УКБА ИБН ӘМИР ӘЛ-ҖҮХАНИ

Ул Дәмәшкъ сугышларында катнашкан батыр һәм Мисыр өчен сугышта гаскәр башлыгы була. Аллаһ илчесе, ниһаять, Мәдинәгә барып җитә. Аның халкы Аллаһны зекер итә.

БӘЙЛЕ
2010 Июн 17

Ул Дәмәшкъ сугышларында катнашкан батыр һәм Мисыр өчен сугышта гаскәр башлыгы була.

Аллаһ илчесе, ниһаять, Мәдинәгә барып җитә. Аның халкы Аллаһны зекер итә. Кечкенә кызлар болай диделәр:

Безгә тулган ай килде

Шундый озак көткәннән соң,

Без без Аллаһка гына

Рәхмәт укырга тиешбез.

Аллаһ илчесе зур түземсезлек белән көтеп торган кешеләр арасыннан авырлык белән үтә. Аны күңелләре шатлык белән тулган халык диңгезе камап ала.

* * *

Ләкин Укба бу очрашуга шатланмый. Эш шунда ки, ул сарык көтүе белән бөтенләй башка җиргә киткән була, югыйсә, ул хайваннар ачтан үләргә мөмкиннәр иде, шуңа ул бу хәбәрне белмичә кала. Шушы сарыклар Укбаның бердәнбер милке булып саналалар.

Ләкин Мәдинә тулы шатлык тирә-якларга да тарала. Ул хәбәр Укбага да барып ирешкән. Ул вакытта сарыклары белән була.

Сүзне Укбага бирик әле.

«Аллаһ илчесе Мәдинәгә кергәндә мин сарык көтүен көтә идем. Шундый хәбәрне ишеткәч, сарык көтүемне ташлап, аның белән күрешергә ашыктым. Аны күргәч, мин аңа:

- Я Аллаһ илчесе, минем присягамны кабул итәсеңме? – дигән сорауны бирдем.

- Син кем буласың соң? – дип сорады ул миннән.

- Укба ибн Әмир булам.

- Нинди присяга бирәсең: көтүчеләрнекенме, мөһаҗирләрнекенме?

- Мөһаҗирләрнекен.

Аллаһ илчесе присяганы кабул итә. Анда берне кунгач, сарыкларым янына киттем.

Без Мәдинә шәһәреннән ерак урында көтү көтүче 12 мөселман идек. Беришләре башкаларга шундый киңәшне бирделәр:

- Әгәр Аллаһ илчесе янына барып, аннан дин дәреслрәен алмасак, монда торудан гына файда юк. Беребез көн саен шуның янына барсын да, аннары безгә дә ирештерсен.

- Пәйгамбәребез янына алмашынып барыгыз, ә сарыкларыгызны миңа калдырып торыгыз, - дидем мин, чөнки сарыкларны башка берәүгә калдырырга курка идем.

Көн саен иптәшләремне дин дәресләренә җибәреп тордым. Ә көтүләрен үзем көттем. Алар әйләнеп кайткач, дәресләрне игътибар белән тыңлап тордым. Аннары мин уйлана башладым: “Нигә әле мин шушы ябык сарыкларым өчен Пәйгамбәр белән очрашмаска тиеш әле”.

* * *

Укба ибн Әмир шулай эшләргә карар кылды. Ләкин 10 елдан соң сәхабәләр арасында ничек итеп дин галиме, Коръән белгече, тәҗрибәле хәрби башлык булганлыгын сизмичә дә калды. Сарыкларын калдырып, Дәмәшкъне басып алганда гаскәрнең башында булуын, андагы Бабтум дигән яшеллеккә күмелгән районында матур йортта торачагын күз алдына да китермәгән.

Аллаһ илчесе янына барганда, Мисыр өчен сугышта гаскәр башлыгы булуын да, аның җитәкчесе булын да, сараенда гомер кичерүен дә күз алдына китермәгән. Алар барысы да Аллаһка гына билгеле булганнар.

* * *

Укба Пәйгамбәрнең күләгәсе кебек аның артыннан йөргән. Кая гына барса да, Укба аның артыннан бара торган булган. Еш кына Аллаһ илчесе аны артына утырткан, шуңа күрә аны артта баручы дип атаганнар. Кайвакытта пәйгамбәр үзе җәяү атлаган.

Укба сөйли:

- Аллаһ илчесе утырып барган мулның бавын тотып бардым. Без Мәдинәнең куе үләннәр үскән җиреннән барабыз. Ул миннән: “Мулга утырасың киләме?” – дип сорый. Мин юк диәргә теләдем, ләкин Аллаһ илчесен кыерсытырга теләмәгәч, ризалык белдердем. Аннары мулга утырдым. Аннары ул миңа: “Син элегрәк белмәгән ике сүрә өйәртимме?” – дип әйтә. Шулай итеп, ул миңа “Фәләкъ” һәм “Нәс” сүрәләрен өйрәтте. Намаз вакытында ул бу аятьләрне укыды һәм миңа йокларга ятканда да, торганда да шуларны укырга кушты.

- Калган гомерем буена шуны үтәп бардым, - дип өстәп куйды Укба.

* * *

Укба үзенең көчен ике өлкәгә сарыф итте: фән һәм җиһад. Аңа рухи һәм физик көчне бирде. Фән өлкәсендә ул гыйлемне пәйгамбәр кебек чимста чишмәдән алды, аннары Коръән белгече булды. Хәдисләр җиткерүчә дә, мирас хакында фикһ белгече дә иде ул. Шулай ук, әдәбият, тел белгече дә иде ул.

Коръән уку буенча аны беркем дә куып җитмәде. Төн җиткәч, Укба Аллаһ китабын укый башлый. Аның укыганын күзләре яшьләр белән тулы булган сәхабәләре тыңлап тордылар.

Укбаны Гомәр дә Коръән укырга чакырган. Монысы инде ризалашкан. Аннары берничә аятьне яттан укыган. Гомәр сакалы чыланганчы елаган. Укба үзе күчереп язган Коръән сәхифәсе бүгенге көндә Мисырда саклана. Аның ахырында: “Укба ибн Әмир тарафыннан язылган,” – дип кулеган.

Бу иң иске язма була. Ләкин, кызганыч ки, бу язма юкка чыга.

Җиһатына килсәк, Өһөд сугышында пәйгамбәр белән бергә катнаша. Дәмәшкъны басып алганда гаҗәеп батырлык күрсәтә. гаскәр башлыгы Әбү Убайда аны Гомәргә җиңдек дигән яхшы хәбәрне әйтергә җибәрә. 8 көн буе Мәдинәгә омтылган. Аннары яхшы хәбәрне әйткән.

Мисырны басып алганда үзе гаскәр башлыгы була. Муавия ибн Әбү Суфьян аны Мисыр өлкәсенең башлыгы итеп билгели. Анда ул 3 ел була. Аннары Урта диңгездәге Родос утравын басып алырга җибәрелә. Укба җиһад хакында барлык хәдисләрне дә белгән. Ук белән ату сәләтен дә ныгыткан.

* * *

Мисырда укба авырый башлый. Балаларга ул болай ди:

- Мин сезгә 3 әйберне әйтәм: сахих булса гына пәйгамбәребезнең хәдисен алыгыз, беркайчан да бурычка акча алмагыз, шигырьләр язмагыз.

Укба вафат булгач, аны Каһирдә җирләгәннәр. Җәяләрне мирас итеп калдырган. Ислам дине өчен ул нык тырышты.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе