Ифтарга әзерлек алып барган вакытта аның “Казан Арена”да оештырылачагы хәбәр ителгән иде. Ә күптән түгел генә таратылган Чакыру билетларында Республика ифтарының 27 майда Үзәк стадионда узачагы язылган иде.
Бүген Татарстан мөфтиятеннән килгән рәсми хәбәргә караганда, ифтар 15 июньдә Теннис академиясендә булачак. Республика ифтарының “Казан Арена”да һәм Үзәк стадионда оештырыла алмау сәбәпләре Казанда июньдә узачак Конфедерация Кубогы матчлары белән бәйле.
Алдан игълан ителгәнчә, Республика ифтарында 15 мең кеше түгел, ә 10 мең кеше авыз ача алачак. Республика ифтарын РФ Мөселман эшкуарлар ассоциациясе, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Казан Арена” стадионы дирекциясе оештыра. Әлеге чара мөселман өммәтен берләштерүгә, тынычлык, игелек, шәфкатьлелек һәм юмартлылык сыйфатларын үстерүгә хезмәт итә.
Республика ифтарында күпбалалы һәм азкеремле гаиләләр, ятим балалар, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, социаль яктан начар якланганнар һ.б. катнаша.
Римма Гатина.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Җомга мөбәрак булсын, хөрмәтле дин кардәшләр! Иң зур байлык – иман
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән