• Каләм Шәриф – Коръәннең мәгънәләрен рус теленә тәрҗемә итү. Ул Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте химаясе астында тәрҗемә ителгән. Әлеге тәрҗемә квалификацияле белгечләрнең – филолог, имамнар, ислам уку йортлары укытучыларының җиде еллык коллектив эше нәтиҗәсе булып тора.
Ә Коръән Тәфсиренең Брайль версиясе «Ярдәм» хәйрия фондының күрмәүче белгечләре тарафыннан ел ярымнан артык әзерләнгән. Брайль системасы – ул сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен уйлап табылган уку системасы.
«Ярдәм» фонды каршындагы типография Россиядә Луи Брайль системасы буенча китаплар бастыру эшен беренчеләрдән булып башлады. Шулай ук, «Ярдәм» – БДБ территориясендә мөселман продукциясен Луи Брайль системасы буенча бастыру белән шөгыльләнүче бердәнбер типография.
Китапның бер тулы комплекты 10 томнан тора. Тәфсир комплектын типографиядә сатып алырга яки заказ бирергә мөмкин. Бер тулы комплектның суммасы – 15 мең сум, ә бер томныкы мең ярым сум тәшкил итә.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/yardam-xairiya-fondy-..

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)