ЗӘЙД ИБН ХАРИС

Вәллаһи, Зәйд ибн Харис– кешеләр арасында минем яраткан бәндәм Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) Саалаба кызы Суада бану Маан кабиләсенә кунакка барды. Аны малае Зәйд озатып

БӘЙЛЕ
2010 Июн 20

Вәллаһи, Зәйд ибн Харис– кешеләр арасында минем яраткан бәндәм

Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.)

Саалаба кызы Суада бану Маан кабиләсенә кунакка барды. Аны малае Зәйд озатып йөрде. Ул вакытта аңа 8 генә яшь була.

Ул туганнарына барып җиткәч, аларның кабиләсенә бану әл-Кайн кабиләсе һөҗүм ясый, милекләрен талый, дөяләрен үзләштерә, кешеләрен дә тоткынлыкка ала. Алар арасында Суаданың малае да була. Зәйдне ярминкәдә 400 дирхәмгә кораеш байларының берсе Хәким ибн Хазам ибн Хувайлидка саттылар.

Башка малайларның язмышы да Мәккәгә алып килде. Хәдичә апасы аның кайтканын белгәч, аның белән сөйләшергә керде. Хәким аңа болай ди:

- Апа, Указ ярминкәсендә мин берничә малайны сатып алдым. Кайсысы күңелеңә хуш килсә, шуларның берсен сайла. Бу сиңа минем бүләгем булыр.

Хәдичә малайларны карап чыккач, Зәйд ибн Харисны сайлады, чөнки ул акыллырак булып күренде. Малайны алып китеп барды.

Тиздән ул Мөхәммәд ибн Габдуллага кияүгә чыга. Ирен шул малайны биреп бүләкли.

* * *

Бәхетле малайны Мөхәммәд тәрбияли башлады. Ул да аның югары әхлак сыйфатларын үзендә булдырды. Ул вакытта аның әнисе малаен югалтудан бик нык кайгыра иде. Берничек тә тынычлана алмады ул.

Хәтта ул малаеның исәнме, юкмы икәнлеген дә белмәде. Исән булса, кайтарырга теләде, вафат булса, эзләүнең дә кирәге юк.

Зәйднең әтисе Харисны төрле урыннардан эзләде. Шунда ул шигъри юллар язды:

Аның кайда икәнен белмичә еладым...

Исәнме ул, исәнме өмет, әллә миңа

Аны күрмичә үләргә насыйп булгандыр?

Вәллаһи, миңа бернәрсә дә билгеле түгел.

Тигезлекләр һәм таулар сине урладымы?

Кояш чыкканда да, батканда да аның турында хәтерлим...

Бөтен гомерем буена аны эзләрмен,

Үлгәнче дөямне дә шул эшкә җигәрмен...

Һәрбер кеше үлә, өмет алдануга китерсә дә.

* * *

Хаҗ кылган вакытта Зәйд яшәгән кабиләнең бер өлеше Мәккәгә килә. Алар Зәйд белән йөзгә-йөз очраша. Алар арасында кызыклы әңгәмә башлана. Сораулар бирелә. Өйләренә кайткач, атасына сөйләделәр.

* * *

Харис малаен кире сатып алырлык дәрәҗәдә акча алып юлга чыга. Аның белән бергә Кааб абыйсы да бара. Икесе дә Мәккә тарафына юнәлделәр. Алар Мөхәммәд ибн Габдулла янына килеп җиттеләр:

- Габделмоталлап баласы, сез – Аллаһ күршеләре. Һәрбер мохтаҗ кешегә ярдәм итәсез. Без синдә булган улыбыз артыннан килдек. Акчалар да алып килдек. Теләкләребезне үтә инде,-диделәр.

- Сезнең улыгыз кайда? Кем турында сөйлисез? – дип сорады Мөхәммәд.

- Ул малай синдә. Аның исеме –Зәйд.

- Сездә акчадан да яхшырак нәрсә бар?

- Нәрсә турында сөйлисез?

- Аны чакырыгыз. Кем белән калырга икәнлекне үзе сайласын. Сезне сайласа, хәтта акча да кирәкми. Мине сайласа, миндә калыр.

- Син бик гадел кеше икәнсең.

- Кемнәр алар? – дип сорый Мөхәммәд, Зәйдне чакырып.

- Харис исемле әтием белән Кааб исемле абыем.

- Мин сиңа сайлау хокукны бирәм: әгәр теләсәң, алар белән кит, әгәр теләсәң, миндә кал.

- Синдә калырмын.

- Кайгы сиңа, Зәйд. Нигә син коллыкны әтиеңә караганда да ныграк яратасың?-диде Харис.

- Ул кеше миңа бик яхшы мөнәсәбәттә, әйбәт тәрбия бирде, шуңа күрә аннан китәсем килми.

* * *

Зәйднең шундый тәртибен күргәч, Мөхәммәд аны кулыннан тотып, изге җиргә алып килгән.

- Кораешлар. Бу– минем малай.

Моны ишеткәч, Харисның күңеле тынычлана. Алар үзләренә кайтып китәләр. Шул көннән башлап, аның исеме Зәйд ибн Мөхәммәд була. Ләкин Аллаһ: «Үзләренең һәм аталарының исемнәре белән атагыз»,- дигән аятьне иңдергәч, аны яңадан Зәйд ибн Харис,дип атый башлыйлар.

* * *

Зәйд Мөхәммәде атасы белән анасына караганда да ныграк яратты. Ләкин нинди зур бәрәкәткә ирешәчәген әле аңламады.

Хуҗасының Аллаһ илчесе, Пйгамбәр буласын әле ул күз алдына да китермәде. Көнбатыштан башлап көнчыгышка кадәр изгелек һәм гаделлек чыганагы буларак,яңа дәүләтнең төзелешендә катнашуы турында, нигезенә бер таш куюы хакында әле ул бөтенләй уйланмады.

Аллаһ кемгә тели, шуңа рәхмәтен бирә. Аның рәхмәте киң.

Зәйд Мөхәммәтне сайлаганнан соң берничә ел үткәч, ислам дине иңә башлады. Зәйд беренчеләрдән булып ислам динен кабул итте. Әллә аның белән берәрсе ярыша алдымы? Зәйд Аллаһ илчесенең киңәшчесе, хәрли походларда командир, Мәдинәнең бер җитәкчесе булды. Зәйд пәйгамбәрне ата-анасына караганда да ныграк яраткан кебек, пәйгамбәр дә аны шулай яратты, хәтта соңга кабылрак кайтса, сагына иде. Кайтып төшсә, сөенде.

Пәйгамбәрнең шатлыгы хакында Гайшә сөйли:

- Зәйд Мәдинәгә кайткач, Аллаһ илчесе минем өйдә була. Ул, Зәйд ишеккә шаку белән, тиз арада киенеп, ишекне ачарга бара, Зәйдне кочаклап ала. Вәллаһи, Аллаһ илчесенең киенер-киенмәс кенә чыгуын беркайчан да күргәнем булмады. Бу кешеләргә билгеле булгач, алар аны “яраткан Зәйд”, “Аллаһ илчесе ярата” дигән кушаматлар тактылар. Зәйднең улы Усамны “яратканның малае” дип атаганнар.

* * *

Һиҗри буенча 8 нче елда Аллаһ аларны сынап карады.

Аллаһ илчесе әл-Харисны Бусра җитәкчесенә илче итеп җибәрде. Хатында ислам динен кабул итәргә кирәклеге хакында әйтелгән була. Тегесе Муатага җиткәч, аңа Шурахбил исемле әмир ябырыла, аны үтерә. Бу Пәйгамбәрне ачуландыра, чөнки илчеләрне үтерергә ярамый бит.

Муатага каршы Аллаһ илчесе 3000лек гаскәр туплады. Зәйдне гаскәр башлыгы итеп билгеләде.

- Әгәр Зәйд вафат булса, Җәгъфәр җитәкчелек итсен, анысы да үлсә, Габдуллага тапшырыгыз, анысы да вафат булса, үзегез сайлагыз,-диде ул.

* * *

Гаскәр юлга чыга һәм Маанга барып җитә. Ираклий исемле Византия императоры 100 меңлек гаскәре белән гассанидларны якларга була. Алар мөселманнардан ерак булмаган урынга урнашалар.

* * *

Ике төнне мөселманнар Маанда кундылар, чөнки киңәшләшергә кирәк иде.

- Аллаһ илчесенә аларның саны турында хат языйк, - ди кайберләре. Икенчеләре болай ди:

- Вәллаһи, кешеләр, без сан белән түгел, ә иманыбыз белән сугышабыз. Алга барыгыз. Аллаһ йә шәһит үлемен бирер, йә җиңәрбез.

* * *

Ике гаскәр Муата җирендә очраша. Мөселманнарның батырлыклары византиялеләрне гаҗәпкә калдыра. Аларның күңелләрендә 200 меңлек гаскәргә каршы чыгучы 3000  мөселман гаскәренә карата хөрмәт барлыкка килә. Зәйд сугышта зур батырлыклар күрсәтә. Йөзәрләгән кылычлар аның тәнен кискәләгәч, батырларча вафат була. Байрак Җәгъфәр кулына күчә. Анысы да батырларча үлә. Шулай ук, Габдулла да батырларча җан тәслим кыла.

Ул вафат булгач, мөселманнар Халид ибн Вәлидне гаскәр башлыгы итеп сайлыйлар. Ислам диненә күптән түгел генә керсә дә, ул мөселман гаскәрен җиңелүдән коткара.

* * *

Гаскәр башлыкларының үлеме хакындагы кайгылы хәбәр Мөхәммәдкә (с.г.в.) ирешә. Бу хәлгә ул нык кайгырды. Аларның гаиләләренең хәлләрен белде. Аллаһ илчесе Зәйднең йортына кергәч, кечкенә кызы еларга тотынды. Аңа карап, Мөхәммәд (с.г.в.) дә елады.

Саад ибн Убада аңа шундый сорау бирә:

- Нәрсә булды, йә Аллаһ илчесе?!

- Яратучы кеше яратканын елап искә ала.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе