча, вафат була.

Әмәйра исемле әнисе тиздән Аус кабиләсенең Җулас исемле бай кешесенә кияүгә чыга. Ул малайны үз гаиләсенә ала һәм аны кирәк-яраклар белән тәэмин итә. Җуласның игътибарлыгы, кайгыртуы, тәрбиясе һәм мәхәббәте Өмәйрга ятим икәнлеген онытып торырга мөмкинлек бирә.

Өмәйр Җуласны үз әтисе кебек күрә, тегесе дә аны үз баласын яраткан шикелле ярата. Өмәйр үскәндә һәм өйләнгәндә Җулас аны ныграк ярата башлады, чөнки аның акыллы булуы беленде, шулай ук, дөреслек тә аның сыйфатларыннан булды.

* * *

Өмәйргә 10 яшь тулганда ислам динен кабул итте. Иман яшь күңелгә нык кына үтеп керде, ислам чип-чиста күңелдә бәрәкәтле туфрак тапты. Кечкенә булуына карамастан, Өмәйр беркайчан да намазга соңга калмады. Аны ул Аллаһ илчесе артына басып башкарды. Өмәйрнең әнисе мәчеткә барганын һәм кайтканын күрсә, сөенә иде. Алар кайвакытта үги әтисе белән икәүләп мәчеткә йөрделәр.

* * *

Шулай итеп, Өмәйрнең балачактагы тормышы байлыкта һәм исламда үтте. Яшүсмер вакытында Аллаһ аңа андый яшьтәге сирәк кешегә ирешкән сынаулар бирә. Бу хәл балигъ булу алдыннан барлыкка килде.

Һиҗри буенча 9 нчы елда Аллаһ илчесе (с.г.в.) Шамның чиге янындагы Табукка сугыш белән барырга җыена. Ул сугыш мөселманнар белән византиялеләр арасында була.

Күп очракта хәрби сәфәргә җыенганда Аллаһ илчесе чын максаты хакында әйтмәде, кая барырга кирәклеге хакында әйтмичә торды. Ләкин бу очракта Табукка барасын әйтте, чөнки ул ерак , барасы юлы да авыр, дошманы да көчле. Бөтен кеше дә катлаулылыгын аңлап, шуңа ныгытып әзерләнергә тиеш булган. Җәй җитеп, эссе көннәр торса да, күләгәләр үзләренә чакырып торсалар да, күңелләр дә шунда тартса да, бөтен мөселманнар да гаскәрне әзерли башлыйлар.

Ләкин икейөзле кешеләр аларның максатларын бетерергә тырышалар, шик кертәләр, Пәйгамбәр турында начар сүзләр әйтәләр.

Гаскәр юлга чыгар алдыннан Өмәйр намаздан соң өенә кайта. Мәчеттә ул мөселманнарның сәдакалар биргәнен күрә.

Мөһаҗир һәм әнсар хатын-кызлар Аллаһ илчесенә бизәнү әйберләрен бирәләр. Ул аларны гаскәрне тәэмин итүгә тота. Госман ибн Гаффан мең алтын динар белән капчык китерә. Габдрахман ибн Ауф алтынның ике йөз унциясе булган капчыкны алып килгән. Бер кеше кылыч сатып алыр өчен йоклый торган урын-җирен саткан.

Өмәйр тагын хәер бирүчеләрне күргән. Ләкин Җулас Аллаһ илчесе белән сугышка әзерләнгәндә акрын хәрәкәтләнгән һәм хәер белән дә соңарган. Шуңа күрә, Өмәйр аңа мөселманнарның күп итеп сәдакалар бирүе хакында сөйләгән.

Ләкин Җулас Өмәйрның сөйләгәннәрен бик ишетмәгән, ахыр чиктә аның сүзләре егетнең күңеленә борчу салган.

Ул болай дигән: «Әгәр Мөхәммәд үзенең Пәйгамбәрлегендә хак булса, безнең хәлебез ишәкләрнекеннән дә начаррак була...»

* * *

Моны ишеткәч, Өмәйр туктап кала. Ул берничек тә Җулас кебек акыллы кешенең авызыннан андый сүзләр чыкканын күз алдына да китермәгән. Мондый сүзләрне әйткән кешене кяферләр җөмләсеннән булды диләр.

Өмәйр нәрсә эшләргә кирәклеге хакында уйга кала. Әгәр Өмәйрның әйткән сүзләрен Пәйгамбәргә белдермәсәң, аны саткан кебек буласың. Икейөзле кешеләр болай да каршылык белдерәләр.

Әгәр әйтсәң, әти кебек кешене тыңламаган кебек буласың. Аның сине тәрбияләп торуына начар карыйсың дигән сүз. Җулас ятимгә торыр урын биргән, ярлылыктан коткарган, югаткан әтисен алыштырган.

Егет сайлау алдында кала. Шулай да, тиешлесен сайлый.

Өмәйр Җуласка болай ди: «Вәллаһи, Җулас, Мөхәммәд ибн Габдулладан соң син минем өчен иң яраткан кешем. Чөнки син миңа күп кенә яхшылыклар кылдың. Әгәр дә мин  сөйләгәннәреңне Пәйгамбәргә сөйләсәм, сине кыерсыткан булып чыгам. Әгәр дә мин аны яшерсәм, күңелемне һәм иманымны бетерәм. Шуңа күрә, мин Аллаһ илчесе янына барып син сөйләгәннәрне әйтергә булдым. Шуңа күрә, белеп тор».

* * *

Өмәйр Җуласның нәрсә әйткәнен мәчеткә барып Пәйгамбәргә җиткерә. Ул егетне үзендә калдырып, Җуласны чакырта. Беркадәр вакыттан соң Җулас үзе дә күренә. Аллаһ илчесен сәламләгәч, аңа каршы утыра. Пәйгамбәр Җуластан болай дип сорый:

- Өмәйр синең авызыңнан нинди сүзләр ишетте?

- Бу ялган,  Аллаһ илчесе, мин андый сүзләрне әйтмәдем.

Аллаһ илчесенең сәхабәләре Җуласка да, Өмәйргә дә карап алдылар, йөзләрендә язылганнарны укыйсылары килде. Алар бер-берсенә төрле сүзләр яудыра башладылар. Күңелләрендә аз гына күгәрек булганнар: «Бу егет әтисенә карата начар мөнәсәбәттә, атасы аңа гел яхшылык кына эшли, ә ул начарлык белән җавап бирә»,-диделәр. Икенчеләре исә: «Аллаһка табынып үскән егет ул. Аның йөзләре дөресен сөйләгәнен исбатлыйлар», - диделәр.

Аллаһ илчесе Өмәйргә борылгач, күзендә яшьләрне күрә. Һәм ул болай дип дога кыла:

- Йә Аллаһ, минем сүзләремнең хаклыгы хакында Пәйгамбәреңә аятьләр иңдер. Йә Аллаһ, минем сүзләремнең дөрес икәнлеген җиткер.

Җулас аклана башлады: «Мин әйткән сүзләр дөресләр. Әгәр теләсәң, барысы да дөрес сөйли дип ант итәргә мөмкин. Вәллаһи, Өмәйр әйткән сүзләрнең берсен дә әйтмәдем».

Җулас үзенең ант әйтүен туктаткач, бөтен кешеләрнең күзләре Өмәйргә төшә. Аллаһ илчесенең йөзе нурга күмелә башлады. Сәхабәләр аять иңгәнлеген аңладылар. Алар сөйләшүләрен туктатып тордылар һәм игътибар белән тыңлый башладылар. Җулас курка башлады, ә Өмәйр көтеп торды. Калганнар да көтеп тордылар. Аять иңеп беткәч, Аллаһның түбәндәге сүзләрен ишеттерде Пәйгамбәр: «Икейөзлеләр: “Әйткән сүзләрне әйтмәдек”, - дип Аллаһ исеме белән ант итәләр, алар кяфер сүзен сөйләделәр, аннары: “сөйләмәдек”, - дип акланырга тырыштылар, вә мөселман булганнарыннан соң кяфер булдылар, вә үзләре ирешә алмаслык нәрсәне  кылдылар. Икейөзлеләрнең мөселманнарга дошманлыклары: Аллаһы Тәгалә үз юмартлыгы белән Рәсүлне һәм мөселманнарны бай кылганы өчен. Әгәр тәүбә итсәләр, үзләре өчен хәерле булыр иде, әгәр тәүбәдән баш тартсалар, Аллаһ аларны газап кылыр, аларны газаптан коткару өчен җир йөзендә вәли һәм ярдәмче табылмас» (Тәүбә, 74).

Ул сүзләрне ишеткәч, Җулас куркуыннан нәрәс сөйлисен онытты. Аннары: «Мин тәүбә итәм, Аллаһ илчесе. Чыннан да, тәүбә итәм. Аллаһ минем тәүбәмне кабул итсен иде».

Шушы сүзләрдән соң Пәйгамбәр Өмәйргә карады, ул инде сөенә башлаган иде. Аллаһ илчесе аның колагын тотып:

- Синең колагың җитә. Раббың синең сүзләреңне исбатлады, - диде.

Шуннан соң Җулас исламга кайтып, чын мөселман булды. Сәхабәләр дә аның кайтуына ышандылар. Җулас Өмәйр хакында көферлектән коткарды, дип әйтте. Ләкин аның тормышында аннан да яктырак вакыйгалар булды. Хәзер инде сезне Өмәйрнең өлкән кеше буларак  таныштырып китәм.

Минем янда Өмәйр ибн Саад кебек кешлеләр күбрәк булсын иде.

Гомәр ибн әл-Хаттаб

Инде сез Өмәйрнең яшүсмер вакытындагы тормышын карап үттегез. Ә хәзер инде ул үсеп җиткән. Менә хәзер сөйләнәчәк кыйсса да кызыклы булыр.

Хомсның халкы һәрвакытта да үзләренең җитәкчеләре хакында гел начар сүзләр сөйләделәр. Хомс – Сүриядә урнашкан кала. Яңа җитәкче килгән саен, халкы җитешсез якларын эзләргә тотына һәм шуларны хәлифәгә әйтә. Аннары башка җитәкче кирәк диләр.

Ахыр чиктә, Гомәр бик яхшы кешене җибәрә. Сугышчы укларын тикшергән кебек, ул да сәхабәләрен тикшереп чыга. Аннары Өмәйрне җибәрергә кирәк дигән нәтиҗәгә килә.

Ул вакытта Өмәйр Шамда сугышта катнаша. Шәһәрләрне азат итә, кабиләләрне буйсындыра, мәчетләр төзетә. Шуңа карамастан, мөэминнәрнең әмире аны чакырып ала. Аңа Хомсның җитәкчесе булырга куша. Аңа ошамаса да, ризалаша. Ул бит җиһадта катнашырга ярата иде.

* * *

Хомска килгәч, Өмәйр халыкны намазга дәшә. Намаз укыгач, кешеләргә мөрәҗәгать итә. Аллаһка мактау, Пәйгамбәргә салават әйткәннән соң, болай ди:

- Кешеләр. Дөреслектә, ислам – ул ныклы капка. Исламның төп өлеше – гаделлелек, ә аның капкалары – хаклык. Әгәр алар җимерелсәләр, дин бетте дигән сүз. Ул көчле булганда, ислам да бетмәс. Җитәкченең көче башларны кисүдә түгел, ә канун һәм гаделлек нигезендә идарә итүдә.

Аннары Өмәйр әйткән сүзләренә тугры булып үз эшенә керешә.

* * *

Бер ел эчендә Өмәйр Гомәргә бер хат та язмаган, бер дирхәм салым да җибәрмәгән. Гомәрнең күңелендә шикләр туа башлаган, чөнки өлкә башлыкларының үзләренең генә хакимлек итүләреннән бик курыккан. Аның өчен Аллаһ илчесе генә гөнаһсыз тоелган.

Гомәр язучысын чакыртып, Өмәйргә түбәндәге сүзләрне яздырткан: «Хатны Гомәрдән алгач, Хомсны калдырып, аның янына бар, мөселманнардан җыелган салымнарны да китер».

* * *

Гомәрдән хатны алгач, Өмәйр юлга җыена башлады. Җилкәсенә тәһарәт алыр өчен савыт-саба элде, кулына кылыч алды, Хомс һәм әмирлек җиреннән китте. Мәдинәгә җәяү атлады. Мәдинәгә килеп җиткәндә, Өмәйрнең йөзендә катлаулы юлның авырлыгы сизелә иде.

* * *

Өмәйр Гомәр янына килеп кергәч, тегесе моның кыяфәтенә карап гаҗәпкә кала. Аннары ул сорау бирде:

- Синең белән ни булды?

- Бернәрсә дә булмады, мөэминнәрнең әмире, Аллаһка шөкер, мин сау-сәламәт. Мин үзем белән бөтен дөньяны алып килдем һәм килгәндә аны тартып бардым.

- Үзең белән нәрсәләр алып килдең? (Ул Өмәйр акча алып килгән дип уйлады)

- Үзем белән ашарга чүлмәк, тәһарәт алыр өчен дә савыт-саба бар. Шулай итеп, анда бөтен кирәк-яраклар сыйган, шуңа күрә беркем дә мохтаҗлык кичерми.

- Син әллә җәяү килдеңме?

- Әйе, мөэминнәрнең әмире.

- Әллә өлкә халкы ат та бирмәдеме?

- Юк, алар миңа бернәрсә дә бирмәделәр, мин дә алардан сорамадым, - диде Өмәйр.

- Мөселманнарның казнасына нәрсә алып килдең?

- Бернәрсә дә алып килмәдем.

- Ни өчен?

- Хомска килгәч, андагы изге кешеләргә салымнар җыярга куштым. Җыелган салымны тиз арада тиешле урыннарга бирдек.

- Өмәйрне яңадан Хомсның башлыгы итеп сайлау хакында указ яз, - диде Гомәр язучыга.

- Алай кирәкмәс. Мин бүтән Хомска барырга теләмим. Өлкә башлыгы булырга теләмим. Мәдинә шәһәренә якын булган авылларның берсендә туганнарым яши. Миңа шунда күченергә рөхсәт бир, - ди Өмәйр.

Гомәр риза була.

* * *

Өмәйр авылына киткәннән соң әллә ни күп вакыт үтмәде. Гомәр иптәшен ышаначлымы, түгелме икәнлеген тикшерергә теләде. Хариска ул болай диде:

- Харис, Өмәйр янына бар да, аның йортында кунак бул. Әгәр мул тормышта яшәгәнен сизсәң, бернәрсә дә булмагандай, кире кайт. Әгәр ярлы булса, менә бу акчаларны бир.

Гомәр Хариска 100 динар акча бирде. Өмәйрнең авылына килеп җиткәч, кешеләрдән өен сорады. Бәндәләр аның өен күрсәттеләр.

Өмәйр белән очрашкач, Харис сүз башлады:

- Әссәләмү галәйкүм вә рәхмәтуллаһ.

- Вәгәләйкем әссәләм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ, - диде Өмәйр. – Син кайдан килдең?

- Мәдинәдән, - диде Харис.

- Андагы мөселманнарның хәлләре ничек?

- Бар да яхшы, - диде Харис.

- Мөэминнәрнең әмире ничек яши?

- Сау-сәламәт, - диде Харис.

- Аллаһның кушканнарын үтиме?

- Әйе, әлбәттә. Гөнаһ кылганы өчен бер малаен кыйнады.

- Аллаһым, Гомәргә ярдәм ит. Мин аның хак мөселман икәнлегенә ышандым.

* * *

Харис Умайрда 3 көн кунакта була. Көн саен Умайр аңа камыр ризык китерә. Өченче көнне бер авыл кешесе: “Син умайрны авыр хәлгә калдырдың. Бу камыр ризыктан башка аларда бернәрсә дә юк. Алар үзләре ачтан интегәләр. Ризалашсаң, минем өйгә кер”.

* * *

Шуннан соң Харис динар акчалар булган янчыкны чыгарып, Умайрга бирә.

- Нәрсә ул? – дип сорый Умайр.

- Бу акчаны сиңа мөэминнәрнең әмире җибәрде.

- Аларны кире үзенә бир. Аңа миннән сәлам җиткер һәм Умайр бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел диген.

Монда Умайрның хатыны кысыла, чөнки ул иренең кунак белән сөйләшкәнен ишетә.

- Ал ул акчаларны, Умайр. Әгәр син аларга мохтаҗ булсаң, үзеңә үзләштер. Әгәр алар сиңа кирәкмәсә, аларны садака итеп бир, чөнки монда мохтаҗ кешеләр күп.

Бу сүзләрне ишеткәч, Харис акчаны Умайрның кулына куя да тизрәк чыгып тая. Акчаларны алгач, Умайр кечкенә янчыкларга салып, көн саен ярлыларга өләшә. Башта сугышта үлгәннәрнең ятимнәренә бирә.

* * *

Харис Мәдинәгә кайткач, Гомәр аннан сорый:

- Харис, син нәрсәләр күрдең?

- Мин мохтаҗлык күрдем.

- Динарларны аңа бирдеңме?

- Әйе, мөэминнәрнең әмире.

- Нәрсә эшләтте ул аларны?

- Белмим. Ул аны ярлы кешеләргә өләшкәндер дип уйлыйм.

Гомәр аңа хат яза: “Минем хатны алгач, аны минем янга килеп җиткәнче, кулыңнан ычкындырма”.

* * *

Умайр Мәдинәгә юнәлә. Анда барып җиткәч, Гомәр аны кайнар сәламли аннары ул Умайрдан җибәргән акчалары хакында сораштыра:

- Умайр, син ул акчаларны нәрсәләр эшләттең?

- Хәзер инде ни эшең бар, син инде ул акчаларны бирдең бит инде?

- Ләкин мин синең нәрсәләр эшләткәнеңне белергә телим?

- Мин аларны байлыгым да, кешеләр дә файда китерә алмаган көн өчен сакладым.

- Син үзеңнең мохтаҗлыгына карамастан, башка кешеләргә ярдәм итүчеләр җымләсеннән, - дип әйтте, ә шул вакытта күзләреннән яшьләр дә актылар.

Аннары Умйарны бер дөя хәтле ризык һәм кием-салым белән бүләкләргә теләде. Умайр болай ди:

- Бездә ризыклар җитәрлек. Туганнарга арпа калдырдым. Ул беткәнче, Аллаһ ризыкландыра. Киемне хатыным өчен алыр идем. Чөнки киеме тузып бетте.

* * *

Умайр вафат була. Ул бу тормыштан Аллаһка бирелүчәнлек һәм изге күңеллелек белән китә. Андый хәбәр Гомәргә ирешкәч, ул кайгыга калды. Ул болай ди: “Минем янда Умайр ибн Саад кебек кешлеләр күбрәк булсын иде”.

* * *

Аллаһ Умайр белән канәгать булсын иде. Ул Мөхәммәт ибн Габдулла мәктәбедә укыган үрнәк кеше булган.


Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин

Комментарийны калдырыгыз
avatar
Мәкаләләр
Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Дек 19
Әңгәмәләр
© 2009-2016 "Татар Ислам" мэгълумат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга «Ислам info» «Медиа торкеме» ЖЧШ барлык хокукларга ия санала. Материалларны кулланганда гиперсылтама ясау мэжбури. Масса кулэм магълумат чараларында (Роскомнадзор) теркэлу турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Урнаштырылган материал 18+. т.(843) 258-15-19
Сайтлар ясау хэм сайт белэн идарэ иту «Ариф» студиясе