Тантаналы чара изге Коръән аятьләреннән башланып китте. Котлау сүзләре Казан шәһәренең Киров районы белән Мәскәү районы имам-мөхтәсибе, “Ярдәм” хәйрия фондының советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитовтан, дәүләт Думасы депутаты Гаджиев Руслан Гаджиевичтан, “Ярдәм” хәйрия фондының президенты Ильгам Исмагиловтан һәм башка кунаклардан яңгырады.
Чара дәвамында мәчетне булдыруга зур өлеш керткән активист Еникеева Разыя Исмагил кызы Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәте тарафыннан медаль белән бүләкләнде.
“Меценатлар электә булган, хәзер дә бар. Разыя Исмагил кызы башкаларга да изге эш эшләүдә үрнәк ул”, - дип искәртеп китте Рәхимҗан Сөләйманов – Сөләймән бабайның улы (мәчет аның исемен йөртә).



Искә төшерсәк, “Сөләйман” мәчетен төзекләндерү эшләре 2021 елда башланып киткән иде. Мәчетнең иске бинасын сүтелде, ә аның урынына яңа, бөтен нормаларга туры килә торган бина булдырылды, һәм әлеге көндә дә төзелү эшләре бара. Киләчәктә “Сөләйман” мәчетендә изге Коръән белән гарәп телен катгый рәвештә өйрәнүче шәкертләргә пансионат булыр дип планлаштырыла.
Ләйсән Сафина
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)