Татарстанның җәмәгать эшлеклесе, хәйрияче һәм шагыйрь Илдар Баязитов рус әдәбияты классигының тууына 200 ел тулу уңаеннан булдырылган Салтыков-Щедрин медаленә лаек булды. Бу турыдагы карарны Россия Язучылар берлеге президиумы кабул иткән.
Баязитов иҗади мирасы һәм әдәби процесста актив катнашуы өчен бүләкләнә. «Стихи.ру» һәм «СтихиРус.ру» порталларында аның алты меңнән артык шигыре бастырып чыгарылган. 2021 елда аның «Жизнь не может бесконечно длиться: стихи» җыентыгы чыккан иде. Аннары «Выход есть всегда. Избранное» җыентыгы дөнья күрде. Бу китаптагы һәр текст QR-код белән тәэмин ителгән, ул шигырьләрнең аудиоверсияләрен, ягъни җырларны тыңларга мөмкинлек бирә. Бу җырлар рок‑баллада, нәшид, романс, автор җырлары жанрларында язылган.
Салтыков-Щедрин медале белән 2026 ел өчен «Халык шагыйре» әдәби премиясе номинантларын, шулай ук рус әдәбияты үсешенә зур өлеш керткән авторларны билгеләп үтәләр.
Баязитов – «Ярдәм» гомуммилли хәйрия фонды советы рәисе һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен тернәкләндерү үзәгенә нигез салучы. Үзәк эшләгән елларда күрү, ишетү һәм терәк-хәрәкәт аппараты бозылган 32 меңнән артык кеше тернәкләндерү узган.
Социаль өлкәне үстерүгә керткән өлеше өчен ул «Дуслык» орденына һәм Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» дәүләт бүләгенә лаек булды.
Медаль тапшыру тантанасы 2026 елның 3 ноябрендә Мәскәүнең Үзәк әдәбиятчылар йортында Халыклар бердәмлеге көне алдыннан узачак.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Кадер кичәсе якынлаша
Ураза - ач тору гына түгел
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Хаҗия
Тәвәкәллек
Чишмә суыннан шифа ал