Гарәфә көне итеп 8нче июль (җомга) көне билгеләнде, Корбан гаетенең беренче көне 9нчы июльгә (шимбә) туры килә (зөлхиҗҗә аеның 10-нчы көне). Бу көнне Татарстанның 1500-дән артык мәчетендә җәмәгать белән бәйрәм намазлары үтәчәк. Корбан бәйрәме уңаеннан үтүче гает намазын Татарстанның барлык мәчетләрендә дә кояш чыгып 30 минут узгач уку тәкъдим ителә. (Мисал өчен, 9 июль көнне кояш башкалабыз Казанда 03.11 сәгатьтә, Актанышта 02.51 сәгатьтә, Иске Чүпрәледә 03.24 сәгатьтә чыга. Шуңа кояш чыгу вакытларына игътибарлы булу сорала!). Башкала мәчетләрендә корбан гаете түбәндәге тәртиптә үтәчәк:
02.30 – иртәнге намаз;
02.35-03.10 – Коръән укылу;
03.10-03.40 – гает вәгазе укылу;
03.41 – гает намазын уку;
03.45 – гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу.
Гает намазы укылганнан соң махсус билгеләнгән урыннарда корбан чалу башланачак һәм ул Казан шәһәрендә 11нче июль 20.23 сәгатькә кадәр (кояш баеганчы) дәвам итәчәк. Корбан нисабы күләме – 32 мең сум.
Гарәфә көнендә (8нче июльдә) иртәнге намаздан башлап, Зөлхиҗҗә аеның 13-нче көнендәге икенде намазын да (12нче июль) кертеп, егерме өч фарыз намазның һәркайсыннан соң сәлам биргәч, Аллаһы Тәгаләне олылап, Аны данлап, өч мәртәбә: "Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Аллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд” дип тәкбир әйтү мәҗбүри була (хатын-кызлар тәкбирне эчтән әйтә). Бу – Тәшрикъ көннәре дип атала. Имам вә җәмәгать белән намаз укыганда тәкбирнең вәҗиб булуының мәгънәсе – адәм балалары Җир йөзенә яшәр өчен яратылды, адәм каны коелмасын, хайван каны гына коелсын дип сөенечтән тәкбир әйтүдәдер.
Быел Гарәфә көне җомга көнгә туры килә, димәк хаҗ кылучылар хаҗиәкбәр исеменә лаек булачаклар. Җомга көненә туры килгәнлектән, хаҗда булмаган кешеләргә пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә ураза тоту киңәш ителә, ул бик саваплы гамәл санала.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)