Ата-Ана

И, газиз балалар! Ата-аналарыгыз сезгә иң авыр һәм мәшәкатьле хезмәтләрне кылдылар һәм алар сезгә хезмәт итүдә һәмишә дәвам итәләр,

БӘЙЛЕ
2011 Апр 22

И, газиз балалар! Ата-аналарыгыз сезгә иң авыр һәм мәшәкатьле хезмәтләрне кылдылар һәм алар сезгә хезмәт итүдә һәмишә дәвам итәләр, һәр­вакыт сезнең өчен тырышалар. Аллаһы Тәгаләгә ялварып сезнең өчен догалар кылалар. Инде сез дә аларның бу яхшылыкларын һәм бу хезмәтләрен ка­мил кылып кайтарыгыз, көчегездән килгәнчә һәми­шә аларга чын күңелдән хезмәт итегез һәм хөрмәт күрсәтегез! Аллаһы Тәгалә дә ата-анага яхшылык кылырга кушкан. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәй-һиссәләм дә: «Ата-аналарын риза кылучы балалар­дан Аллаһы Тәгалә дә риза булыр», — дигән.

Ата-аналарыгыз киләчәк көндә сезнең хөр­мәтле һәм файдалы булуыгызны өмет итеп, Алла­һы Тәгаләдән ялварып сорыйлар. Инде сез дә мон­дый игелекләргә каршы явызлык кылучылар бул­магыз, аларның үгет-нәсыйхәтләрен алардан кур­кып һәм өркеп түгел, бәлки яратып кабул итегез. Чөнки алар күп тәҗрибә аркылы бу дөнья хәлен һәм аның серләрен сездән күбрәк беләләр.

Сезгә иң якын кешеләр ата-аналарыгыз. Шу­ның өчен аларга һәрвакыт итагатьле булыгыз, эштә һәм сүздә аларга каршы килмәгез. Шул вакытта аларның да һәм үзегезнең дә күңелләрегез рәхәт табар, тормышыгыз гүзәл булыр.

Ата-аналарыгыз алдында әдәпле булыгыз, аларның сүзләрен яхшы тотыгыз. Алар белән кыч­кырмый гына, әдәп белән ачык итеп сөйләшегез. Алар аяк өстендә торганда сез утырып тормагыз.

Баһадирлык — адәм балаларындагы хөрмәтле бер сыйфат. Олылар мәҗлесендә утырып, алардан хикмәтле сүзләр ишетү акылны арттыра һәм гый­лемлекне күбәйтә. Шуның өчен йөрәксез балалар кебек ата-аналарыгыз белән утырудан курыкмагыз һәм белмәгән, аңламаган нәрсәләрегезне сораудан тартынмагыз.

Әгәр йөргән вакытыгызда әти-әниегез очраса аларга һәм алар белән бергә булганнарга сәлам би­реп, хезмәтләрен үтәргә әзер торыгыз! Әгәр уты­рып торган вакытыгызда килсәләр, ачык йөз белән урыныгыздан торып каршылагыз!

Ата-аналарыгыз сезгә нәрсә бирсәләр дә үз­ләренең миһербанлыклары белән бирерләр. Шуның өчен нәрсә сорасагыз да әдәп белән сорагыз. Әгәр сораган нәрсәгезне бирмәсәләр, аларны борчыма­гыз. Сезгә нәрсә кирәк, нәрсә кирәк түгел икән­леген һәм сезгә нинди эшләр туры килү-килмәвен алар сездән яхшырак беләләр.

Атагызның иң якын дустыннан булса да, ата­гыз рөхсәтеннән башка нәрсә булса да сорау гаеп эш һәм гаилә хөрмәтен җибәрү була. Шуның өчен йомышларыгызны башкалардан түгел, ә атагыздан сорагыз.

Бала чагында акча тотарга өйрәнмәгән бала­лар олы булгач та акча тота белмиләр һәм бөтен байлыкларын исраф итеп, дөнья рәхәтен күрмиләр. Шуның өчен сез ата-анагыз биргән акчаларны тота белергә өйрәнегез. «Бу акча аз» димәгез, чөнки олегә сезнең кирәкләрегез дә аз.

Кайбер балалар аталарының малларына ыша­нып, һичбер кәсеп юлына кермичә ялкаулыкка га­дәтләнеп китәләр. Нәтиҗәдә беркөнне акчалары да бетә, тереклек итәр өчен кулда һөнәрләре дә бул­мый. Шуның өчен ата малына ышанып тормыйча, нинди зур бай баласы булсагыз да, һөнәр өйрәне­гез.

Дөньяда вакытта шатлыкларны һәм кайгы­ларны уртаклашыр өчен якын һәм ышанычлы ке­шеләр кирәк була. Балалар өчен әти-әниләреннән дә ышанычлырак кеше һич булмас. Алар баланың шатлыгы өчен үзеннән дә артыграк сөенәләр, ә кайгы-хәсрәтләрен җиңеләйтү өчен кулларыннан килгән чараларның бөтенесен эшләргә тырышалар. Шуның өчен серләрегезне аларга гына сөйләгез, серләрегезнең хәзинәләре һәрвакыт ата-аналары-гызның күңелләре булсын.

Күзгә күренгән һәрбер нәрсәгә кызыгучы булмагыз. Аналарыгызның кунаклар өчен әзерләп куйган нәрсәләренә тимәгез. Рөхсәтсез әйбер алырга өйрәнгән балалар ахырда угры булалар.

Тәнегезгә көч кергәч кулыгыздан килгән эш­ләрдә ата-аналарыгызга ярдәм итегез. Алар сезне яшь вакытыгызда тәрбияләп үстерделәр. Бер көнне сез дә әти, әни булырсыз, шунда сезне дә балала­рыгыз хөрмәтләр. Рәсүлебез Мөхәммәд галәйһис-сәләм дә: «Ата-аналарыгызга игелек итегез, сезгә дә балаларыгыз игелек итәр», — дигән.

Ата-аналарының тәрбияләре һәм мәшәкать­ләре күләгәсендә рәхәт күреп үскән кайбер бала­лар соңыннан аларның фикерләренә каршы килә­ләр, хәтта сүзләрен ишетергә дә теләмиләр. Бер­нәрсә дә белмисез, дип алардан көләләр. Сез дә шулар кебек инсафсыз балалар булмагыз.

Әгәр ата-аналарыгыз сезгә тиешсез бер эш кушсалар һич тартынмыйча һәм шул ук вакытта күңелләрен рәнҗетмичә генә инсаф белән ул эш­нең тиешсез икәнлеген аңлатырга тырышыгыз.

* * *

Аллаһы Тәгалә әйткән:

«Аллаһ Раббың Үзенә генә гыйбадәт кылырга һәм ата-анага игелек эшләргә боерды. Әгәр алар­ның берәрсе яки икесе дә синең яныңда картлыкка ирешсәләр, син аларга «уф» дип тә әйтә күрмә, аларга кычкырма, ә яхшы, мөлаем сүзләр генә сөй­лә. Аларга үзеңнең рәхим-шәфкать канатларыңны җәй һәм дога кыл: «Ий, Раббым, алар мине бала чагымда ничек рәхим-шәфкатьлелек белән тәрбия­ләп үстергәннәре кебек, Син дә аларга рәхмәт кыл!» Коръән аяте: (Исра-23,24)

«Без кешегә әти-әнисе хакында васыять кыл­дык: әнисе аны хәлсез калып күтәреп йөрде, ә күкрәктән аны ике яшь тулгач аералар. Миңа һәм оти-әниеңә шөкерләр кыл, рәхмәтләр укы: кире кайту Миңа булачак». Коръән аяте: (Локман — 14)

Нинди югары тәрбия, һәм акыллы өйрәтүләр бу сүзләрдә «Миңа һәм әти-әниеңә шөкерләр кыл». Ислам дине ата-анага нинди бөек һәм мәртәбәле урынны биргән!

Мөхәммәд галәйһиссәләм әйткән:

«Бер кешенең үзенең әтисе яраткан кешеләр белән элемтәдә булуы — игелекле булуның иң күркә­медер».

Димәк хакыйкый һәм ихлас күңелле бала әти-әнисе яраткан кешеләрне дә яратыр. Ата-анасының вафатыннан соң да аларны онытмас, араны өзмәс.

Нурислам Ибраһимов,

Камил Бикчәнтәев.

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе