ӘБҮ СУФЬЯН ИБН ӘЛ-ХАРИС

Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) белән Әбү Суфьян арасында дуслык җепләре шулкадәр көчле була ки, андый күренеш бик сирәк очрый. Әбү Суфьян белән

БӘЙЛЕ
2010 Июн 17

Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) белән Әбү Суфьян арасында дуслык җепләре шулкадәр көчле була ки, андый күренеш бик сирәк очрый. Әбү Суфьян белән Мөхәммәд (с.г.в.) бер үк яшьтә һәм бер үк гаиләдән булалар. Ул Пәйгамбәребезнең туганнан туган кардәше, чөнки әл-Харис белән Габдулла–кардәшләр. Шулай ук, Мөхәммәд белән Әбү Суфьян сөт кардәшләре дә, чөнки аларның икесен дә Хәлимә имезә.

Мөхәммәдкә (с.г.в.) Пәйгамбәрлек килгәнче, Әбү Суфьян аңа бик якын дус булган. Әле алар бер-берсенә охшаш та булалар. Шундый якын туганлык хакында ишеткәнең дә юктыр, укучым.

Шуларны санап үтсәк, Әбү Суфьян ислам динен беренчеләрдән булып кабул иткән дип уйларсыз сез. Ләкин эш башкачарак булды шул.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) ислам диненә чакыра башлагач, Әбү Суфьянның күңелендә күрәлмау хисе кабынып китә, дуслык дошманлыкка әйләнә, туганлык җепләре өзелә, кардәшлек көндәшлеккә әверелә.

Аллаһ илчесенә Раббысыннан аятьләр иңә башлаганда Әбү Суфьян ибн әл–Харис кораеш кабиләсендә танылган сугышчы һәм иң данлыклы шагыйрьләрнең берсе була. Үзенең барлык талантын, сәнгатен Пәйгамбәребезнең хезмәтенә каршы куя. Барлык көче белән ул исламны һәм мөселманнарны юк итәргә тырыша.

Әбү Суфьян Пәйгамбәргә дошманлык күрсәтү һәм мөселманнарга зыян китерү буенча рухландыручы бәндә була.

Шайтан Әбү Суфьянны Пәйгамбәрдән көлә торган шигырьләр язарга илһамландырган. Әбү Суфьянның Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) дошманлыгы 20 ел чамасы дәвам итә, шул чорда ул аның белән көрәшер өчен нинди генә чаралар кулланмый. Әбү Суфьян мөселманнарга зыянның барлык төрен дә кыла һәм аның өчен тулы җаваплылыкны үз өстенә ала.

Мәккәне басып алыр алдыннан Әбү Суфьян ислам динен кабул итә.Ул исламны кабул иткәндә кызыклы вакыйга була. Әбү Суфьянның үзенә сүз бирик әле. Чөнки ул дөресрәк сөйләр.

Әбү Суфьян болай сөйли: «Ислам дине ныгыгач, бөтен яклап та Мөхәммәднең Мәккәне алырга җыенуы турында хәбәрләр килде. Җир минем өчен тар була башлады. Мин үз-үземә: «Миңа кая барырга? Кемне юлдаш итеп алырга? Миңа хәзер кем белән булырга?»–дип сораулар бирергә керештем.

Мин хатыныма һәм балаларыма: «Мәккәдән китәргә җыеныгыз. Тиздән монда Мөхәммәд килеп җитәр. Әгәр аның кулына эләксәм, үтереләчәкмен», –дидем. Җавап йөзеннән, алар миңа: «Гарәпләрнең күбесе һәм башка халыклар Мөхәммәднең динен кабул иткәннәрен аңларга вакыт җитте, ә син һаман да аңа дошманлык күрсәтәсең, кайчандыр ул синең дустың иде»,–диделәр.

Алар мине Мөхәммәднең диненә тарта башладылар, аннары Аллаһ күңелемне ислам дине өчен ачты. Аннары Мазкур исемле хезмәтчемә: «Тиз генә дөяләр һәм ат хәзерлә!»–дидем. Без улым Җәгъфар белән Абвага юл тоттык, чөнки Пәйгамбәр шунда тукталган.

Анда барып җиткәч, кешеләр танымасыннар өчен киемнәремне алыштырдым, чөнки аның сәхабәләре мине ислам динен кабул иткәнче үтерергә мөмкиннәр иде бит. Калган бер миль юлны җәяү генә атладым. Мөселман гаскәре Мәккәгә юнәлә торды. Мин алардан ераграк булырга тырыштым, чөнки сәхабәләр танырга мөмкиннәр».

Әбү Суфьянның сүзләре сезне кызыктырдымы? Алайса дәвам итәбез:

«Юлдан барганда, миңа Пәйгамбәр (с.г.в.) үзенең күпмедер кешесе белән очрады. Аның янына барып, йөземне күрсәттем. Мине күргәч, ул икенче якка борылды. Яңадан аның каршына бастым, ул тагын борылды. Мин аның каршына борылган саен ул икенче якка борыла иде. Пәйгамбәр белән очрашкач, минем исламга күчкәнемне белгәч, сөенер дип уйладым. Ә аңа карап, сәхабәләре дә сөенерләр. Аллаһ илчесенең миннән борылганын күргәч, алар да борылдылар. Мине Әбү Бәкер күргәч, бик ачулы кыяфәттә борылды. Гомәр ибн Хаттабка карагач, ул тагын да ачулырак булып чыкты. Ул минем белән сөйләшергә бер әнсарны җибәрде. «Йә, Аллаһ дошманы. Син Пәйгамбәргә һәм аның сәхабәләренә зур зыян салдың. Дошманлыгың белән безнең җирне көнбатыштан башлап көнчыгышка кадәр юл үттең»,–дип әнсар кешесе мине яман сүзләр белән мыскыллавын һәм ләгънәт кылуын дәвам итте, ә мөселманнар аңа шат булдылар.

Аннары мин әл–Габбас абыйны күрдем һәм аңа: «Абыем, Пәйгамбәребез минем белән сөйләшсен әле, әйт әле аңа, ул минем исламны кабул итүемә шат булсын әле. Син танылган кеше бит», –дип мөрәҗәгать иттем. Әл-Габбас абый: «Юк, валлаһи, аның сиңа ничек ачуланганын күрдем. Шуңа мин аңа бер сүз дә әйтә алмыйм. Мин аны бик хөрмәт итәм»,–диде. Мин аннан: «Син мине кемгә ташлап калдырасың?»– дип сорадым. Ул: «Берничек тә җавап бирә алмыйм», – диде. Мине кайгы басты. Аннары туганнан туган кардәшем Галигә әйтеп карагач, ул да абыем кебек җавап кайтарды. Аннары тагын абыема мөрәҗәгать иттем:«Абый, әгәр Пәйгамбәрнең күңелен нечкәртә алмасаң, мине хурлаучы кешедән булса да коткар», –дидем. «Кем соң ул?» – дип сорады әл–Габбас. Аның хакында сөйләгәч, абыем аның Нуайман икәнлеген әйтте. Шул бәндәне китергәч, абыем аңа: «Тыңла әле, Нуайман. Әбү Суфьян – Пәйгамбәребезнең туганы һәм минем кардәшемнең баласы. Әгәр аңа Аллаһ илчесе ачуланган икән, кайчан да булса ул кичерер. Аны хурлаудан тукта әле». Аннары мине хурлаудан туктады».

Әбү Суфьян белән булган вакыйга ничек бетте соң? Әбү Суфьян дәвам итә: «Аллаһ илчесе Мәккәгә якын булган Җәһвада тукталгач, мин аның ишеге янына утырдым. Минем янда улым да бар. Өйдән чыккач, ул гел икенче якка борыла иде. Шулай озак дәвам итә алмый бит инде. Аннары мин хатыныма: «Әйдә, китик моннан, ачтан булса да үләрбез».

Пәйгамбәргә бу сүзләрне җиткергәч, ниһаять, күңеле йомшарды. Ул миңа йомшаграк карый башлады. Аның миңа елмаюын да теләдем».

«Аллаһ илчесе Мәккәгә кергәндә, мин аның артыннан бардым. Мәчеткә кергәндә дә аның артыннан кердем.

Хунайндагы сугыш вакытында мәҗүси гарәпләр Пәйгамбәргә каршы зур гаскәр җыйдылар. Алар бу сугыш Пәйгамбәрлекне туктатыр дип уйладылар.

Бу сугыш вакытында мәҗүсиләр мөселманнарны җиңә башладылар. Мөселманнар калтырый башладылар. Аллаһ илчесе какшамас кыя кебек алга ыргылды. Аның кылычы ялтырады, ул үзен һәм сәхабәләрен саклады.

Мин атымнан төшеп, әл-Габбас абыем белән Пәйгамбәрне саклый башладык. Минем яхшы сугышканымны күреп, Аллаһ илчесе абыемнан кем икәнрлегемне сорады. Абый: «Ул синең икетуган кардәшең Әбү Суфьян. Аны кичер», - диде. Пәйгамбәребез: «Мин аны кичердем инде, Аллаһ та дошманлыгын гафу итте».

Минем күңелем шатлана башлады, һәм мин аның аягын үбә башладым. Ул миңа борылып: «Кардәшем, алга бар һәм көрәш!» – дип әйтте.

Аллаһ илчесенең бу сүзләре минем күңелемә батырлык өстәделәр. Мәҗүсиләрне шулкадәр кысрыкладым, алар минем янымнан китә башладылар. Минем арттан мөселманнар да кушылдылар, аннары без аларны миль ераклыкта кудык, һәм аларда паника барлыкка килде».

Хунайндагы сугыштан соң Әбү Суфьян Пәйгамбәрнең мәхәббәтенә лаек була. Хәтта шуннан соң да ул Пәйгамбәрнең күзенә туп-туры итеп карарга оялган, чөнки бик нык оялган.

Аллаһның нуры булмаган көннәр өчен Әбү Суфьян көне һәм төне буе Аллаһының китабын укый. Диннең бөтен кануннарын да белергә тырыша.

Гомерен Аллаһка багышлап, бөтен дөньяви эшләрдән тыелып торган (дөрес аңларга кирәк). Хәтта Аллаһ илчесе дә Әбү Суфьян турында Гайшәгә әйтә: «Беләсеңме, кем ул?» Тегесе әйтә: «Юк, я Аллаһ илчесе». Пәйгамбәребез әйтә: «Ул минем икетуган кардәшем Әбү Суфьян ибн әл-Харис. Игътибар ит, ул беренче булып мәчеткә керә һәм иң соңыннан гына чыга».

Аллаһ илчесе бу дөньядан киткәч, анасы бердәнбер баласын югалткан шикелле кайгыра башлады, хәтта аның хакында хәсрәт белән тулы булган шигырь дә язды.

Гомәр хәлиф булгач, Әбү Суфьян үлемнең якынлашуын сизә, һәм үзенә кабер казырга урын сайлый. 3 көннән соң вафат та була. Үлер алдыннан хатынына һәм баласына әйтә: «Мине елап озатмагыз, чөнки исламны кабул иткәч, бер гөнаһ та кылмадым». Җаны чыгып киткәч, Гомәр сәхабәләр белән җеназа намазын укыды.

Аның үлеме ислам һәм мөселманнар өчен бәхетсезлек буларак кабул ителде.

Менә бит, кайчандыр Пәйгамбәргә дошман булган бәндә дә нинди изге кешегә әверелгән, шуңа күрә эскәмиядә: «Кайчандыр эчеп йөри иде, хәзер мулла булган», «Элеккеге коммунист хәзер мулла булып йөри» – дигән сүзләрне һич тә әйтергә ярамый


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе