6 июньдә изге айларның берсе булган, көтеп алынган Рамазан аебыз башланды. Рамазан аебыз мөбарәк булсын, мөхтәрәм җәмәгать!
Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм Рамазан ае хакында Шәгъбан аеның ахыргы көннәрендә, менә шушы сүзләрне әйтте: «Безгә, мөхтәрәм мөселман кардәшләрем, Рамазан ае үзенең күләгәсен салды. Ул айда бер кичә бар. Бу - Кадер кичәсе, ул мең кичәдән артык. Кем дә кем шул кичәдә Аллаһы Тәгаләгә зикерләр әйтеп, төн уртасында торып, тәһәҗҗүд намазларын укып, сәхәр вакытында, Аллаһтан дога кылып сораса, ул бәндәнең догалары кабул ителер. Чөнки шушы төндә рәхмәт фәрештәләре таң беленгәнчегә кадәр бәндәләрнең догаларын кабул итеп, Аллаһка ирештереп торалар».
Шушы мөбарәк айларыбыз килеп җитте. Аллаһ Сөбхәнәһү вә Тәгалә Коръәни-Кәримендә әйтте:
«И, иман китергән бәндәләрем, сәламәт, гайрәтле, көчле, куәтле, акыллы хәлегездә Рамазан аена ирешсәгез, ураза тотыгыз».
Пәйгамбәребез галәйһиссәләм мөбарәк бер хәдисендә әйтте: (Рамазан аенда ураза тотучы бәндәләргә күп сөенечләр бар». Ике зур сөенечкә ия булабыз. Беренчесе: көндез ураза тотканнан соң — ифтар вакытында ризыкка ирешү сөенече. «Әлхәмдүлилләһ, шушы көннең уразасын тотып, ифтарга ирештем. И, Раббым, тоткан уразаларымны кабул итсәң иде, бәндәчелек белән кылган гөнаһ-хаталарымны тоткан уразаларым бәрәкәтендә ярлыкасаң иде», — дип ризыкны «бисмиллә» әйтеп кабуыгыз, бу бик зур сөенеч. «Моннан да артыграк сөенеч, — ди Пәйгамбәр галәйһиссәләм, — бу, кыямәт көнендә Аллаһ хозурына барган вакытта тоткан уразаларыгыз бәрәкәтендә җәннәтләргә ирешүегез».
Аллаһы Тәгалә безнең иманыбызны ачлык белән сыный. Бу бик зур сынау, чөнки беркем күрмәсә дә, яныңда беркем булмаса да, ризык бар. Ләкин Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп, ризыктан, хәләл икмәкләрдән тыелабыз.
Рамазан аенда ураза тоткан бәндәләргә күп сөенечле вәгъдәләр бар. Ә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән күркәм вәгъдәләрнең иң зурысы:
«Рамазан аенда ураза тотучының тоткан уразасы кабул булса, анадан яңа туган бала шикелле гөнаһсыз булып калыр», — диелгән Рәсүлебез галәйһиссәләмнең хәдис-шәрифендә.
Илдар Баязитов

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Журналист буласың киләме?
Мәликә Рәфкать кызы Гыйльметдинова: киләчәкне тудыручы эпоха хатын-кызы
Илдар Баязитов: риваяти шәхес һәм социаль Ислам символы