Күрмәүче мөселманнар хаҗдан кайтты

"Ярдәм" ислам милли хәйрия фонды ярдәме белән хаҗ кылучылар илгә әйләнеп кайтты.Аларны хаҗга Күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү буенча "Ярдәм" үзәге хезмәткәрләре озата барды.Мөселманнарга хаҗ кылырга Казандагы “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды ярдәм итте. "Казан" халыкара аэропортында хаҗиларны Татарстан мөфтие урынбасары,"Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов, хаҗиларның якыннары каршы алды.

БӘЙЛЕ
2016 Сен 26. Фото:

"Хаҗиларны хаҗга озатып һәм каршы алып, үзең дә изге җирләргә барып кайткан кебек буласың. Хаҗ гыйбадәтен үтәп кайтучының кулын кысып, кочаклап алу - аңлаган кеше өчен бик зур нигъмәт", - диде Илдар хәзрәт.

Хаҗда - берничә тапкыр, гомрәдә булган Фәнис хәзрәт Миңгәрәев бу сәфәр турында: "Миңа, хаҗ гыйбадәтен үтәп, туган җиргә аяк басарга насыйп булды. Әлхәмдүллиләһ, җитәкчеләребез һәм озатып баручыларбыз бик итәгатьлеләр иде. Сәфәребез дәверендә бик күп дәресләр, аңлатмалар алдык. Без Пәйгамбәр мәчетендә һәм Мәдинә шәһәрендә булдык. Мәккәдә гомрә кылдык. Вәгазьләрне җитәкчеләребез чын күңелдән сөйләде. Алар, безнең йөрәкләребезгә барып җитеп, онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Тиешле көннәрдә без шулай ук җиңел генә зур хаҗ гыйбадәтләрен кылдык, бурычыбызны үтәдек. Без, Аллаһыга Тәгаләгә шөкер, гөнаһлардан чистарынып кайттык. Ә бу Аллаһы Тәгаләнең Рәхмәте", - дип сөйләде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе