Әлеге аудиокитапларны әзерләү “2014-2016 елларда Татарстан Республикасында терроризмны һәм экстремизмны булдырмый калу” программасы кысаларында тормышка ашырылды. Тупланма 14 аудиокитаптан тора. Алар арасында “Ислам – тынычлык дине”, “Гыйбадәте Исламия”, “Хакыйкый һәм уйлап чыгарылган ислам”, “Традицион Ислам белән ваһһабчылык арасындагы теологик аермалар” һәм башка китаплар бар. Бер аудиокитапка “Азан” радиосының экстремизмга каршы көрәш темасына багышланган тапшырулары тупланган.
“Экстремизм идеясе йогынтысына Үзәк Азиядә туган дин кардәшләребез дә бирешә. Шуңа күрә дә бу проектны дүрт телдә тормышка ашырырга карар кылынды. Туган илләреннән еракта алар ислам кыйммәтләре турындагы дөрес мәгълүмат ала алмыйлар. Аларга бу китаплар бик файдалы булыр дип уйлыйм. Китаплар бушка таратылачак”, - диде “Хузур” нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллин.
Проект «Татмедиа» агентлыгы ярдәмендә тормышка ашырылды, дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Рамазан – Коръән иңгән ай
Рамазанда рухи көч туплап, аны ел буена саклыйк
Бәраәт кичәсенең фазыйләтләре