Бүген, мөбарәк Рабигыль-әүвәл аеның 18нче көнендә (31нче августта), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә Әтнә муниципаль районы башлыгы Рөстәм Хисамиев белән очрашты.
Ислам дине хатын-кының гаилә һәм җәмгыятькә файдалы эш белән шөгыльләнү хокукын хөрмәт итә. Шулай ук, Исламда хатын-кызның хезмәтен тыю юк. Ләкин хатын-кыз табигатенең үзенчәлекләрен исәпкә алып, Шәригать хатын-кыз хезмәтенә берничә шарт билгели:
1. Хатын-кыз мөмкин кадәр ирләрдән аерым хезмәт итәргә тиеш. Чөнки бергә эшләү хатын-кызларга да, ирләргә дә зыянлы.
2. Эшләргә теләүче хатын-кыз иреннән, әтисеннән яки абыйсыннан рөхсәт алырга тиеш.
3. Хезмәт итү хатын-кызның физик һәм рухи халәтенә начар тәэсир итмәскә тиеш.
4. Хатын-кызлар үзләренең хезмәте күбрәк файда китерә торган эш белән шөгыльләнергә тиеш:
· тәрбия һәм укыту өлкәсе;
· сәламәтлек саклау, аеруча гинекология өлкәсе;
· сәүдә, психология, дизайн өлкәсендә киңәшләр бирү хезмәте;
· язучылык хезмәте.
5. Эш артык күп вакытны алмаска, хатын-кызның үзенә, балаларына һәм иренә вакыты калырга тиеш.
6. Өйдә булмаганда хатын-кызга бизәнү һәм хушбуйлар сөртү тыела. Ул тыйнак киенергә һәм чит кешеләр алдында үзен хак мөэминә итеп тотарга тиеш.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Әтнә районы башлыгы гарәп теле дәресләрен укыта башлау турында сөйләде
“Алтын мөнбәр” кинофестивалендә “Хозур ТВ” телеканалы фильмы тулы аншлаг җыйды
Мамадыш мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды