Альберт Хөсәенов үз геройларын “бик көчле, көр күңелле кешеләр” диеп бәяләде. Тапшыру экраннарга февраль аенда чыгар диеп фаразлана. Күрмәүчеләр, ничек күренербез инде борчыла.
ТНВ телевизион каналы журналисты Альберт Хөсәенов “Ярдәм” гомуммилли хәйрия вакыфы каршындагы Реабилитация үзәгендә кунакта булды. Ул “Казаннан Казанга” исемле мавыктыргыч тапшыруында күрсәтер өчен кызыклы шәхесләр белән очрашты.
Альберт әфәнде “Ярдәм” вакыфы хезмәткәрләре һәм “Күңел белән күрү һәм ишетү” проекты курсларында белем алучы, тернәкләнүче кешеләр белән очрашты. Аларның тормышлары, шәхси тарихлары белән кызыксынды. Берочтан экранга төшүчеләр шигырь яки мәзәк сөйләп, җырлап, музыкада уйнап үз талантларын күрсәтте,
Альберт Хөсәенов үз геройларын “бик көчле, көр күңелле кешеләр” диеп бәяләде. Тапшыру экраннарга февраль аенда чыгар диеп фаразлана. Күрмәүчеләр, ничек күренербез инде борчыла.
ТНВ каналында батырлар ничек күренер, билгесез? Чөнки алар камералар каршында онытылып сөйләгәннәр. Хәзер инде, эш узгач, артыгын сөйләдек бугай, диеп тә борчылышалар. Программаның соңгы версиясе сер булып кала. Ә телевизион тапшыруны хәзерләүдә катнашучылар турында кайбер шәрехләр исә болар:
Фәнис Миңгәрәев. Казанлы. Компьютер укытучысы. Күрмәүче. Шәһәрнең икенче очыннан ак таяк белән җәяүләп, автобусларга утырып эшкә йөри.
Рәсим Кәримов. Ырымбур өлкәсе, Каргалы авылынад туган. Казанда яши. СММ белгече. Шәһәрдә электрлы сиртмәле арба (коляска) белән йөри.
Лилия Тимергалиева. Шагыйрә. Буа районы Күл Черкене авылында туган. Бүген Казанда яши. Электрлы сиртмәле арба (коляска) белән йөри.
Марат Кадыйров. Казан. Киров районы инвалидлар оешмасы җитәкчесе. Электрлы арба белән хәрәкәт итә. Яхшы итеп җырлый.
Илфат Гыйниятуллин. Теләче районы, Олы Мишә авылында туган. Эшче. Күрмәүче. Шәһәрдә ак таяк белән җәяү йөри.
Ольга Звягинцева. Белгород шәһәре. Эшче. Күрмәүче. Шәһәрдә ак таяк белән җәяү йөри. Илфатка никах белән кияүгә чыккан.
Мөхәррәм Хуҗин. Саба районы Юлбат авылында туган. Яшел үзән районы, Васильево бистәсендә яши. Электрчы. Лаеклы ялда. Карчыгы үлеп киткән дә, начар күрә башлаган. Шәһәрдә таяк белән җәяү йөри.
Марсель Ибраһим. Казан. Тарих укытучысы. Күрмәүче. Шәһәрдә ак таяк белән җәяү йөри. Матур итеп җырлый, флейта сызгырта.
Шәһит Шаһвәлиев. Самара өлкәсе, Әбдеки авылы. Эшче. Тумыштан бик начар күрүче. Шәһәрдә җәяү йөри. Өч баласы, күп санда оныклары бар.
Рамил Асылбаев. Башкортостан, Белорецк каласы. Массажчы. Күрмәүче. Шәһәрдә ак таяк белән җәяү йөри. Җырлый, башкорт кураенда уйный.
Наилә Мостафина. Әстерхан каласы. Социал хезмәткәр. Бераз күрүче. Шәһәрдә ак таяк белән җәяү йөри. Казанны бик нык ярата..

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)