Тол калган хатын ярасы...

Өметегезне өзмәгез һәм Аллаһы каршында басынкы булыгыз. Сабырлык күрсәтегез — алырсыз савап. Гөнаһлы эшләрдән куркыгыз һәм Аллаһының сынавыннан канәгать булыгыз.

 

БӘЙЛЕ
2026 Июн 17

"Күптән түгел мин яраткан иремне югалттым, без бер-беребезне бик ярата идек. Аның  дөньядан китүен бик авыр кичердем. Өзлексез курку хисе борчый мине", - дип яза Әсият Әдәмова.

Күптән түгел мин яраткан иремне югалттым, без бер-беребезне бик ярата идек. Аның  дөньядан китүен бик авыр кичердем. Өзлексез курку хисе борчый мине. Урамга да чыга алмыйм: барысы да искә төшә, үксеп елыйм.

Мин йөкле, һәм урамда берәр яшь гаиләне күрсәм, ничек итеп без булачак сабыебызны бергә карап үстерү хакында хыялланган чаклар искә төшә. Миңа ансыз яшәргә бик авыр. Бары тик ахирәттә бергә булырбыз дигән өмет кенә тынычландыра. Иншә Аллаһ — без аның белән булырбыз.

Мин үзләренең тормыш иптәшләрен югалткан ханымнарга эндәшәм. Өметегезне өзмәгез һәм Аллаһы каршында басынкы булыгыз. Сабырлык күрсәтегез — алырсыз савап. Гөнаһлы эшләрдән куркыгыз һәм Аллаһының сынавыннан канәгать булыгыз.

 

 


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе