Әбү әд-Дарда

Әбү әд-Дарда дөньяви әйберләрне кулы белән дә, күңеле белән дә кабул итмәде. Габдрахман ибн Әуф Әбү әд-Дарда кушаматлы Уваймир ибн Мәлик

БӘЙЛЕ
2010 Июн 20

Әбү әд-Дарда дөньяви әйберләрне кулы белән дә, күңеле белән дә кабул итмәде.

Габдрахман ибн Әуф

Әбү әд-Дарда кушаматлы Уваймир ибн Мәлик иртә торып, өенең түрендә урнашкан поты янына бара. Аңа кыйммәтле ислемайлар сөртте. Аннары аңа яңа киемнәр кидерде.

Кояш күтәрелгәч, Әбү әд-Дарда өеннән чыгып, кибеткә китте. Мәдинәнең барлык урамнары Бәдрдан кайтучы мөселманнар белән тулган. Алдагы сафта тоткынга эләккән кораеш вәкилләре бара. Аларны күргәч, Әбү әд-Дарда бер егет янына килде дә Габдулла ибн Раваханың язмышы хакында сорашты. Ул:

- Габдулла батырлык күрсәтте һәм сугыштан зур табыш белән исән-имин генә кайтты,-диде.

Егет әнә шулай Әбү әд-Дарданы тынычландырды. Габдулла белән Әбү әд-Дарда җаһилият вакытында ук кардәшләшәләр. Аннары Габдулла мөселман булып киткәч тә, тегесе әле дингә керми.

Ләкин моннан соң да туганлык җепләре өзелми. Кардәше көн дә Әбү әд-Дарданы исламга чакырган, ләкин әлегә тегесе ризалашмаган.

Әбү әд-Дарда кибетенә килеп, сәүдә белән шөгыльләнә башлый. Ләкин ул өендә нәрсә булганлыгы хакында белми. Ул вакытта өенә Габдулла килә.

Әбү әд-Дарданың өенә килеп җиткәч, ишеге ачык икәнлеге күренә. Ишектә Әбү әд-Дарданың хатыны була.

- Әссәләмү галәйкүм, Өмме әд-Дарда.

- Вәгәләйкем әссәләм, Әбү әд-Дарданың дусты.

- Әбү әд-Дарда кайда китте?

- Кибеткә китте.

- Керергә ярыймы?

- Рәхим итегез.

Аннары хатын балалары янына башка бүлмәгә кереп китте.

Габдулла Әбү әд-Дарданың поты урнашкан бүлмәгә керде. «Аллаһтан башка затларга табыну –ялган», - дип, потны балта белән ватты. Аның эшен бетергәч, Әбү әд-Дарданың өеннән чыгып китте.

Әбү әд-Дарда өенә кайткач, хатыны ватылган потны күрсәтә һәм моның Габдулла эше икәнен әйтә. Нык кына ачуланып, Габдулладан уч алырга йөри. Ләкин кинәт кенә тукталып кала, чөнки аның башына: бу поттан яхшылык килеп торса, ул үзен саклый алыр иде,  дигән уй килә. Габдулла янына барып, икесе дә Пәйгамбәр янына киләләр һәм шунда Әбү әд-Дарда исламга күчә. Әйләнә-тирәдә исламны кабул итүче соңгы мәҗүси була ул.

Беренче көннән үк Әбү әд-Дарда Аллаһка һәм Аның илчесенә чын күңелдән иман китерә. Озак еллар мәҗүси булып яшәгәнлеге өчен үкенә. Дини гыйлем буенча аны күп кенә иптәшләре инде узып киттеләр. Әбү әд-Дарда аларны куып җитәргә теләде. Белемгә омтылып, күп кенә нигъмәтләрне киметте. Әбү әд-Дарда Аллаһ китабын өйрәнде. Сәүдәнең динне өйрәнүгә комачаулык иткәнен аңлап алды, шуңа күрә хәтта сәүдә эшеннән дә ваз кичте. Нигә шулай эшлисең дигән сорауга, ул болай дип җавап бирә:

- Мин башта сәүдәгәр идем. Ислам динен кабул иткәч, сәүдә белән дә шөгыльләнүне дәвам итәргә һәм исламны да өйрәнергә теләдем. Ләкин ике эшне дә берьюлы булдыра алмадым, шуңа күрә динне генә өйрәндем. Вәллаһи, әгәр кибетем мәчеткә якын җирдә булса, һәр намазга йөрер идем. Аллаһ сәүдәгә каршы килми, ләкин мин дин тотучылар белән бергә булырга телим.

Ул сәүдәдән дә, башка дөньяви эшләрдән дә киселә. Бер кисәк кара ипи белән бер җиңелчә генә киемгә риза була.

Бер салкын төндә моның янына берәүләр кунарга килә. Аларны сыйлагач, кундыра, ләкин юрган бирми. Кунаклар нигә юрган бирми икән дип кайгыга калганнар. Берсе Әбү әд-Дардадан юрган сорарга тели. Икенчесе каршы килсә дә, ул Әбү әд-Дарда йоклаган бүлмәгә керә. Анда Әбү әд-Дарда хатыны белән җиңелчә генә киемнән йоклыйлар. Әлеге бәндә Әбү әд-Дардадан юрган сорагач, ул болай ди:

- Безнең өйдә берәр-нәрсә булса, бирер идек. Башка өйгә барсак, каты киртәгә очрыйбыз. Шуңа күрә, ул киртәне авырдан үтәсебез килми. Аңладыңмы?

- Әйе, Аллаһ сиңа бәрәкәт бирсен, - ди әлеге бәндә.

Дәүләт башлыгы Гомәр Әбү әд-Дарданы Шамга җитәкче итеп җибәрергә теләде, әмма тегесе риза булмады. Әбү әд-Дарда: «Әгәр мине дингә өйрәтергә, алар белән намаз укырга җибәрәм дисәң, җибәр». Гомәр риза була һәм Әбү әд-Дарда Шамга китә. Анда барып җиткәч, кешеләрнең байлык аркасында динне бик тотып бетермәүләре күренә. Шуңа ул, халыкны җыеп, түбәндәге сүзләр белән чыгыш ясый: «Халкым! Сез безнең кардәшләр. Нәрсә комачаулый сезгә минем киңәшне тотарга, миңа сездән бернәрсә дә кирәкми. Мин сезгә киңәш бирәм, ә минем чыгымнарны башкалар түли. Күрәм: сездә галимнәр кими бара, ә калганнарыгыз белем алырга ашыкмый. Күрәм: сез Аллаһның бәрәкәтләрен бик теләп кабул итәсез, ә боерыкларын бик үтәргә теләмисез. Күрәм: сез йотып булмый торган әйберне җыясыз. Сез артык күп йортлар төзисез. Юк-барга өметләнәсез. Сезгә хәтле дә сезнең шикелле халыклар булган. Тарих моңа шаһит! Аларның бөтен өметләре байлык иде. Тора-бара өйләре кабергә әйләнде... Хәтерлисезме, халкым, Помпей, Сәмүд, Гад халыкларын! Аларның байлыклары, акчалары күп иде бит! Ә хәзер аларны сукыр тиенгә дә сатып алып булмый». Бу чыгышны тыңлаучылар елап җибәрделәр.

Шул көннән башлап, Әбү әд-Дарда каладагы мәҗлесләрдә катнашкан, базарларда булган надан кешеләрне укыткан, сорауларга җавап биргән.

Беркөнне Әбү әд-Дарда урамда бер төркем кешеләрнең бер бәндәне уратып, кыйнауларын күрә. Ул кешеләр янына килеп: «Нәрсә булды?» – дип сорый. «Бу кеше зур гөнаһ кылды», – дип җавап бирәләр. Әбү әд-Дарда сорый: «Бер кеше коега төшсә, аны тартып чыгарыр идегезме?» Кешеләр: «Әйе»,-диделәр. «Алайса аны кыйнамагыз, әхлакны, динне аңлатыгыз», – диде ул. Әлеге бәндәләр: «Син аңа карата яхшы мөгамәләдәмени?»-дип сорадылар. Әбү әд-Дарда болай: «Минем өчен аның эше генә начар. Бу эшен ташласа, ул миңа кардәш була»,-дип җавап бирде. Гөнаһ кылучы елады һәм тәүбә итте.

Бер егет аны динне өйрәнергә чакырды. Әбү әд-Дарда:

- Рәхәт булганда, Аллаһны искә ал, авырлык килсә, Аллаһ сине искә алыр. Гыйлем ал, сөйләгәннәрне тыңла. Надан була күрмә, юкса, һәлак булырсың. Мәчет синең өең булсын. Аллаһ бәрәкәтләр бирер,-диде.

Яшь егетләр юл янында күңелле генә сөйләшеп утыра иделәр. Әбү әд-Дарда үтеп барганда аларга: «Оланнар! Мөселман йорты җаннарны, карашларны тынычландырырга тиеш. Эшсез утырмагыз монда,-диде.

Әбү әд-Дарда Дәмәшкъ шәһәрендә булганда, өлкә башлыгы Мөгавия улы өчен кызын сорап килгән. Әбү әд-Дарда кызын Мөгавия малае Язидкә бирмәгән. Ул кызын гади халыктан булган дин тотучы егеткә кияүгә биргән. Әбү әд-Дарданың бу гамәле безнең милләт өчен зур үрнәк булып тора.

Халык арасында: «Нишләп ул кызын бай җитәкче малаена кияүгә бирмичә, гади егеткә кияүгә биргән?»- дигән сүз тарала башлады. Алар Әбү әд-Дарданың үзеннән сорамакчы булдылар. Әбү әд-Дарда: «Күз алдына китерегез: минем кызым хезмәтчеләре арасында бай йортта яши. Дине белән нәрсә була соң? Мин кызыма яхшылык кына телим»,-дип җавап бирде.

Әбү әд-Дарда әш-Шамда булганда, шунда визиты белән Гомәр килә. Кич белән ул Әбү әд-Дарда өенә керә. Очрашкач, сөйләшергә тотыналар. Гомәр мендәр урынына ат өстенә җәя торган җәймәне күрә, эченә вак ташлар тутырылган вак ташларны күрде. Гомәр: «Мин бит сиңа ярдәм җибәргән идем»,-диде. Әбү әд-Дарда моңа: «Пәйгамбәребезнең хәдисе бар: дөнья милке аттагы кешенең милке кадәр генә булсын. Ә без нәрсә эшләдек?»-диде. Һәм алар елап җибәрделәр.

Дәмәшкъ шәһәрендә булганда, Әбү әд-Дарда халкын дингә чакыра иде, әмма ул соңрак авырый башлады. Иптәшләре аннан: «Нинди моң-зарларың бар?»-дип сорадылар. Ул: «Гөнаһларым бар»,-диде . Хәзерге заманда кайбер кешеләр: «Машина алыштырасым бар», – дип әйтерләр иде. «Нәрсә телисең?» – дигән сорауга, ул: «Аллаһның кичерүен», – дип җавап бирә.

Ул Аллаһ хозурына киткәч, Әуф төшендә палатка, су һәм зур сарык көтүен күрә. Кемнеке бу дигән сорауга Габдрахман ибн Әуфныкы дигән җавапны ишетә.

Габдрахман чыгып, болай ди:

- Ибн Мәлик, Аллаһ боларны Коръән аша биргән. Шул юл белән барсаң, җәннәттә күзең күрмәгән нәрсәләргә ирешерсең.

- Болар кем өчен?

- Аллаһ аны Әбү ад-Дарда өчен әзерләде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе