Менә реаль эшли торган 10 гади киңәш:

Иң җиңеленнән башла. Залга көн саен йөрү кирәкми. Атнасына ике тапкырдан башлагыз. Ияләшкәч — тагын өстәрсез.

БӘЙЛЕ
2026 Окт 15

Чыганак Вконтакте

Автор Илдар Баязитов. 

Үзеңнең планнарыңны тормышка ашырырга телисең, әмма аларны һәрвакыт соңракка калдырасыңмы? Менә реаль эшли торган 10 гади киңәш:

Иң җиңеленнән башла. Залга көн саен йөрү кирәкми. Атнасына ике тапкырдан башлагыз. Ияләшкәч — тагын өстәрсез.

Зур бурычны кисәкләргә бүлегез. Зур максат куркыта һәм үтәлеп бетмәслек булып тоела. Аны кечкенә этапларга бүлегез. Берсен үтәдегез — үзегезне мактадыгыз да, алга киттегез.

Үзегезгә бүләк уйлап табыгыз. Французча йөз сүз өйрәндегез яки эш бурычын яптыгыз — үзегезгә күңелле вак-төяк сатып алыгыз. Һәм «мин булдырдым» дип үзегезгә әйтүне онытмагыз.

Дустыгызга планыгыз турында сөйләгез. Сезнең өчен фикере мөһим булган кешене сайлагыз. Максатыгызны үтәргә вәгъдә итегез. Ул вакыт-вакыт сорап торсын: «Ну ничек, вәгъдәңне тотасыңмы?» Кешегә җавап бирү үз-үзеңә караганда авыррак.

Нәрсәдән качканыгызны аңлагыз. Начар гадәттән (акчаны юк-барга туздыру, артык ашау) баш тартсагыз, үзегездән сорагыз: ул нинди бушлыкны тутыра иде? Гадәтне генә алып ташлау аз — бу урынны файдалы һәм күңелле әйбер белән тутырырга кирәк.

Дедлайн куегыз. Төгәл сроклары булган план төзегез. Дата булмаса, без һәрвакыт вакыт җитәрлек дип уйлыйбыз һәм ялкаулануны дәвам итәбез.

Үзегездән сорагыз: «Миңа бу чыннан да кирәкме?» Бәлки, бу максат сезнеке түгелдер, ә социаль челтәрләр яки әти-әниләр таккан нәрсәдер? Хәзер шушы сорауга намус белән җавап биреп, киләчәктә күп көчне экономияләрсез.

Бүген үк эшләгез. Идеаль мизгел юк. Иң яхшы вакытлар беркайчан да җитмәскә мөмкин, шуңа күрә хәзер үк, куркыныч булса да яки кәефегез булмаса да башлагыз.

Компания табыгыз. Бергә күңеллерәк һәм җиңелрәк. Сәяхәт өчен юлдашлар, спорт залы өчен юрган астыннан тартып чыгарачак дус кирәк. Фикердәшләрне эзләгез яки үз клубыгызны төзегез.

Уңышларыгызны язып барыгыз. Атна ахырында нәрсә килеп чыкканын, кайда абынганыгызны карагыз. Шулай итеп сез минем ничек эшләвен аңларсыз һәм уңышның шәхси формуласын уйлап табачаксыз.

Һәм менә шушы гади нәрсәне исегездә тотыгыз: «Мөмкин түгел» — ул бары тик тырышып карарга курыкканнар качына торган кычкырып әйтелгән сүз. Сезнең төп адымны бүген ясарга мөмкин!


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе