Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү буенча төп чаралар 21 майда Болгарда узачагын әйтте.
«Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү буенча төп чаралар 21 майда Болгарда узачак. Федераль дәрәҗәдә һәм башка илләрдән кунаклар чакырылган», - диде Васил Шәйхразыев ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.
21 майда рәсми чаралар ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан чыгарылган почта маркасына беренче штамп куюдан башланып китәчәк. Аннары Россия Премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин җитәкчелегендә оргкомитет утырышы узачак. 11.00 сәгатьтә тантаналы бәйрәм башлануы көтелә.
«Кунакларга уңайлы шартлар тудырдык. Район башлыклары белән һәр районнан автобуслар булуы турында килештек. Республикада яшәүче һәркемгә Болгарга килеп, истәлекле чараның шаһите булу мөмкинлеге тудырасыбыз килә. Өстәвенә, бу чара шимбә көнгә туры килә», - диде Васил Шәйхразыев.
tatar-inform.tatar

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)